16+

«Сәмрух» кошы кемгә насыйп булыр?

«Сәләт» яшьләр оешмасында «Сәмрух – 2018» ел премиясенә әзерлек эшләре бара. 12 декабрь көнне биредә тугыз сәлкеш «Ел сәлкеше» номинациясендә көч сынашты.

«Сәмрух» кошы кемгә насыйп булыр?

«Сәләт» яшьләр оешмасында «Сәмрух – 2018» ел премиясенә әзерлек эшләре бара. 12 декабрь көнне биредә тугыз сәлкеш «Ел сәлкеше» номинациясендә көч сынашты.

Бу исемне бары тик берсе генә алачак. Җиңүче 26 февраль көнне Филармония концертлар залында узачак «Сәмрух-2018» ел премиясе тапшыру тантанасында билгеле булачак.

Ә леге номинациядә катнашу өчен барлыгы 17 гариза килгән. Чыгышларында егетләр һәм кызлар үзләре белән таныштырды, җиңүләрен барлады, жюри әгъзаларының «мәкерле» сорауларына җавап бирде, интеллектуаль биремнәр үтәде. Тугызы да тугыз төрле булуга карамастан, аларның тормышында хәлиткеч рольне нәкъ менә «Сәләт» уйнаган.

Лилия Коганны гына алыйк. «Сәләт» активисты булудан тыш әле хоккей уйнарга да вакыт таба ул. Бу кырыс спортта үз холкын чыныктыра. Параллель рәвештә татар телен камилләштерә. Элек рус мәктәбендә укыган булса, хәзер татар гимназиясенә күчкән. «Сәләт» 90 процент очракта татар телле мохит бит. 

Энҗе Әхмәтҗанова турында газетабызда бер язган идек инде. Ул вакытта Энҗе әле беренче адымнарын атлаучы бәләкәй генә мәктәп укучысы иде. Хәзер ул «Сәләт» йолдызчыгы булып кабынган. «Сәләт»кә нигез салучы Җәүдәт абый Сөләйманов аның турында: «Энҗе тәпи йөри башлаганчы «Сәләт»тә иде инде», – дип шаярта.

– 2010 елда мин беренче тапкыр үзем язган җырым белән «Сәләт» үткәргән «Бикафест» Бикмуллин фестивалендә катнаштым. Ел саен аның төрле номинацияләрендә катнашып, Гран-при иясе булдым. Аннан – «Дулкыннар» фестивале, 2015 елда татар теле буенча олимпиада җиңүчесе булдым. Шушы җиңүләрем мине Парижда узган Сабан туена алып барды. Эйфель манарасы астында мин анда татар телендә җырлар башкардым. 2016 елда «Сәләт» турында язган җырым белән «Сәмрух» премиясендә «Сәләт җырлый» номинациясендә җиңү яуладым. «Сәләт»тә өйгә кайтасым килеп елаганым да, әйдаманым Назлыгөл апа белән кочаклашып йоклаганым да булды. Минем тормышымдагы уңышларым «Сәләт» белән бәйле. Киләчәктә иң өлкән әйдаман, «Сәләт» директоры буласым килә, – ди Энҗе. 

Данис Хисмәтуллин милли җанлы чыгышында чәй әзерләү һәм чәй белән «Сәләт»нең уртак яклары турында сөйләде. 
– «Сәләт», мәтрүшкә кебек, рухи яктан баета. «Сәләт»тәге дусларым, бөтнек кебек, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, файдалы. «Сәләт»тәге уңышларым – иҗат җимешләрем, – ди ул.

Данис шулай ук үзен «Бикафест»та сынап караган. Матур итеп шигырьләр сөйли икән. 
– Үзем дә шигырьләр язам, ләкин алар бик матур килеп чыкмый, шуңа сәхнәдән кешенекен генә сөйлим, – дип көлдерде ул тамашачыны. 

Аннан, әллә кызларга юл бирәсе килеп, әллә бераз тыйнакланып: «Мин бүген җиңү өчен килмәдем», – дип әйтеп куйды. 

Моңа жюрида булган җырчы Илназ Сәйфиев каршы төште. 
– Беркайчан да: «Минем җиңәсем килми», – димә. Син болай беркайчан да җиңүгә ирешмәячәксең, – диде.

Жюрилар егеткә өенә кайткач, «Мин – иң яхшы! Мин – иң акыллы! Мин булдырам!» дигән аффирмацияләр кабатларга кушты. Жюри әгъзалары белмичә киңәш бирмәс, югыйсә үзләре дә зур уңышка ирешә алмаслар иде. 

Гөлзидә Кәримуллинаның тормышын да 180 градуска үзгәрткән «Сәләт». 
– Беренче тапкыр сәхнәгә чыкканда, мин инглиз телендәге спектакльдә агач ролен башкарган идем, – дип көлдерде ул залдагы халыкны. – 14 яшемдә гитара бүләк иттеләр. Шуннан соң минем күңелемдәге җырлар гитара кылларына күчте. «Сәләт»тә мин үз максатларыма ирешә алам икәнен аңладым. Мин әлеге номинациядә узган ел да көч сынаштым, быел җиңә алмасам, киләсе елга тагын киләм. Минем әле 18 яшемә кадәр тагын бер ел бар, – дип сөйләде ул. 
«Сәмрух» премиясендә җиңүчеләргә акчалата сертификатлар да тапшыралар әле. «Сәләт» акчаларны махсус сайт аша җыя. Биредә һәр теләгән кеше сәләтле яшьләргә бүләк буларак акча сала ала. Оештыручылар сүзләренчә 15 290 сум акча җыелган инде. Акчалар җиңүчеләр арасында 26 февраль көнне бүленәчәк. 

Сүз уңаеннан, «Сәмрух» премиясендә быел «Сәләт» оешмасының 25 еллыгын да билгеләп үтәләр. Биредә чирек гасыр дәвамында «Сәләт»не үстерүдә катнашкан кешеләр дә чакырулы. Махсус безнең газета өчен генә сер буларак әйттеләр – тантанага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килергә мөмкин. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading