16+

«Шәһри Казан» журналистлары – җиңүче!

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе республика журналистлары арасында «Ышаныч һәм иминлек» бәйгесенә йомгак ясады.

«Шәһри Казан» журналистлары – җиңүче!

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе республика журналистлары арасында «Ышаныч һәм иминлек» бәйгесенә йомгак ясады.

Хөрмәтле Рифкать Миңнеханов оештырган бәйге 16нчы тапкыр уздырыла. 1999 елда беренче тапкыр уздырылган конкурска 47 язма, 22 аудио язма, 15 видеосюжет тәкъдим ителгән иде.

Ул чакта бәйге бары бер номинациядә – юл йөрү куркынычсызлыгы буенча иң яхшы социаль роликны билгеләүгә юнәлтелгән иде. Шушы вакыт эчендә шактый юл уздык. Быел җиде номинациядә барлыгы 270 эш кабул ителде. Журналистлар халыкка юл йөрү кагыйдәләрен аңлатуда зур өлеш кертә. ЮХИДИ хезмәткәрләренең имиджын арттыруыгызга, бу темага аерым игътибар бирүегезгә зур рәхмәт, – диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов.

“Ышаныч һәм иминлек” бәйгесендә җиңүчеләр арасында “Шәһри Казан” газетасы журналистлары да бар. Дамир Бәдриев белән Эльвира Мозаффарованы җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эльвира безда кушылабыз котлауларга. Молодец.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рәхмәт

      Мөһим

      loading
      2
      X