16+

«Шаян ТВ» тәүлек әйләнәсе эшли башлаячак

12 ноябрьдә “Шаян ТВ” балалар каналы тәүлек әйләнәсе эшли башлаячак.

«Шаян ТВ» тәүлек әйләнәсе эшли башлаячак

12 ноябрьдә “Шаян ТВ” балалар каналы тәүлек әйләнәсе эшли башлаячак.

“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе” АҖ генераль директоры Илшат Әминов матбугат очрашуында хәбәр итүенчә, әлеге хокукны бирә торган телевизион лицензия быелның 25 октябрендә алынган. Мәгълүм булганча, балалар каналы татар телендә тест режимында ТНВ каналында быелның 1 февралендә эшли башлаган иде инде. Ул 0-15 яшьлек балаларга каралган. Хәзерге вакытта 30 минутлык блокка татар теленә тәрҗемә ителгән мультипликацион сериаллар, мавыктыргыч тапшырулар кертелгән. Тапшыруларны каналның төп геройлары Шаян һәм Биби алып бара.

Тәүлекнең 24 сәгатендә эшли торган балалар каналында 20дән артык танып-белүне, белем бирүне һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче үзенчәлекле программалар, телевизион уен-шоулар һәм викториналар, шулай ук татар теленә тәрҗемә ителгән иң яхшы мультипликацион фильмнар, фәнни-популяр, документаль, әдәби жанрлардагы дөньякүләм танылган тапшырулар урын алачак. Каналны эшләүчеләр әйтүенчә, тапшырулар шартлы рәвештә өч төркем тамашачыга юнәлдерелгән: 0-7, 7-11, 11-15 яшь. Эфирның төп өлешен 6 сәгатьлек блок: 1 сәгать 45 минут телеканал җитештергән продукт, 4 сәгать 15 минут татар теленә тәрҗемә ителгән контент тәшкил итәчәк. Ул тәүлегенә 4 тапкыр кабатланачак.  

Бүгенге көндә берничә чыбыклы челтәр белән сөйләштек. Калганнары – МТС, Таттелеком белән сөйләшүләр бара. Шулай ук каналны караучыларга “Шаян ТВ” санлы форматта мультиплекс, сайт, YouTube аша да барып ирешәчәк. Киләчәктә тагын да киңәергә планлаштырабыз. Кайбер коллегалар миңа: “Әйдәгез, сайтта гына калыйк”, - ди. Мин моның белән бөтенләй килешмим, чөнки сызыклы (линейный) телевидениене әлегә беркем дә гамәлдән чыгармады. Дөрес, үзгәрешләр бар. Телевизор караучылар саны кимегәннән-кими бара. Шул ук вакытта Интернетнең эшчәнлеге шәһәрдән ераклашкан саен начарая бара. Ә телевидение традицион карау ысулы. Аннан соң мин Интернет телевидениене юкка чыгара, дигән сүз белән дә килешмим. Бу профессионаллар сүзе түгел. Интернет безнең өчен – каналны тарату ысулы гына, - диде Илшат Әминов.


       
Аның сүзләренә караганда, телеканалның бюджеты 100 миллион сумнан артыграк. Чыгымнарның өчтән ике өлеше җиһазлар алуга тотылган. Сигналларны тарату өчен дә зур чыгымнар таләп ителүен белдерде Илшат Әминов. Әлеге вакытта бу мәсьәләдә сөйләшүләр бара.
Каналның студия-партнерлары “Татармультфильм” анимацион студиясе,  Каналны эшләгәндә татар телендә уеннар табу да авырлык тудырган. Тәкъдимнәр булса, “Яңа Гасыр”га мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеген дә әйттеләр.

“Шаян ТВ” балалар каналы башкарма директоры – баш мөхәррире, педагогика фәннәре кандидаты Рамилә Сәхабетдинова әйтүенчә, каналның максаты – татар теленә мәхәббәт уяту. Телеканалның көндәлек эше балаларның сөйләм телен камилләштерергә ярдәм итәчәк, яраткан мультфильм һәм тапшыруларын карап, аларда туган телгә кызыксындыру тудырачак. Тапшыруларны әзерләүдә шулай ук КФУның укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы мөдире, академик Әнвәр Хуҗиәхмәтов җитәкчелегендә эксперт төркем катнаша. Моннан тыш, бу эштә республиканың актив, иҗади балалар һәм яшүсмерләрдән торган фокус-төркем үз өлешен кертә.  

12 ноябрьдә shayantv.ru сайта да эшли башлаячак. Матбугат очрашуында журналистларга әлеге сайтны да тәкъдим иттеләр. Сайт ярдәмендә “Шаян ТВ” каналын Россиядә генә түгел, чит илдә дә карап булачак.  

 Фото: Татар-информ/Михаил Захаров


  

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading