16+

Шыңар авылы егете, яки Салаватлы туган көн

Хәлил Шәйхетдиновның сөйләмендә авыл темасы еш кабатланды. Күренеп тора, ул авылны сагына һәм һәр кайтуга, очрашуга сөенә белә торган кеше. Кеше өчен иң мөһим булган төшенчәләрне әйтеп узуы да, Хәлил Хәмитовичны тормыш күргән, акыл туплаган кеше буларак күрсәтә.

Шыңар авылы егете, яки Салаватлы туган көн

Хәлил Шәйхетдиновның сөйләмендә авыл темасы еш кабатланды. Күренеп тора, ул авылны сагына һәм һәр кайтуга, очрашуга сөенә белә торган кеше. Кеше өчен иң мөһим булган төшенчәләрне әйтеп узуы да, Хәлил Хәмитовичны тормыш күргән, акыл туплаган кеше буларак күрсәтә.

Саба районында урнашкан Шыңар авылы тарихы үз башлангычын XV гасырлардан ала. Ә авыл исеме исә бу җиргә нигез салган Шыңар дигән кеше белән бәйле, ул бу якларга килеп төпләнергә карар кылган. Берникадәр гомер үткәннән соң, күршедә тагын бер авыл пәйда була, аңа Кече Шыңар дип исем бирәләр. Янәсе, Шыңар бабайның бер улы шунда барып төпләнгән. Менә шулай ике авыл инде байтак гасырлар бергә бердәм булып яши бирләләр. 

Авыл гомер-гомергә үз эшчеләре белән дан тоткан. Монда балта осталыгы, итек басу, терлекчелек, үсемчелек, умартачылык, бакчачылык дисеңме, барлык төр һөнәр ияләре гомер кичергәннәр. Элек-электән, авылның исемен күтәрүче милли көрәш вәкилләре дә авыл тарихында үз урыннарын алып тора. Татар дигәч, иң беренче телгә килгән сүз дә, көрәш, дип уйлыйм. Хәзерге вакытта көрәш, сабантуй бәйрәме белән бер рәттән, халкыбызның йөзек кашы булып тора. 

Шыңар авылында горур көрәшче исемен йөрткән шәхесләр бик күп. Алар турында күп мәкаләләр, язмалар басып чыкты. Иң-иңнәре хәтта “Саба ягы көрәше” китабында үз урыннарын алдылар. Менә шундый бер шәхес турында әйтеп китәсем килә. Ул – Олы Шыңар авылында туып-үскән, милли көрәш буенча республиканың атказанган спорт мастеры, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Шәйхетдинов Хәлил Хәмит улы. 

Хәлил әфәнденең тормыш юлы төрле вакыйгаларга бик бай. Авылда мәктәпне тәмамлап совет армиясе сафларында хезмәт итә, күп еллар Теләче районы спорт комитетын җитәкли. Шушы вакытлардан районда көрәшне үстерүгә зур роль кертә. 2005 елдан бүгенге көнгәчә республика спорт министрлыгында эшли. 

25 февраль көнендә Хәлил Шәйхетдинов үзенең туган көнен билгеләп үтте. Туган көндә гадәттә туган көнен билгеләп үтүчене бүләклиләр, ә бездә киресенчә булды. Авылыбызның мәдәният йортына Салават Фәтхетдинов җыр театрының зур концерт белән килүе беренче чиратта авыл өчен зур вакыйга булуы белән, икенчедән Хәлил Хәмитовичтан авылдашларына туган көн бүләге буларак истә калды. Бер атна алдан гына шушы ук сәхнәгә Ришат Фазлиәхмәтов “бүләк” буларак кайткан иде. Авыл клубы өчен профессиональ җырчыларны каршы алу үзе бер дәрәҗә дияр идем, аларны күбрәк телевиозор экраннарыннан гына карыйбыз бит. Халык өчен шунысы да мөһимдер, ике чарага да керү ирекле булды. Бу инде үз чиратында хуҗалыкта хезмәт куючыга икеләтә бәхет, бөтенебез эштән арынып, рәхәтләнеп ял иттек. 

Концертның рәсми өлешеннән тыш, сәхнәгә артистлардан кала Шыңар авылында эшләгән, авыл үсеше өчен рольләрен керткән кешеләр дә чакырулы иде. Аларның чыгышларыннан шәхсән үзем өчен авылның үткәне турында берникадәр мәгълүмат тупладым, бу кешеләр турында ишетеп кенә түгел, күреп тә сокландым. Һәрберсенең сөйләмендә бер сүз үзәктә торды: ул – хезмәт. Хезмәт куйган кешенең урыны гел түрдә, ул беркайчан да югалмас, дигән фикерләр минем күңелгә дә сеңеп калды. 

Хәлил Шәйхетдиновның сөйләмендә авыл темасы еш кабатланды. Күренеп тора, ул авылны сагына һәм һәр кайтуга, очрашуга сөенә белә торган кеше. Кеше өчен иң мөһим булган төшенчәләрне әйтеп узуы да, Хәлил Хәмитовичны тормыш күргән, акыл туплаган кеше буларак күрсәтә. Әти-әнисе турында матур искә алып сөйли, укытучыларга рәхмәтен белдерә, авыл халкының гомер-гомергә тырыш икәнен искәртеп үтә, горурлыгын сүз белән әйтә... Менә шундый гадилек белән беррәттән, тыйнаклык та хас Хәлил Шәйхетдиновка. Аның авыл өчен эшләгән эшләре бик күп, барсы турында Шыңар кешеләре үзләре беләләр, әйтеп тору да артык. Ә сәхнәгә менеп сөйләгән вакытта үзеннән көчле энергия тарата, андый күренешне сирәк очратканым бар. 

Гомумән, авыл өчен көч түккән кешеләр ул җитәкчеләр генә түгел, ә авыл халкы да, авыл үсешендә халык уйнаган рол алыштыргысыз һәм зур. Җитәкчеләр дә әллә каян килгән кешеләр түгел, халык арасыннан сайланып алганнар. Бер очрашу – үзе бер гомер, дигән әйтем, бу концертларда тагын бер кат үз-үзен аклады.

Рүзәл Галимов

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading