Шәһри Казан

Шәүвәл ае уразасын тоту мәҗбүриме?

Шәүвәл аенда алты көн ураза тотарга кирәк, диләр. Әлеге гамәлнең шәригатьтә булган хөкеме нинди һәм аны ни рәвештә тотарга кирәк? Рүзилә Хәбибрахманова, Түбән Кама.

Реклама

Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые:
– Шәүвәл аенда ураза тоту Пәйгамбәребез (с.г.с.)дән килгән сөннәт гамәл. Аны тотсаң, савабы бар, тотмасаң гөнаһ түгел. Фазыйләтенә килгәндә, кем рамазан аенда фарыз уразасын тоткан, аннан соң шәүвәл аеның алты көнен дә тотса, ул ел буе ураза тоткан кебек була. Рамазан аенда һәр изге гамәл өчен ун әҗер-савап языла. Бер ай ураза тоткач, өч йөз көн чыга, бу ун ай дигән сүз. Ун ай ураза тоткан кебек. Ә шәүвәлдә алты көн тоткан ураза тоткач, аның әҗер-савабы алтмыш булып, ике айныкына туры килә. Бергә кушкач, унике ай килеп чыга, ягъни бер еллык әҗер-савап хасил була. Шәүвәл ае уразасын тоташтан да, аерым көннәрдә бүлеп тә тотарга ярый. Әмма шуны истә тотарга кирәк:  башта рамазан аенда тотылмаган, казага калган көннәр өчен тотарга кирәк. Бурычлы көннәрне каза кылгач, шәүвәлнең алты көнен тота башлыйсың. Ни өчен дигәндә, бер еллык әҗер-савап рамазан аен тулысынча тотмаган кешегә була алмый. Ураза тотмаган көннәрем бер айга якын булып, аны казага калдырып тоткач, калган тагын алты көнне тотканчы, шәүвәл ае үтеп китә, дип әйтүчеләр дә бар. Шәүвәл ае уразасы ул нәфел ураза. Ә рамазан ае уразасы фарыз, мәҗбүри гыйбадәт, ул өстә бурыч булып тора. Намаз да казага калгач, сөннәтен укымыйбыз, фарызын укыйбыз бит. Бу да шуның кебек килеп чыга. Фарыз гамәл нәфел гамәлдән алдан кылынырга тиеш.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: