16+

Шәҗәрәләр бәйгесе башланды

Ислам динендә нәсел-нәсәпләрне белү, туганлык җепләрен саклауга аеруча зур игътибар бирелә. Адәм баласына үзенең җиде буын бабасын белү фарыз, дигәннәр борынгылар.

Ислам динендә нәсел-нәсәпләрне белү, туганлык җепләрен саклауга аеруча зур игътибар бирелә. Адәм баласына үзенең җиде буын бабасын белү фарыз, дигәннәр борынгылар.

Электән үк шәҗәрәләр төзү матур бер гадәт саналган. Шөкер, соңгы елларда да әлеге күркәм гадәт торгызыла башлады. Казанның «Гаилә» мәчете дә шушы көннәрдә шәҗәрәләр төзү буенча конкурс игълан итте. Мәчетнең имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, һәр кеше үзенең нәсел тамырын белергә тиеш.

– Мәчетебез «Гаилә» исемен йөртә. Бездә гаилә темасына багышланган чаралар һәрдаим узып тора. Бу юлы исә шәҗәрәләргә багышланган бәйге игълан итәргә булдык. Хәзердән үк әби-бабаларны, туганнарны барлыйк. Яшь чакта кеше аңа игътибар итми. Олыгая башлагач, туганнарын барлый башлый. Ә бу вакытта инде өлкән буын арабызда булмый. Хәзердән үк алардан сорашырга, кызыксынырга кирәк. Архивлар һәркем өчен дә ачык, аннан да нәсел турында күп мәгълүмат алып була. Хәзер интернет заманы. Туганнарын эзләргә ул да бик булыша. Бәйгедә башка милләт кешеләре катнаша аламы, дип сораучылар да булды. Аларның эшләрен дә бик теләп кабул итеп алабыз. Эшләрне «Гаилә» мәчете сайтында күрсәтелгән электрон адреска җибәрегез. Җиңүчеләр 9 майда билгеле булачак, – дип сөйләде Рөстәм хәзрәт журналистларга.

Хәзрәт «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» бәйгесе турында да сөйләп үтте. Быел ул егерме беренче тапкыр узачак.
– Бәйге ел да төрле мәчетләрдә оештырыла, бу юлы безнең мәчеттә үткәрү идеясе туды. Аңа әзерлек эшләре башланды. Бәйгене игълан итүгә үк, үзебезнең республикабыздан гына түгел, чит төбәкләрдән, әйтик, Самара, Кировтан гаризалар килә башлады. Быел татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулды, шуңа күрә бу ел Мәрҗани елы дип игълан ителде. Бәйгедә күп сораулар әлеге шәхес белән бәйле булачак. Бәйге 31 майда үтәчәк, – диде хәзрәт.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading