16+

Әсхәт Дөбер-Шатр хыялын тормышка ашырып, татуировка ясаткан

Күкрәгенә ул “Алла сакласын!” дип яздырган.

Әсхәт Дөбер-Шатр хыялын тормышка ашырып, татуировка ясаткан

Күкрәгенә ул “Алла сакласын!” дип яздырган.

"Мин кайфовый кеше! Тормыштан барысын да алып, уңай эмоцияләр дулкынында яшәргә яратам. Теләгән һәр нәрсәне тормышка ашырам. Шуннан ләззәт алам! Шуның өчен яшибез түгелме җирдә?!

Татуировка ясату хыялым бар иде. Инде күптән. Әмма Айгөл бу уемнан һаман кире кайтарды. Һәм менә өченче көн бәхетле булып йөрим. Ясаттым татуировка! Үзем теләгәнчә! Менә шулай күкрәгемә зур итеп.

Матур, мускуллар уйнаклап торган яшь тәндә татуировка шәп күренә. Мин дә әле карт түгел? Тәнем теләсә нинди яшь кеше тәне белән ярыша ала?

Синең дә тәнең картаер дигәннәр, борчылмагыз, татуировка гомерлек түгел.

Махсус технология белән берәр айга җитәрлек итеп кенә ясала. Моның өчен Африкадан кайтартылган натураль пигмент кулланыла. Бернинди энәләрсез. Бер сәгать һәм тату әзер.

Кызым Ләйсән дә: «Мин дә хочу!» дип йөри. Әнисе риза булса, мин каршы түгел. Бар нәрсәне татып, белеп карарга кирәк, наркотиклардан кала.

Ә үзем бәлки тагын ясатырмын, бәлки шушының белән нәфесем туяр. Пока кайфую!

Минем халәттәге эйфорияне аңлыйсыздыр, мөгаен?
Сездә кайчан соңгы тапкыр шундый эйфория булды?", - дип язган Әсхәт.

 

Фото: Әсхәт Дөбер-Шатрның социаль челтәреннән

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ул эйбер яхшы тугел

    Мөһим

    loading