16+

"Синнән ат исе килә..." - каен суы файдасы

Бу арада бар җирдә каен суы турында язалар. Имеш, яз көне һәр кеше кимендә 10 литр каен суы эчәргә тиеш. Ул бөердәге комны юып чыгара, ташларны җебетә, артык килограмнардан арындыра, шлаклардан чистарта...

Бу арада бар җирдә каен суы турында язалар. Имеш, яз көне һәр кеше кимендә 10 литр каен суы эчәргә тиеш. Ул бөердәге комны юып чыгара, ташларны җебетә, артык килограмнардан арындыра, шлаклардан чистарта...

Минем эксперимент: каен суы терапиясе
Каен суындагы В витаминнары нервларны дәвалый. Кальций белән магний йөрәк авыруларыннан файда, җитмәсә, тешләрең дә сәламәтләнә. Ай буе каен суы эчсәң, ел буе салкын тими, ди... Боларны саный китсәң, медицина буенча энциклопедия язып була.

Өч-дүрт ел элек, менә шушы бетмәс-төкәнмәс шифалар турында укыдым да бик кызыктым. Нервлар да тынычланыр, кыш чыкканчы туплаган майлар да җебер, салкын тиюләр дә бетәр, дип, авылда каен суы терапиясе үткәрергә булдым.
Анда ул яктан бик рәхәт. Бакча башында гына бабайлар утырткан каеннар бар, суы да җитәрлек. Шундый татлы хыяллар белән, ике атна ял алып, авылга кайтып киттем. Кайткан көнне үк терапиягә әзерлек башланды: агачта кечкенә генә тишек ясап, табиблар куллана торган система төребкәсен шунда тоташтырдым. Силикон шлангның икенче очын өч литрлы банка авызына элдем. Шатлыгымның иге-чиге булмады, ике атна эчендә шушы каен мине җир йөзендәге иң сәламәт кеше итәр кебек тоелды. Бу шатлыкны өйдәгеләр белән дә уртаклаштым – сөенештеләр. Миннән арткан каен суы белән алар да терапия узарга булды.

Көмешкә сыман тамчылап тама торгач, төн дигәндә, бер каеннан литр ярымга якын су җыела башлады. Иртән тору белән, беренче эш итеп, чабып кына теге каен янына төшәм, суын эчәм дә, ярты сәгатьтән генә иртәнге ашка тотынам. Төш җитте исә, тагын каен янына төшеп менәм. Шулай итеп көнгә өч рейс ясыйм. Минем белән бергә өйдәгеләр дә каен суына кинәнде.

Өч көн дигәндә сиздем: кече йомыш белән бәдрәф тарафына ешрак йөри башладым. Әйләнә дә килә бер болыт, дигән төсле, әйләнәм дә барам шунда, әйләнәм дә барам. Өйдәгеләр дә шул якка ешлады.

Бер атна да тулмады, тагын бер яңалык: хәзер инде иртәләрен тирләп уянам. Мәңге булмаган хәл, көн дәвамында баш тирләргә тотынды. Тик торганда, маңгайда бөрчек-бөрчек тир пәйда була, чәч төпләре юешләнә. Бу хәлләрне күзәтеп торган әти көлә: “Менә, ниһаять, Эльвираның үлгән нервлары да чыга башлады”, – ди. Үлгән нервлар хәйран күп булды бугай, маңгайдан гына түгел, бөтен тәннән чыга башладылар. Ун көн дигәндә, көндез киемнәрне дә икешәр кат алыштырырга туры килде. Марафоннар чапмадым, әмма киемнәр лычма тир була иде. Әни борчуга калды: “Тәмам авыруга сабышып беттең, бу экспериментны туктатасың мәллә?” – дип өзгәләнде. Ул үзе бәдрәф этабында ук каен суы эчүне туктаткан иде.

Йә, хуш, шулай ике атна терапия узды, Казанга килдем. Каеннары да, суы да авылда калды. Каен суы эчүдән туктадым дип, организм гына үз җыена кайтырга ашыкмады. “Ирония судьбы” фильмында туннан гына душ кергән Ипполитны хәтерлисезме? Беренче көнне эшкә килеп кергәндә үземне шул Ипполит итеп хис иттем. Үзем кызыл, үзем лычма юеш – килеп җиткәнче шул дәрәҗә тирләгәнмен... Әле ул чакта Искәндәр Сираҗи белән бергә эшлибез, ә ул исләргә һәм тәмнәргә бик сизгер кеше. Бу минем урындык яныннан узганда туктап иснәнә башлады. Ике-өч мәртәбә иснәп узды да сорап куйды: “Эльвира, төннәрен берәр җирдә ат караучы булып эшләмисеңдер бит, синнән ат исе килә”, – ди. Шул чакта җир ярылмады һәм мин шул ярыкка иңмәдем. Оятымнан, маңгайдагы тир бөртекләре зураеп, битем буйлап тәгәрәде.

Бу ат исен бернинди дезодорант, ислемай җиңә алмады. Иртә-кич юынып та, ат кебек тирләп ун көнгә якын йөреп тордым. Бу хисне дә, бу исне дә берничек аңлатып булмый. Үзең тирлисең, бу хәлгә ачуың килә һәм ачудан тагын да ныграк тир ага. Аңа борчылып күпме нерв күзәнәкләрем үлгәндер, белмим. Мәңгегә шулай юеш һәм сасы булып калсаң нишләрсең?! Каен суыннан бигрәк шул борчудан бугай, бер айда 8 килога ябыктым. Эксперимент шуның белән тәмам булды. Ел буе салкын тимәячәк, диюләре дә дөрескә чыкмады – кышын барыбер авырдым.

Шул елдан бирле каен суын бер дә эчкәнем юк, күңел тартмый. Хәзер каен суы турында берәр язма күземә чалынса да Искәндәр абыйның сүзләре искә төшә: “Ат караучы булып эшләмисеңдер бит, синнән ат исе килә!”

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading