16+

«Сишәмбе – буш көн, шуңа да кыр­га дүшәмбе көнне үк чыктык»

Республикада урып-җыю эшенә керештеләр. Быелгы урып-җыю кампаниясен Зәй, Лаеш һәм Буа районнары башлап җибәрде.

«Сишәмбе – буш көн, шуңа да кыр­га дүшәмбе көнне үк чыктык»

Республикада урып-җыю эшенә керештеләр. Быелгы урып-җыю кампаниясен Зәй, Лаеш һәм Буа районнары башлап җибәрде.

Зәй игенчеләре уракка ел да иң беренче булып төшә. Быел да традициягә тугры калганнар. Дүшәмбе көнне, сынау рәвешендә, көзге арышны суктыра башлаганнар. Кичә исә кырга 19 комбайн чыккан. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәргат Камалиев мондый җаваплы чорда борынгы ырымнарга да таянуларын яшерми.

– Сишәмбе – буш көн, шуңа да кыр­га дүшәмбе көнне үк чыктык. Якшәмбе чыгарга да ният бар иде. Әмма керәшен халкы ышануынча, 7 апрель нинди көнгә туры килә, ул көн буш була икән. Ә 7 апрель якшәмбе иде. Шул рәвешле без алтын урталыкны сайладык. Дүшәмбе бер басуга бер комбайн чыкты. Артык дымлы булмагач, тагын берничә комбайн эшләп керде. Яңгырлар комачауламаса, тулы көч белән эшкә керешәчәкбез. Көзге бодайны гектарыннан уртача 50-52 центнер чамасы алырбыз дип торабыз. Бик яхшы басулар да, яңгырга туенмаган басулар да бар, – дип сөйләде ул.

Зәйлеләр 119 тонна  ашлык  суктырырга да өлгергән  инде.  Уңыш гектарыннан 45 центнер чыккан. Район кырларында «Альмера» һәм «Скипетр» сортлы бодай үсә.

– «Альмера» сорты бер атна ир­тәрәк өлгерә, әмма дым аз булгач, ә «Скипетр» сорты үскән басуда, киресенчә, яңгырлар әйбәт яуганга, икесен дә бер вакытта суктыра башладык, – ди Фәргат Камалиев.
Питрәч районы игенчеләре уракка августның берендә төшәргә уйлап тора. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров «ШК»га хәбәр иткәнчә, кыр­ларны карап-тикшереп чыкканнан соң, дымлылык югары булу сәбәпле, сабыр итәргә булганнар.

– Бу көннәрдә яңгырлар явып тора. Әмма без вакытны әлегә югалтмыйбыз, чөнки яңгырның сабан культураларына зыяны юк, – ди ул.
Питрәчтә көзге бодай белән арышны 12 меңгә якын гектарда чәчкән булсалар да, уҗым чәчүлекләренә зыян килү сәбәпле, аларның мәйданы 8 мең гектарга калган.
– Күпме уңыш чыгачагын фаразларга ашыкмыйбыз. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, – диде Ирек Сабиров.

Сүз уңаеннан: интернетта, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы фаразлары буенча агымдагы елда 118 млн тонна бөртекле культуралар, шул исәптән 75 млн тонна бодай җыеп алу көтелә, дигән мәгълүмат чыккан иде. Әмма экспертлар 2019 елда уңыш буенча фаразларны киметте, әмма бу вазгыять тулаем алганда оптимистик булып кала, дип хәбәр итә «Российская газета».

Россия ашлык берлеге президенты Аркадий Злочевский сүзләренә караганда, бөртекле культуралар уңышы 128 млн тоннага якын булачак. Җыелган бодай күләме планлаштырылган 82 млн тонна урынына 78 млн тоннага кадәр тәшкил итәчәк. Моңа илнең берничә төбәгендә булган корылык йогынты ясады. Әмма быел бодайның сыйфаты узган елдагыдан югарырак булачак, дип ассызыклый белгеч.
Быел эскпортка чыгарылачак культураларның – бодай, арпа, кукуруз, көнбагыш һәм сояның чәчү мәйданнары арттырылган. Моннан тыш илдә уҗым культуралары мәйданнары да арткан. Алар 2018 елга караганда күбрәк, 17 млн гектардан артык мәйданны биләп тор.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading