- Һәр баланың үз остазы билгеләнә. Һәр остазның 1-5 укучысы булырга мөмкин. Остазлар әлеге балалар белән бергәләп үсеш планы төзиләр һәм һөнәри үсешләрен билгеләргә ярдәм итә. Билгеле инде, азаккы карарны балалар һәм аларның ата-аналары кабул итә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә, бу проект 2025 елга кадәр озайтылды һәм республика бюджетыннан бүлеп бирелә торган 100 миллион сум шул чараларга юнәлтелә, – ди Айдар әфәнде.
Остазларны да аерым укыталар. Аларның күбесе мәктәптә эшләүчеләр икән. Хәзергә университетта 1200гә якын студент һәм 400ләп остаз исәпләнә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: остазларга хезмәт хакы каралмаган. Әмма төрле өстәл уеннары үткәргән укытучыларга акча түләү каралган. Шулай ук “Сәләтлеләр университеты” ярдәме белән алар төрле форумнарга, конференцияләргә йөри, белемнәрен арттыра.
Студентлар исә чит илләргә дә барып белемнәрен арттыру мөмкинлегенә ия. Мисалга ике укучы Эстониядә кыска вакытлы курсларда булып кайткан. Алар киләчәктә үзләрен филалогия белән бәйләргә тели.
- Остазлар арасында активлары йөзләп. Ә 400гә якын кешене без укытып, сертификатлар тапшырдык. Ел дәамында балалар өчен дә, остазлар өчен дә чаралар уздырыла. Шул исәптән, каникулда да. Узган язгы каникулда математика сменалары эшләде. Белүегезчә, Сочида “Сириус” белем бирү үзәге бар. Күптән түгел ул инновацион фәнни-техник үзәк статусын алды. Килешү нигезендә, майдан алып “Сириус”ның Татарстандагы бүлеге эшли башлады. 2024 елга кадәр мондый бүлекләр Россиянең барлык төбәкләрендә дә булырга тиеш, - дип аңлатма бирде Айдар Акмалов.
Һәр баланың тормышында әти-әни зур роль уйный. Һөнәр сайлауда да. “Сәләтлелщр университеты” җитәкчесе дә шул фикердә. Әти-әниләр безнең эштә бик зур роль уйный һәм балаларга зур йогынты ясый, ди ул.
Булган талантларны үстерү генә аз. Ул сәләтне тиешле юнәлештә файдалану да кирәк. Шуны истә тотып, проект җитәкчеләре эшмәкәрләр, эш бирүчеләр белән тыгыз элемтәдә тора.
- Эш бирүчеләрнең күбесе киләсе 3-5 елда үзләренә нинди кадрлар кирәк булачагын белә. Бу, миңа калса иң авыр сораудыр. Хәзер кирәкле булган кадрларны әйтергә була, ә киләчәкне фаразлау кыенрак. Шуңа да заводлар белән эшлибез. Алар сәләтле балаларга нәрсә эшләүләре, нәрсә кирәк булуы хакында сөйлиләр, таныштыралар. Безгә бер егет спорт юнәлеше буенча җиңеп килгән иде. 9 сыйныфтан соң ул безнең мәктәпкә белем арттырырга килде һәм анда вертолет заводының бер җайланмасын күрсәттеләр. Шуннан соң бу егет кызыгып китеп, вертолет сыйныфына күчте. Мәктәпне тәмамлаганнан соң да шул юнщлештә укырга керде. Хәзер дә берничә түгәрәк алып бара, эшли, - ди “Сәләтлеләр университеты” җитәкчесе.
Төрле оешмалар сәләтле студентлар белән ныклап кызыксына икән. Бигрәк тә үзенең киләчәге өчен битараф булмаган яшьләр белән. Чөнки үз киләчәгенә битараф булмаган кеше – оешма киләчәгенә дә битараф түгел, дигән фикердә Айдар әфәнде.
“Сәләтлеләр Университеты”нда шөгыльләнүчеләр арасында үзмәшгуль булып теркәлеп, үз эшен ачкан балалар да бар икән. Мисал өчен, “Шәһри Казан” элегрәк язган Алия туташ. Ул латин хәрефләре белән бизәкләргән киемнәр тегеп сата. Оешманың төп максаты – ул студентларын эш белән тәэмин итү.
“Сәләтлеләр университеты” республиканың барлык районнарында да эшчәнлеген җәелдергән. Алар балалар белән төрле уеннар, тренинглар уздыру, хакатоннар үткәрү белән шөгыльләнә.
- Хәзер барлык районнар буенча өйрәнүләр уздырабыз. Үзебез дә көтмәгән идек, әмма хәзер безнең республика буйлап 37 меңнән артык анкета тупланылды. Әлеге анкеталарны анализлаганнан соң районнарда нәрсә җитмәвен, ниндиерәк мохит икәнен аңлый алачакбыз, – ди Айдар әфәнде.
Комментарийлар