16+

Соң булса да уң булсын: «Салават күпере»ндә күптән көтелгән йорт ачкычлары хуҗаларына тапшырылды

Бүген “Салават күпере” торак комплексында 340 фатирлы йортны файдалануга тапшырдылар.

Соң булса да уң булсын: «Салават күпере»ндә күптән көтелгән йорт ачкычлары хуҗаларына тапшырылды

Бүген “Салават күпере” торак комплексында 340 фатирлы йортны файдалануга тапшырдылар.

Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итте.

Арсланов урамындагы 12/2 йортында социаль ипотекада катнашучылар – бюджет һәм предприятиеләре хезмәткәрләре яшәячәк. Бу турыда Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Подрядчысы – “Народный Дом” ҖЧҖ.

Яңа йорт 18 катлы, 4 подъездлы, ә фатирларның гомуми мәйданы 19,8 мең кв.метр тәшкил итә. Яңа йорттагы барлык фатирлар да яшәү өчен әзер, электр плитәсе, су чистартучы фильтры, су һәм электр энергиясе счетчиклары, җылылык көйләү һәм янгын турында хәбәр итү приборлары куелган.

Йортны тапшыру тантанасында Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры урынбасары Владимир Никифоров, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев, Казанның Киров һәм Мәсәкү районнары башлыгы урынбасары Наил Миңвәлиев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимов, шулай ук “Народный дом” ҖЧҖ генераль директоры Рәшит Мөхәмәтшин катнашты.

Алар яңа фатир хуҗаларын өй туйлары белән котлады, шулай ук йортның соңга калып тапшырылуы өчен гафу үтенде.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading