16+

«Сәләт»кә кагылышлы 6 сорауга ҖАВАП

Бүген «Сәләт» яшьләр оешмасы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында балаларны һәм ата-аналарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

«Сәләт»кә кагылышлы 6 сорауга ҖАВАП

Бүген «Сәләт» яшьләр оешмасы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында балаларны һәм ата-аналарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

1. «Сәләт»тә ял итү ничә сум?

– Бүген «Фәнсар» базасында (Алексеевск районы) уза торган аланнарга түләү бәясе 14 көнгә – 15 мең сум. Биредә хәтта мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә шартлар тудырылган. Лаеш районында урнашкан «Йолдызлы» аланына бер смена (18 көн) өчен 11 мең сум акча түлисе. Районнарда узучы сменаларның бәяләре билгесез әле, аларны районнар үзе билгели. «Сәләт – Иске Казан» Биектау районындагы чатырлы аланындагы лагерьда бер атна ял итү – 4 мең. «Болгар – Туган тел» аланында 500 бала, Татарстан Мәгариф министрлыгы ярдәме белән, бушлай ял итә, – ди «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Игорь Смирнов.

2. «Сәләт»тә балалар татарча сөйләшми ди, бу дөресме?

– «Сәләт» – өч телле мохит. Аралашуның 90 проценты татар телендә бара. Без балаларны сайлап алганда, татар телен белү, белмәгән очракта, белергә теләүләренә карап алабыз. татарча белмәгән баланың теле дә бер ел эчендә камилләшә. Ләкин бездә иң мөһиме – белем алу. Укытучы нинди телдә белем бирә ала, шул телдә дәрес үткәрә. Минемчә, соңгы елларда, киресенчә, татар телен белү дәрәҗәсе артты гына, – ди «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.
– Безнең яшь чакта «Сәләт»тә ШТКларның яртысы – рус, яртысы татар телендә уза иде. Хәзер ул тулысынча татар телендә генә бара. Минемчә, татар теле күбрәк тә кулланыла башлады әле, – диде «Сәләт» белем бирү форумының арт-директоры Ислам Вәлиев.

3. «Сәләт» элеккеге кебек түгел инде, диләр. Килешәсезме?

– Әйе, «Сәләт» – башка. Бүгенге көн балалары да башка бит. Балалар белән эшләү технологияләре дә үзгәрде, ләкин без асылыбызны югалтмадык. «Сәләт» – мөмкинлекләр мохите, акыл, рух берлеге. «Сәләт» – тәрбия бирү мохите, ләкин тәрбияләү мохите түгел, – ди Айгөл Габдрахманова.

4. Башлангыч сыйныф укучылары «Сәләт»тә ял итә аламы?

– Балаларны III сыйныфтан соң кабул итә башлыйбыз инде. Узган ел, искәрмә буларак, II сыйныф тәмамлаган балалар да килде. Алар өчен «Осталар бистәсе», «Сәләт – Шәхес» аланнары эшли, – ди Айгөл Габдрахманова.

5. Быел чит илләрдә аланнар ачачаксызмы?

– Узган ел, «Сәләт – Тулпар» проекты кысаларында, чит илдән 50 бала килде. Аларның ялына Татарстан хөкүмәте акча түләде. Быел да шул юнәлештә эшләргә уйлыйбыз, – ди Игорь Смирнов.

6. «Бәләкәч»кә ничек эләгеп була? Аны үстерергә җыенасызмы?

– Өченче ел «Сәләт» кысаларында «Бәләкәч» проекты эшли. Бу – сәләтле балалар өчен балалар бакчасы. Хәзерге вакытта ул ял көннәрендә гаилә форматында гына ике-өч сәгать эшли. Киләчәктә аны үстерергә ниятлибез. Җәй көне «Сәләт» аланы буларак та ачылыр әле ул бәлки. Ләкин кечкенә балалар белән эшләү бик зур җаваплылык. Тиздән бу юнәлештә апробация узарга тиешбез, – ди Айгөл Габдрахманова.

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading