16+

Шәһәрләргә керү юлларында смс-рөхсәт тикшерүчеләр үз эшен тәмамлый

Иртәгә иртәнге сәгать 7дә коронавирус белән бәйле рәвештә 1 апрельдән ачылган шәһәргә керә торган җирләрдә тикшерү пунктлары үз эшен тәмамлаячак.

ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында Татарстанның эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов шул хакта хәбәр итте.

Белгәнебезчә, республиканың 14 шәһәренә керә торган урыннарда ЮХИДИ, Росгвардия, полиция хезмәткәрләре кизү тора иде. Шушы вакыт аралыгында алар 2 млн 300 мең тикшерү уздырган. Үзизоляция режимын бозган кешеләргә 5 мең протокол төзелгән.

Шул ук вакытта шәһәр эчендә үзчикләнү индексы төшә. Бу бигрәк тә майның беренче биш көнендә күзәтелгән. Шулай ук шәһәр урамнарындагы транспорт хәрәкәте дә үзчикләнү режимына кадәрге чорга җиткән, диде Соколов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading