16+

Скрепкага ни өчен 5 метрлы һәйкәл куйганнар?

Скрепканың татарчасы кәгазь беркеткеч, кыстыргыч буладыр, мөгаен. Ул – 10-12 см озынлыктагы тимерчыбыкны бөгеп ясалган әсбап. Эшләре кәгазь белән бәйләнгән кешеләр аның кирәклеген бик яхшы белә.

Скрепкага ни өчен 5 метрлы һәйкәл куйганнар?

Скрепканың татарчасы кәгазь беркеткеч, кыстыргыч буладыр, мөгаен. Ул – 10-12 см озынлыктагы тимерчыбыкны бөгеп ясалган әсбап. Эшләре кәгазь белән бәйләнгән кешеләр аның кирәклеген бик яхшы белә.

XIII гасырда үзенчәлекле «тизберкеткечләр» (скоросшиватели) кулланалар, алар өчен чүпрәк тасмалар «ярдәмгә килә». 1835 елда Америка табибы Джон Хауи кәгазьләрне беркетү өчен булавкалардан файдаланырга тәкъдим итә. Бу яңалык сәркатипләрне канәгатьләндерми: кәгазьдә ямьсез тишекләр һәм ялгыш бармакларын чәнчеп кан сарку аркасында «кызыл таплар» кала. 1899 елда Норвегия инженеры Юхан Волер тимерчыбыктан уңайлы гына беркеткеч уйлап таба. Үзенең яңалыгына патент ала, әмма башка эшләр белән кызыксына башлый. Gem Manufacturing исемле Британия фирмасы тырышлыгы белән, кәгазь беркеткеч хәзерге заман формасын ала.

Норвегия өчен кәгазь беркеткеч символик мәгънәгә дә ия. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында басып алучылар шул илдә яшәүче барлык кешеләргә дә киемнәренә төймә тагуны тыя, чөнки анда Норвегия Короле Хокон VII сурәте төшерелгән була. Җирле халык, берләшү максаты белән, киемнәренә кәгазь беркеткеч тагып йөри башлыйлар. Норвегиялеләрнең бу батырлыгы эзсез югалмый: 1990 елның гыйнвар аенда илнең башкаласы Осло шәһәрендә Юхан Волер хөрмәтенә биш метр биеклектәге зур кәгазь беркеткеч формасында һәйкәл куела.

Нияз Бишбалта, Казан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading