16+

Шәһәр Думасы сессиясендә инглизчә дә сөйләшәләр

Казан Ратушасында шәһәр Думасының XXXVII нче сессиясе узды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимннары астында башлана һәр сессия.

Шәһәр Думасы сессиясендә инглизчә дә сөйләшәләр

Казан Ратушасында шәһәр Думасының XXXVII нче сессиясе узды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимннары астында башлана һәр сессия.

Сессия эшендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Яңа җитәкчеләр

Мэр Илсур Метшин киткән депутатлар урынына сайланган Әмир Садыйковка (“Справедливая Россия”) һәм Мансур Сәмигуллинга (КПРФ) депутат таныклыклары тапшырды. Казан шәһәре Башкарма комитетындагы яңа кадрлар белән таныштырылды: Альберт Салихов - физкультура һәм спорт комитеты рәисе, Роберт Гарипов – “Иске шәһәр” территориясе префекты, Марсель Абдулхаков - шәһәр төзелешләре рөхсәтләре идарәсе җитәкчесе, Ринат Шәмсетдинов - торак сәясәте идарәсе җитәкчесе.

Инглизчә дә яхшы бел

Хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды, бүләкләнүчеләр арасында Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин да бар. Укытучы-тәрҗемәче Игорь Жолудьны бүләкләгәндә мэр Илсур Метшин инглиз телендә сөйләп алды.

- Казан күп кенә халыкара чаралар кабул итә, шунлыктан, чит телләр белү зарурлыгы артканнан-арта. Казанда узган халыкара чаралар шәһәрне, казанлыларны үзгәртте. Мин дә үзгәрдем, - диде мэр Илсур Метшин. - Инглиз телен, гомумән дә, белми идем. Халыкара чарада тәүге мәртәбә чыгыш ясаганда инглиз телем коточкыч иде...
Мэрның инглиз телендәге чыгышын рус теленә тәрҗемә итеп барган егет “коточкыч” сүзе урынына “йомшак” сүзе кулланган икән.

- Дөрес итеп тәрҗемә ит, йомшак түгел, ә инглиз телем коточкыч иде, - дип, рус телендә төзәтмә кертте мэр Илсур Метшин. - Хәзер халыкара чараларда Казанны инглиз телендә иркенләп таныштырам. Инглиз теле укытучым - остазым Игорь Жолудька рәхмәт!
Бюджет социаль эчтәлекле

Шәһәр Башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов Казан муниципаль берәмлегенең 2020 елга һәм пландагы 2021-2022 елларга бюджет проекты белән таныштырды.
- Киләсе өч елда да бюджет һәм салымнар сәясәте социаль эчтәлекле, - диде Артур Вәлиәхмәтов.

Идентификация маркировкасы мәҗбүри булган дарулар, өс һәм аяк киемнәре, өс киемнәре өчен кирәк-яраклар сату белән шөгельләнүчеләргә салым ташламалары 2020 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Урта һәм кече бизнеска ярдәм дәвам итә, аларга салым ставкасы 15 проценттан 10 процентка калдырылды. Җитештерү, төзелеш, шулай ук электр энергиясе, газ һәм су җитештерү һәм бүлеп бирү белән шөгыльләнүче оешмалар белән шәхси эшкуарларга салым ставкасы 5 процент чикләрендә билгеләнә. Казанда быелның тугыз аенда 9 мең 614 кеше үзмәшгуль сыйфатында теркәлгән. Мәгариф, сәламәтлек саклау, физкультура-спорт, социаль тәэмин итү, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре астындагы, шулай ук көнкүреш калдыклары полигоннары астындагы җир кишәрлекләренә салына торган салымнарга ташламалар дәвам итә.

Россия Федерациясе Салым Кодексы нигезендә, 16 категория салым түләүчеләр ташламалардан файдалана. Казан шәһәр Думасы башкаладагы күп балалы гаиләләргә һәм инвалид балалар тәрбияләнгән гаиләләргә дә салым ташламалары кертте.

Казан шәһәр Думасы депутатлары сессия көн тәртибенә куелган барлык мәсьәләләрне тикшереп чыкты һәм раслады.

 

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading