16+

Шәһәр кәефе: ә син һава торышыннан канәгатьме?

Кыш кыш төсле булсын иде инде ул. Йорттан чыгуга ук лычкылдатып, суга китереп басасың. Су ерып йөргәнлектән, аяк киеме тиз яраксызга әйләнә. Безнең күпчелегебездә ун пар кышкы аяк киеме юк бит.

Шәһәр кәефе: ә син һава торышыннан канәгатьме?

Кыш кыш төсле булсын иде инде ул. Йорттан чыгуга ук лычкылдатып, суга китереп басасың. Су ерып йөргәнлектән, аяк киеме тиз яраксызга әйләнә. Безнең күпчелегебездә ун пар кышкы аяк киеме юк бит.

Римзил Вәлиев, җәмәгать эшлеклесе:
- Климат халәте кешеләрне - баен да һәм ярлысын да берләштерә. Чөнки һәммәбезнең яшәеше һава торышына бәйле. Мондый җылы кышны хәтерләмим. Атлантик һава агымы галәмәте инде бу. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә дә кар явып алды быел. Климатның җылынуы Россия өчен икътисади яктан да файдага түгел. Европа илләре газны азрак сатып алалар, димәк, безгә акча азрак керәчәк. Климат үзгәреше вак мәсьәлә түгел. Экология турында ныклап уйланырга этәрә торган күренешләр болар.

Галия Гайнетдинова, укытучы:
- Февраль - туган аем, шунлыктан, кышны һәм ак карларны яратам. Матур киез итек сатып алган идем. Итегемне тотып, тәрәзә каршына килеп басам да, урамга карыйм, ә урамда - яңгыр. Телефоннан сөйләшкәндә туганнарым: “Башкортстанда салкын, бураннары да җитәрлек”, - диделәр. Итегемне кыстырып, Башкортстанга кайттым да, рәхәтләнеп, шыгырдык карда йөреп килдем. Бала чаклар искә төште, салкын кышларда киез итек киеп, карны шыгырдатып йөри идек, ләбаса.

Рәйсә Борһаниева, әдәби хезмәткәр:
- Кыш кыш төсле булсын иде инде ул. Йорттан чыгуга ук лычкылдатып, суга китереп басасың. Су ерып йөргәнлектән, аяк киеме тиз яраксызга әйләнә. Безнең күпчелегебездә ун пар кышкы аяк киеме юк бит. Резина итек киеп йөрер идең, салкын тидерүең ихтимал. Аннан соң резина итектән йөрү, ничектер, сәеррәк тә. Хатын-кызның матур киемнәр киеп, чибәр булып күренәсе килә бит инде аның. Табигать кешедән үч ала, диярсең.

Константин Малышев, журналист:
- Җиңү паркына чаңгыда чыга идем, соңгы көннәрдә чаңгы юлы бозыла башлады: йә балчыкка, йә күлдәвеккә юлыгасың. Ләкин, кышның җылы булуы миңа ошый. Җылыда үземне рәхәтрәк хис итәм. Машина да җиңел кабына, двигательне озаклап эшләтеп торасы түгел. Бензинга экономия, дигән сүз. Шулай да, җылырак кием киенү мәслихәт. Яңгыр яуса да, кышның салкыны бар. Салкын тидереп авырый башласаң, дәвалану кыйммәткә төшә.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading