16+

«Син безне коткардың, югыйсә, Казанкага очып төшә идек бит, гаепне сиңа аудара калсалар, бөтенебез судка сине яклап барабыз»

Казан шәһәрендә троллейбус йөртүчесе руль артында аңын җуйган һәм чак кына юл һәлакәтенә юлыкмый калган. Әлеге хәл 14 сентябрь көнне кичкырын Ветеринар институты янында килеп чыга. Троллейбус руле артындагы хатын-кыз хәрәкәт итү вакытында аңын җуя һәм транспорт чарасы таудан аска таба төшә башлый.

«Син безне коткардың, югыйсә, Казанкага очып төшә идек бит, гаепне сиңа аудара калсалар, бөтенебез судка сине яклап барабыз»

Казан шәһәрендә троллейбус йөртүчесе руль артында аңын җуйган һәм чак кына юл һәлакәтенә юлыкмый калган. Әлеге хәл 14 сентябрь көнне кичкырын Ветеринар институты янында килеп чыга. Троллейбус руле артындагы хатын-кыз хәрәкәт итү вакытында аңын җуя һәм транспорт чарасы таудан аска таба төшә башлый.

Әлеге хәлгә шаһит булган «КамАЗ» машинасы йөртүчесе Илшат Шәфигуллин үзенең йөк машинасын таудан төшеп баручы җәмәгать транспортына артына куя һәм һәлакәтне булдырмый кала. 
— Эштән кайтып барышым иде, - дип сөйләде безгә Илшат, - Карыйм, таудан троллейбус артка таба төшеп бара. Салонында кешеләр бар. Йөртүчесенә, яки машинаның үзенә берәр ни булгандыр дигән уй йөгереп үтте. «КамАЗ»дан башка машиналарга туктарга сигнал бирә башладым, ә анда юл хәрәкәте шулчаклы тыгыз, умарта күчедәй. Башка шоферлар минем ни эшләргә теләгәнемне аңламаганнардыр да. Әмма, бәхеткә, тагын ике машина йөртүчесе бу хәлне күргән булса кирәк, туктадылар. Төп удар «КамАЗ»ның алгы өлешенә туры килде. 13 тонналык машинаны троллейбус күпме этеп барды. Ул туктагач кына, машинамнан чыгып, троллейбустагыларга ярдәмгә ашыктым. Ишеген тибеп ачтым. Ә анда йөртүчесе руль артында аңын җуйган. Бу эпилепсия пристубына охшаган дип уйладык. Чөнки ул телен йоткан иде. Хатыным әбәткә дип кашык җибәргән иде, шул кашык белән троллейбус йөртүче хатынның авызын ачтым. Тиз арада ярдәм итәргә, гомерен сакларга теләдек. Артымнан, шул хәлгә шаһит булган тагын ике җиңел машина йөртүчесе дә кергән иде. Йөртүче хатынның телен чыгардык, аркасына, битләренә суктык, аңына килә башлады. Ярдәмгә килгән бер егетнең бармагын тешләп, канатып бетерде. Шул мәлне троллейбустан төтен күтәрелә башлады, салон эчендәге олы яшьтәге апалар: «Сынок, спаси нас, мы же сгораем», - дип ялвара башлады. Кондукторы да булмаган моның. Тиз арада ЮХИДИ, ашыгыч ярдәм чакырттык. Троллейбус йөртүчесе дә безнең милләтнеке түгел, Ерак Көнчыгыштан килгән, күрәсең. Русчасы да такы-токы гына. Ярты сәгать дәвам иткәндер бу. 

Ашыгыч ярдәм табиблары килеп, укол кадыйлар. Шуннан соң гына троллейбус йөртүчесенә хәл керә. 
— Бераздан троллейбус депосының җитәкчесе килде: «Син, давай, иртәгә эшкә чыга алмыйсың. Ял ит», - диде теге хатынга. Минем хәлемне, салондагы пассажирларның хәлен дә белүче, сорашучы юк. «КамАЗ» машинасы йөртүчесе гаепле, шуның белән вәссәлам, - дип сөйләвен дәвам итә Илшат. 

Соңрак, троллейбус йөртүчесе ЮХИДИ хезмәткәрләренә кан басымы күтәрелүен, руль артында хәленең начарлануы турында белдергән. Юл һәлакәтендә исә хатын йөк машинасы йөртүчесен гаепли, янәсе, троллейбусны нәкь зур йөк машинасы бәрдергән бит. Ә менә коточкычрак аварияне, ә бәлки, кешеләр үлемен булдырмый калган «КамАЗ» шоферына рәхмәт тә әйтми ул. 
— Троллейбус эчендәге пассажирлар бөтенесе дә рәхмәтләр укыды, - ди Илшат, - «Син безне коткардың, югыйсә, Казанкага очып төшә идек бит, гаепне сиңа аудара калсалар, бөтенебез судка сине яклап барабыз», диделәр. Әлеге хәлгә шаһит булган һәркемнең телефон номеры бар. Әлегә менә ничә көн өйдә, авариядән соң «КамАЗ» белән рейска чыга алмыйм. 

Без әлеге хәл буенча шәрехләүләрен үтенеп «Метроэлектротранс» унитар предприятиесенә мөрәҗәгать иттек. Әлегә җавап юк.

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading