Әлеге чарада Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән, Мәскәүдән, шулай ук Италия, Польша, Англиядән төзелеш-архитектура белгечләре, тарихчылар, туристлык тармагы вәкилләре катнаша. Казан мэры Илсур Метшин үзенең сәламләү чыгышында форумның шәһәр өчен зур әһәмияткә ия булганлыгын әйтте.
– Ун ел элек Казандагы һәр дүртенче йортның түбәсе су үткәрә, шәһәр урамнары юлларында машинаңның тәгәрмәче кубарылып калырлык иде. Беренче чиратта торакларны һәм юлларны төзекләндерү белән мәшгуль булдык, - дип искә төшерде Илсур Метшин. - Ниһаять без, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә Казанның тарихи мирасын-борынгы биналарны һәм йортларны төзекләндерергә керештек. Казан татар һәм рус мәднияте, көнбатыш һәм көнчыгыш мәдәнияте белән сугарылган. Һәр шәһәрнең үз йөзе булырга тиеш. Казанны үз йөзен саклап үстерүдә, мәдәни мирасны торгызуда Россия һәм чит илләр белгечләренең фикер-тәкъдимнәре бик мөһим. Без бүген белгечләр тәкъдимнәрен кабул итәргә һәм Казанның тарихи мирасын торгызу эшенә тулысынча әзерлектә.
Туристлык тармагын да телгә алып үтте шәһәр җитәкчесе.
- Шәһәрнең үз йөзе үзбилгеләнеш һәм шәһәр халкы тарафыннан кабул ителү өчен генә түгел, ә туристлар өчен дә кирәк. Туристлык үсә, узган ел Казанга 3,5 миллион турист килде, быелга максат - 5 миллион турист санына ирешү, - диде башкала мэры.
Рим шәһәренең архитектура университеты профессоры Гвендолина Салимеи сөйләгәнчә, АКШтагы һәм Азиядәге кайбер шәһәрләнең тарихи тәңгәллеге ягъни үзенә генә хас йөзе югалтылган.
- Тарихи мирасны саклау һәм торгызу хакимиятнең, архитекторларның, дизайнерларның бурычы. Бер тарихи бинаны гына түгел, ә җәмәгатьчелек мохитен дә төзекләндерү зарур. Җирле пейзаж, климат исәпкә алынырга тиеш. Вьетнамда тарихи биналарны торгызганда эсселеккә чыдамлык исәпкә алынды. Татарстанда климат салкынрак. Урта гасыр шәһәрләрендә тәрәзәләр кечкенә булган, хәзер тәрәзәләр зур, архитектурада яктылыкка игътибар бирелә. Италиядә борынгы биналарны кунакханә итеп үзгәртеп төзекләндергәндә “антик” төсләргә ягъни кара ташларга өстенлек бирелә. Элекке чиркәүләрне музей итеп төзекләндергәндә, заманча төзелеш чималлары кулланып, үзгәрешләр кертәбез, - диде архитектор Гвендолина Салимеи.
Философ, урбанист Святослав Мурунов илебезнең 60 шәһәренең тарихи-архитектура йөзен өйрәнгән.
- Казан үзенең тарихи йөзен саклауда иң актив шәһәрләрнең берсе, ул чит йогынтыларга бирешмәскә тырыша. Кайсы гына төбәккә барып чыксам да, мине “шәһәр хыялыйлары” белән таныштырыгыз әле, дим. Чөнки, нәкъ менә алар үз шәһәрләренең тарихи йөзен сакларга омтыла, биналарның һәм җирлекнең тарихын белә. Безнең һәркайсыбызга мирасны “шәһәр хыялыйлары” кебек сакларга өйрәнергә кирәк. Бездә шәһәр халкының күбесе авыллардан чыккан кешеләр, шунлыктан, “авыл холкы” күңелләребездә саклана. Шәһәр мохитен формалаштырганда моны да исәпкә алу мәслихәт, - диде Святослав Мурумов.
Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Олеся Балтусова сүзләренә караганда, Казанның тарихи өлеше шәһәр территориясенең 5 процент мәйданын гына били.
Комментарийлар