16+

Сәламәтлек өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрне билгеләделәр

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында 2020 елга өстенлекле максатлар турында сөйләштеләр. Халык исә үзен кызыксындырган, борчыган бурычларны дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү ярдәмендә билгеләде.

Тавыш бирүдә 8 меңгә якын кеше катнашкан. Беренче урында халык УЗИ аппаратларыннан файдалану мөмкинлеген җайга салуны сораган. Бу пунктка 55,3 процент кеше тавыш биргән. Ни хикмәт, хәзер пациентлар авыру турында аппаратлар күбрәк сөйли, дип ышана. Табиблар да диагнозны анализ нәтиҗәләреннән чыгып билгели. Әмма УЗИга - чират.

Шул ук вакытта яңа аппаратлар сатып алу гына да мәсьәләне чишмәс кебек. Чөнки заманча җиһазларда эшли белгән белгечләргә кытлык. Дөрес, бу мәсьәләдә Казан дәүләт медицина университеты ярдәм итәргә вәгьдә итте. Киләсе елга 100 дән артык яшь белгеч заманча җайланманы үзләштерергә җыена.

Өстенлекле максатлар арасында икенче урында медицина учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү тора.

Өченче бурыч - табибларга электрон юл белән язылуны арттыру. Шулай ук халык Дустанә сырхауханәләрне арттыру, яман шештән үлүчеләр санын киметү дигән пунктларга да актив тавыш биргән.

Күп мәсьәләләр быел хәл ителсә дә, кайберен белгечләр киләсе елда чишәргә вәгьдә итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading