16+

«Шушы сыер аркасында гына Мәскәүгә бардым бит мин»

1950 еллар. Сугыштан соң җиңел түгел, авыл халкы, колхозлар да күп авыр­лыклар кичерде.

«Шушы сыер аркасында гына Мәскәүгә бардым бит мин»

1950 еллар. Сугыштан соң җиңел түгел, авыл халкы, колхозлар да күп авыр­лыклар кичерде.

Ул заманда Кузнечиха районы дип аталган Төгәлбай авылында «Кызылармеец» колхозы оешкан иде. Эшче көчләр җитми, ир-атларның күбесе яу кырында ятып калганнар. Сугышка киткән 189 авылдашыбызның 130ы кайтмады. Ярым инвалид булып кайткан 53 кеше авыл, колхозны торгызырга булыша. Колхозда сыер, сарык, дуңгыз фермасы бар иде. Өч терлекче эшли. 50 баш сыер­ны биш савымчы сава.

Бер савымчыга 12шәр сыер туры килә. Ул сыерларның ризыклары да ташка үлчим инде. Салам да печән генә. Ул заманда саламны турап, парландырып, бераз көрпә сибеп бутыйлар иде. Ә җәй көне әни кычыткан, камышны балта белән турап, силос итеп базга тутырып куя иде. Кышка запас ризык, янәсе. Сыерлар гына бу ризыкны өнәмәде. Савымчылар арасында бик тырыш хатын – Хәдичә апа Хәйбуллина бар иде.

Ул малларны бик яратты, үзе генә белгән ысуллар белән тәрбияләде, ашатты. Сыерларыннан 3000 литрга кадәр сөт савып, күпләрне гаҗәпләндерә иде. Аны хәтта Мәскәүгә күргәзмәгә җибәрделәр. Ул аннан көмеш медаль белән кайткан иде әле. Абыем Хөсәен фермада терлекче булып эшли иде. Бөркөнне әни мине фермага ашыгыч йомыш белән җибәрде. Сыерлар ферма йортында салам чемченеп йөриләр. Мин читтән карап торам. Шунда бер сыер килде дә мине исни башлады. Кесәмдә бер ипи кисәге бар иде, каптыр­дым. Сыерның колагына күзем төште. Анда номер, сыерның туган елы һәм «Таҗылый» дигән язулы бирка эленгән. Баксаң, бу Хәдичә апа сыеры икән. Ул да түгел, Хәдичә апа үзе дә килде. Ул миңа язудагы сүзләрне аңлатты. 1937 елда колхоз оешканда безнең гаиләдән алынган нәселле сыерыбызның ничәнчедер буын бозавы икән бит ул. Иң күп сөтне дә шул сыер бирә икән. Көненә – 18 литр, ди. «Шуның аркасында гына Мәскәүгә бардым инде мин. Аның исеме дә синең әниең Тәҗелниса ападан алынган. Мин аны бик яратам», – диде Хәдичә апа. Олыгайгач, Хәдичә апа тавык фермасына күчте. ­ Пенсиягә чыккач та, ындыр табагында ашлык чистартуда катнашты.

Сөләйман Шакиров, Казан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading