16+

Шәмаил-сәгатьләр ясаучы оста: «Бөтен күңелебезне биреп, Аллаһ ризалыгы өчен эшлибез»

Тумышлары белән Зәй районының Бохарай авылыннан булган апалы-энеле Ләйсән Гаделшина белән Илшат Ильясов агачтан бик матур шәмаил-сәгатьләр ясый.

Шәмаил-сәгатьләр ясаучы оста: «Бөтен күңелебезне биреп, Аллаһ ризалыгы өчен эшлибез»

Тумышлары белән Зәй районының Бохарай авылыннан булган апалы-энеле Ләйсән Гаделшина белән Илшат Ильясов агачтан бик матур шәмаил-сәгатьләр ясый.

Ләйсән кечкенәдән рәсемнәр ясарга яраткан. Кызларының сәләтен күреп, әти-әнисе аңа дизайнер һөнәрен үзләштерергә киңәш итә. Чаллы университетында укыганда ук ул портретлар ясап акча эшли башлый. 
– Баштарак рәссам булырмын дигән идем. Тик бу өлкәгә карата кешеләрдә кызыксыну кимеде кебек. Күбесен компьютер графикасы җәлеп итә. Мин дә шул тармакны сайладым, – ди ул. 

Кулына диплом алган елны энесе дә мәктәпне тәмамлый, һәм алар икесе бергә Казанга килеп яши башлый. Ләйсән дизайнер булып эшкә урнаша. Ә Илшат Казан илкүләм тикшеренү-технологик университетына укырга кереп, агач материаллар эшкәртү кафедрасының магистратурасын тәмамлый. 

– Эшемдә заказга картиналар, портретлар ясый идем. Шул ук вакытта үз бизнесымны да булдырасым килде. Уйлый торгач, шәмаил-сәгатьләр ясау идеясе туды. Илшат та, укуы белән беррәттән, йомшак һәм корпус җиһазлар ясый иде. Эшли торгач, кулы да шомарды. Баштагы мәлләрдә сәгатьләрне гади генә итеп эшләдек. Аларны әни авылда сатып та бирә иде. Тәҗрибәбез туплангач, шәмаилләрне катлаулырак бизәкләр белән җитдирәк итеп ясарга булдык. Эшебезне бик тиз ошаттылар. Заказлар да килә башлагач, дөрес юнәлештә баруыбызны аңладык. Безнең эшләнмәләр аларны сатып алучыларга дингә тартылырга ярдәм итәр дип ышанабыз. Ә бу бик зур савап. Үзебез дә диндә булгач, эшебезне яратып, бөтен күңелебезне биреп, Аллаһ ризалыгы өчен эшлибез, – дип сөйли Ләйсән.           

Шәмаилне фәкать агачтан ясыйлар. Агач материалын сайлауны әңгәмәдәшем аны буяп булу белән аңлата. Соңгы вакытта скульптур сәнгать техникасын куллана башлаган. Декоратив шкатурка эшләнмәләрне тагын да үзенчәлеклерәк һәм зәвыклырак итә, ди ул. Шәмаилләргә Коръән китабының төп сүрәсе булган “Фатиха”, иң олуг аять “Аятел-көрси” һәм тагын берничә аять языла.  

Дизайнын Ләйсән үзе уйлап таба. Компьютерда ясаган макеты буенча энесе шәмаилләрне станокта ясап эшкәртә. 
– Шәмаилләр сатуда да бик күп. Тик алар барысы да бертөрле. Ә без кабатланмый торган бизәкләр кулланырга тырышабыз. Кулдан ясалган булуы да игътибарга лаек. Киләчәктә эшебезне тагын да үстерергә хыялланабыз. Бәлки әле башка материаллар да куллана башларбыз, – ди Ләйсән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading