Журналистлар берлегенә бу очрашуга газетаның 6 ел баш мөхәррире булып эшләгән Илдус Илдарханов та килгән иде. Ул да шушы газетага килгән чорларын искә төшерде. Газетаны җитәкләгән елларны, “Шәһри Казанга” бәйле хатирәләре белән уртаклашты. Хезмәттәшләре исә ул эшләгән елларда оперативлык, җаваплылык бик көчле булганын әйтеп үттеләр.
Очрашуда шулай ук әдәбият бүлеген алып барган Люция Хәбибуллина (ул бүген дә “Шәһри Казан”ның актив авторы), дин бүлеге өчен җаваплы булган Хатыйп Гәрәй, озак еллар газетаның корректурасын алып барган бүген дә бик җаваплы хезмәткәребез Рәзинә Мәрданова, газетаның аяклы тарихы Дамир Бәдриев (әле дә зур киңәшмәләрдә аның татарча сорау биргәненнән куркалар ди), газетабызның дусты, шулай ук актив берсеннән-берсе йөрәккә үтә торган язмалары белән якын авторларыбызның берсе Фирдәвес Зариф һәм редакциянең җаваплы кешесе Сәкинә Алтынбаева да бар иде.
– “Шәһри Казан”ны олуг кешеләр укып барды. Җаваплылык зур. Хәтерлим, “ислам динен яңартырга булдылар” дигән җөмлә кулдан киткән. Әмир Камалов чакырып, кем кушты аны яңартырга дип оялтып, җир тишегенә керердәй булдым. Алар өйрәтте, без бергә үстек. “Шәһри Казан”да өйрәндек, үстек, шуңа да бәхетлемен, – диде газетада сәркатип булып эшләгән Сәкинә Алтынбаева.
Өлкән буын “Шәһри Казан”да үткән елларның төрле чорларын, төрле вакытларын искә алды. Редакция Чистай урамына күченгән беренче елларда бинаның суыклыгыннан да иза чиккән, редактор бу хәлләрдән чыгу юлларын да тапкан. Әмма салкын бүлмәләрдә эшләп утырсалар да, гөрләтеп кичәләр оештырганнар, милли җанлы аудиторияне үләренә туплап, бөтен республикага зур тираж белән таралган газета да чыгарганнар. Шушы 32 ел эчендә әлеге басмада кемнәр генә эшләмәгән, кемнәр генә ил тарихын язмаган. Ә газета төпләнмәләре ул шушы елларның хәтер сандыгы. Әле нинди генә хәтер сандыгы әле. Өлкән буын журналистларын тыңлаганнан соң, алар белән үткәнгә сәяхәт кылган төсле булдык.
Комментарийлар