16+

Синнән югары, түбән һәркемгә сәлам бир!

Әбү Хәнифә нәсыйхәтләре

Әбү Хәнифә нәсыйхәтләре

Халык хәлен сорашып белешкән кешеләрең булсын. Берәр фетнә сизсәң, тынычландырырга ашык. Кайда да булса иминлеккә йөз тоткан эш эшләндеме – шул эшне куәтлә.

Сиңа килеп күрешкәнне дә, күрешмәгәнне дә барып күр. Сиңа игелек итәме, итмиме – һәркемгә даими игелек ит. Һәрвакыт игелектә бул.

Гафу ит – кайбер нәрсәләргә күзеңне йом. Сиңа кыенлык китергәннәрне кире как, һәркемнең хакын хакла.

Авырган дус-ишләрне барып күр. Барып күрә алмасаң, хәлләрен сораштыр. Сиңа килмәгәннәр белән багланыш тот.

Кулыңнан килгән кадәр һәр кешегә сөеп кара. Синнән югары, түбән һәркемгә сәлам бир.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading