Сәламәт, озак яшәүнең сере – хәрәкәт, сөтле чәй һәм ныклы мәхәббәт, ди Абдразаковлар.
Башкортстан Республикасы Әбҗәлил районының Хәлил авылында яшәүче Ишбикә апа белән Нуриян абыйның икесенә дә бүген туксанышар яшь, бергә яши башлаганнарына – 70 ел. Алар күпләр өчен социаль челтәрдә «мәңгелек мәхәббәт» символына да әйләнергә өлгерделәр инде, берничә ел элек Нуриян абыйның Ишбикә апаны үбеп төшкән фотосы тиз арада 100 меңнән артык «лайк» җыйган иде. Хәер, бу хакта Абдразаковлар үзләре белми, интернет белән бөтенләй таныш түгел алар.
«Эх, Россия!» Көенечтә дә, сөенечтә дә Нуриян абыйның яратып кабатлаган сүзе шул. Гомер узганга моңсулану, үткәннәрне сагыну – барысы да чагыла бу сүздә. Хәер, мәзәкчән әңгәмәдәшем күңелсезләнеп утырмый анысы. Ишбикә апа белән кавышуын да шаяртып искә ала.
– Бер сыйныфта укыдык. Өйләнүем көтмәгәндә булды. Дустымның туеннан кайтып килә идем, капка төбендә туганнарым каршы алды. Сиңа кәләш таптык, диләр. «Кайчан өйләнәм соң?» дип сорарга да өлгермәдем, бүген диделәр дә, шул ук көнне никах та укыттык, – ди Нуриян абый.
Кызлары Резеда апа: «Ялгыз булсалар, моның кадәр озак яши дә алмаган булырлар иде. Бер-берләренә терәк алар, бер-берсен тулыландырып гомер итәләр, күрәсең, аларны мәхәббәт яшәтәдер», – ди. Абдразаковлар алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген 13 оныклары, 17 оныкчыклары бар.
Озак яшәүләренең тагын бер сере – эш белән чыныгуда. Беркайчан кул кушырып утырмаганнар. Элек-электән 40-50шәр баш сарык, 100гә якын кош-корт, кимендә өч сыер асраганнар. 85 яшьтә дә мал-туар тотканнар әле. Хәзер дә Нуриян абый балаларына: «Эшләгез, урламагыз! Күбрәк йөрергә тырышыгыз, хәрәкәттә – бәрәкәт», – дип, үгет бирә. Үзе дә, 90 яшендә булса да, көн саен саф һава сулап, йөреп керергә тырыша.
Элеккеге заманнарда ачлы-туклы яшәргә дә туры килгән аларга. Тик дөрес туклану турында уйларга мөмкинлекләре булмаса да, һәрчак файдалы ризык ашаганнар.
– Әти-әни гомер буе бакчаларында күп итеп кишер, кәбестә, кыяр үстерәләр иде. Яшелчәдән өзелмәделәр, артыгын мәктәп буфетына да тапшыралар иде, мичкәсе белән тозларга да кала иде әле. ГМОсыз, файдалы яшелчәләрне күрше-тирәләр дә сорап киләләр иде. Суыткычлар булмаганда да яңа суелган ит һәрчак була иде бездә. Хәзер дә әти-әнинең яраткан ризыгы – итле бәлеш һәм сөтле чәй, – ди кызлары Резеда апа.
Ишбикә апа мунча керергә, чабынырга бик яраткан. «Кызу мунчадан соң рәхәтләнеп мәтрүшкәле чәй эчүе үзе ни тора», – ди. Абдразаковларның элегрәк табибларга бөтенләй барганнары булмаган, югары кан басымы, салкын тиюнең нәрсә икәнен дә белмәгәннәр. «Картлык галәмәтедер инде, хәзер элеккеге кебек йөгереп йөреп булмый шул», – дип елмаялар.
Фото: kp.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар