16+

Сәламәт туклану белгече Гүзәл Сафиуллина: «Макарон түгел, ат мае ашагыз»

Дөрес туклану темасы көннән-көн күбрәк кешене кызыксындыра. Инстаграм #пп, #дөрес рецептлар, #глютенсыз меню, #сәламәт ризык, #тере ризык ише хештэглар белән тулган.

Сәламәт туклану белгече Гүзәл Сафиуллина: «Макарон түгел, ат мае ашагыз»

Дөрес туклану темасы көннән-көн күбрәк кешене кызыксындыра. Инстаграм #пп, #дөрес рецептлар, #глютенсыз меню, #сәламәт ризык, #тере ризык ише хештэглар белән тулган.

Купшы журналларны алып карасаң да, телевизорны ачсаң да, гел шуның турында сөйлиләр. Дөрес туклану, яңа айфон сыман, мода атрибуты буларак кабул ителә башлады. Моданың да төрлесе була, монысы исә файдалы мода, ди сәламәт туклану белгече блогер Гүзәл Сафиуллина.

– Әмма барыбыз да шул модага ияреп китә алмыйбыз шул, иртәгәдән дигәне киләсе дүшәмбегә кала, дүшәмбе җиткәнче ул ниятебез турында онытып та куябыз. Ихтыяр көче дә җитеп бетмидер...
– Иң мөһиме – кеше дөрес туклануга күңел таләбе белән килергә тиеш. Сәламәтлегебезнең ашаган ризыгыбыздан торуын аңларга кирәк. Минем үземә дә баштарак авыр булды. Макаронны да ипи белән ашый идем. Аннары моны ашарга ярамый, тегесен ашау тыела дип тукылдап торгач, нәрсә генә ашыйм соң дип, суыткычны кат-кат ачып яба идем. Файдалы, «дөрес» продуктларны алып кайтып куйдым да яңа рецептлар уйлап чыгара башладым. Бернинди авырлыгы да юк. Макаронсыз да яшәп була икән. Организмдагы уңай үзгәрешне сизеп алгач, үзеңнең дөрес юлда икәнеңне аңлыйсың.

– Өстәлдә сез төп дошман дип нәрсәне әйтер идегез?
– Нәфесне. Башта аны җиңәргә кирәк.

– Хәзер глютенсыз диета турында күп сөйлиләр. Глютен ул нәрсә һәм ни өчен зыянлы?
– Глютен – катлаулы аксым. Татарчалап әйткәндә, җилемсә, ягъни ашлык бөртегендә була торган аксым матдәсе, клейковина сүзе белән дә таныш ул безгә. Глютен ипи, макарон, бодай, арыш, солы, арпа, геркулес, манный ярмасында бар. Глютен ашказаны белән эчәклек эшчәнлегенә тискәре тәэсир итә. Глютенның ябышкак булуы туклыклы матдәләрнең үзләштерелүенә комачаулый. Алар, паста сыман нәрсәгә әверелеп, эчәклекнең күзәнәкләрен ярсыта. Ул исә, үз чиратында, ялкынсыну барлыкка китерергә мөмкин. Нәтиҗәдә эч күбенә, ката, авырта, тагын башка проблемалар башлана. Ашкайнату системасында да проблемалар барлыкка килүе куркынычы бар. Глютен витаминнарга да сеңәргә комачаулый.

Мин санап киткән ярмалар урынына киноа, нут, карабодай, кукуруз, борчак, фасоль, ясмык, дөге, тары ярмасын кулланырга була. Кайберәүләр иртән солы боткасы пешерә, төшке ашта макарон, кичен пилмән ашарга мөмкин. Барысы да глютенлы ризык дигән сүз. Макаронсыз тора алмыйм диючеләргә аны һич югы азрак ашарга киңәш итәм. Анысын да каты бодайдан эшләнгәнен кулланырга тырышыгыз. Элек әбиләр гел бодай гына ашап торган диючеләр бар, ул вакытта ярмалар файдалы булган. Хәзер аларны кат-кат эшкәртеп бетерәләр, файдалы элементлары югала.

– Соңгы вакытта, сөт тә эчәргә ярамый, дия башладылар бит.
– Сөттә казеин дигән протеин бар, ул да лютеин кебек үк табигый катлаулы аксым. Организмында проблемалар булган, ялкынсыну процессы күзәтелгән кешегә аны эчәргә киңәш итмәс идем. Эчкән очракта да кәҗә сөтен кулланыгыз. Берничә ай сөт продуктларын ашаудан тыелып торучыларның астма кебек авыруны җиңел кичерүләре турында беләм. Тән тиреләре коры, кубалакланып торучылар, битләре бетчәле булганнар да сөт ризыкларыннан баш тартканнан соң уңайланып китүләре турында әйтә.

– Чикләвекләрне юып ашарга кирәклеген беләбез, аларны ярты тәүлек суда тотып торасы да икән әле...
– Чикләвек составында фитин кислотасы бар. Ул аларның саклагыч механизмы булып тора, әйтик, чикләвекне бөҗәкләрдән саклый. Аның аркасында файдалы микроэлементларны да без тиешле күләмдә ала алмыйбыз. Суга салып торсак, зарарлы фитин кислотасы «юыла», чикләвек җиңелрәк үзләштерелә, файдалырак та була. Суда торып, чикләвек төше «уяна» һәм шытып чыгу процессы башлана. Нәтиҗәдә чикләвекнең структурасы үзгәреп, ферментларга байый. Пестә (фисташка) белән бадәмне (миндаль) – 12 сәгать, фундук белән әстерхан чикләвеген – 8 сәгать, кедрны – 8-10 сәгать, кешьюны 6 сәгать суда тотыгыз. Мин үзем төнгегә куеп калдырам. Җиләк-җимеш, яшелчәләрне содалы суда юарга кирәк. Кабыкларын чистартып ашагыз.

– Сәламәт туклану тарафдарлары дөрес майлар кулланырга киңәш итә. Аңа нәрсәләр керә?
– Яхшы сыйфатлы чистартылмаган зәйтүн мае, сары май (гхи), терлек майлары, әйтик, эретелгән ат мае. Ул холестеринны киметә. Терлек майлары, үсемлек майларыннан аермалы буларак, кыздырган вакытта структурасын үзгәртми. Үсемлек майлары исә канцероген матдәләр бүлеп чыгара. Канцероген ул – яман шеш барлыкка китерә торган матдә. Мин үзем ат маен яратып кулланам. Аның билгеле бер исе юк, ризыкка да чит тәм кертми, төсен үзгәртми, тиз бозылмый һәм янмый. Составында тире, тырнак һәм чәчләр өчен кирәк булган кератин бар.

– Дөрес туклануга күчәргә теләгән кешегә сез нәрсәләр киңәш итәр идегез?
– Иң элек су балансын саклау. Иртән торгач, бер стакан бүлмә температурасындагы чиста су эчеп куегыз. Ярты сәгатьтән соң гына ашарга ярый. Ашап бетерүгә үк чәй эчәргә ашыкмагыз. Берәр сәгатьтән соң гына эчү дөрес.

Кинәт кенә конфет, печеньелардан баш тарта алмаучылар чәйне финики, бал белән эчә ала. Тора-бара алардан да баш тартасыз. Мин үзем чәйне бөтенләй эчмим, су гына эчеп торам. Каһвә яки чәйдән соң шуның кадәр үк су эчегез.

Җиләк-җимешне көннең беренче яртысында ашарга тырышыгыз. Банан кебек баллы җиләк-җимеш кандагы шикәрне арттыра, шуңа да алма, киви кебек ачырак җимеш ашарга кирәк.

Майонезның зыяны турында барыбыз да белә. Аның урынына каймак кулланырга була яки үзегез өйдә ясый аласыз. Кул астындагы гади әйберләрдән: зәйтүн мае, йомырка, коры горчица, тоз, лимоннан ясап була аны. Итне, майонез урынына, киви белән маринадларга мөмкин.

Бер чиктән икенче чиккә ташланырга кирәкми. Бер көн эчендә бөтен нәрсәдән баш тартып булмый, кирәкмәгән продуктларны рационнан акрынлап чыгара башлагыз.

 

Панкейк рецепты

3 йомырка
дөге яки кукуруз оны
тоз
кайнап чыккан су

Йомырка агын аерым күпертәбез. Калган ингредиентларны бергә кушып болгатабыз һәм шул катнашмага күпертелгән йомырка агын салабыз. Камыр куе каймак куелыгында булырга тиеш. Кызган табада гади коймак кебек пешерәбез. Беренче табаны майлыйбыз, аннары коры табада пешереп бетерәбез. Табаның капкачын ябып пешерсәк, ул кабарачак.

Пицца рецепты

300-400 гр пешкән тавык ите
3 йомырка
200 мл кефир
1 суган
6 аш кашыгы он (берәр өлеш дөге һәм кукуруз оны)
тоз
яшел тәмләткечләр
сыр
помидор

Йомыркага кефир, он, тоз, сүндерелгән сода салып, камыр ясыйбыз. Майлы табага камырның яртысын агызабыз. Өстенә тавык итен, суган, яшел тәмләткечләрне турап салабыз. Иң өскә калган камырны агызабыз да газ мичендә 20 минут пешерәбез. Соңрак угычтан уылган сыр сибәбез. Помидор белән бизибез.

 

Салат рецепты

бер стакан фасоль
5 черри помидоры
бер бәйләм яшел суган, руккола, петрушка, укроп, салат яфрагы
тәменчә тоз
зәйтүн мае
бер чәй кашыгы лимон согы

Фасольны кичтән суга салып калдырасың, иртән пешерәсең. Яшел тәмләткечләрне турыйсың, помидорны икегә генә ярасың. Тоз сибеп, май салып болгатасың.

 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading