16+

«Шәһәр өчен бик яхшы проект. Паркинг та, спорт объекты да халык өчен кирәк булачак»

Бүген Татарстан Инвестицион совет утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, дөньядагы эпидемиологик хәлләргә карамастан, Татарстан инвесторларны җәлеп итә һәм аларга ярдәм итә, дип әйтте. Утырышта өч яңа проект каралды, утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итте Президентның матбугат хезмәте.

«КАМАЗ» ГАҖ Чаллыда автогигант тарихына багышланган парк-музей төзергә планлаштыра.
«Саатбау Рус» компаниясе елына 30 мең тонна җитештерү егәрлеге булган яңа орлык заводы проектын тәкъдим итте. Предприятиене «Алабуга» МИЗ территориясендә урнаштыру планлаштырыла. Продукция сатуның төп базары — Татарстан Республикасы һәм күрше төбәкләр (Башкортстан, Самара, Ульяновск, Пенза өлкәләре, Удмуртия һәм башкалар). Орлыкларның дүрттән бер өлеше Казахстан, Монголия һәм Үзбәкстанга экспортланачак.

«Проект бик кирәкле, без дә аны уңышлы гамәлгә ашыру белән кызыксынабыз. Сыйфатлы орлыклар булу — үсемлекчелектә мөһим этап. Хәзерге климат шартларында корылыкка чыдам һәм югары продуктлы сортларга игътибар итәргә кирәк», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Татнефть» компаниясе Әлмәттә күп катлы паркинг төзергә планлаштыра. Проект торак сектор янында 430 машина урынына парковка төзүне күздә тота. Бу якын-тирә урамнар һәм ишегалларын автомобильләрдән шактый бушатырга мөмкинлек бирәчәк. Паркинг түбәсендә универсаль спорт мәйданчыгы урнаштырылачак.

«Шәһәр өчен бик яхшы проект. Паркинг та, спорт объекты да халык өчен кирәк булачак», — дип ассызыклады Президент.

Республиканың тагын бер эре компаниясе — «КАМАЗ» ГАҖ Чаллыда автогигант тарихына багышланган парк-музей төзергә планлаштыра. «КАМАЗ» музее проекты 2018 елда ук хупланган иде. Ул вакытта ике катлы бина төзү планлаштырылды. Бүгенге көндә концепциясе үзгәрде. Яңартылган проект буенча ачык һавада музей төзү каралган. Экспозициядә «КАМАЗ» автомобильләренең тарихи һәм яңа үрнәкләре тәкъдим ителәчәк.

«Без бу инициативаны хуплыйбыз. Чаллылыларга һәм шәһәр кунакларына «КАМАЗ“ның эре автопроизводствосы үсеше тарихы кызыклы булачак. Бигрәк тә музей кызыклы форматта үтәләчәк», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Инвестицион совет әгъзалары барлык тәкъдим ителгән проектларны хупладылар, диелә хәбәрдә.

http://tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading