16+

Соры көртлекне – коткарырга, кабан дуңгызларын – киметергә

Авылларга төлкеләр ни сәбәпле төшә, ни өчен поши, кыр кәҗәләре катнашындагы юл һәлакәтләренең саны арта, сулыклар саргаю проблемасын ничек хәл итәргә?

Соры көртлекне – коткарырга, кабан дуңгызларын – киметергә

Авылларга төлкеләр ни сәбәпле төшә, ни өчен поши, кыр кәҗәләре катнашындагы юл һәлакәтләренең саны арта, сулыклар саргаю проблемасын ничек хәл итәргә?

Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының коллегия утырышында ведомствоны борчыган проблемалар шактый күтәрелде.  

Пошилар да, юл һәлакәтләре дә арта
– Безне борчыган һәм кичекмәстән чаралар күрүне таләп итә торган мәсьәләләрнең берсе – кыргый хайваннар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең, узган ел белән чагыштырганда, 30 процентка артуы (206 очрак), ә биш ел эчендә ул 251 процентка артты, – диде Биоресурслар буенча дәүләт комитеты башлыгы Фёдор Батков.

Барыннан да элек, бу кыргый хайваннарның үрчүе белән бәйле, биш ел эчендә кыр кәҗәсе белән пошиның саны ике тапкырга арткан, икенче сәбәп – югары тизлекле юлларның озынаюы һәм сыйфаты. Әмма, докладчы билгеләп узганча, юл-транспорт һәлакәте хайваннар дөньясы объектларына гына түгел, кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра. Юл һәлакәтләре аркасында ике кеше һәлак булды, 113 зыян күргән. 

Аларны киметү максатында комитет машина йөртүчеләргә эл һәлакәте фактлары турында оператив мәгълүмат бирелеп бара. ЮХИДИ белән берлектә махсус 286 билгесе урнаштырылган. Шулай ук М-12 трассасы төзелешен килештергәндә, хайваннарга транспорт инфраструктурасы аша үткәндә тоннель һәм ландшафт күпере рәвешендәге куркынычсыз кичүләр төзү тәкъдим ителгән һәм урнаштырылган. 

– Шулай да күрелә торган чаралар юл-транспорт һәлакәте санын киметмәде. Без башка субъектларның, халыкара тәҗрибәне өйрәнеп, бер чара таптык – кыргый хайваннарны куркыта торган акустик җайланма урнаштыру. Хәзерге вакытта безнең йөкләмә белән республиканың бер предприятиесендә проблеманы хәл итә торган техник комплекс эшләнде һәм сынаулар уза. Нәтиҗәсе булганда, аны республика автомобиль юлларының проблемалы участокларына урнаштыру бурычын куябыз, – диде Фёдор Батков.

Авылга төлке төшә
Ел саен аучылык урманнарында котыру авыруына каршы 2 миллион доза вакцина салына. Республикада төлкеләр саны 5,3 мең башка кадәр кимегән. Әлеге чаралар нәтиҗәсендә соңгы ике елда кыргый хайваннар арасында котыру авыруының бер генә очрагы да теркәлмәгән. 

– Өлешчә бу ветеринар хезмәтләрнең төлкеләрне аулаучыларга акча түләүләре белән дә бәйле, аларга бер төлке өчен 300-500 сумга кадәр акча бирелә. Әмма мондый түләүләр барлык муниципаль районнарда да башкарылмый, – дип Батков ветеринария идарәсенә түләүләр проблемасын хәл итәргә чакырды. Аныңча төлкеләрнең саны киметеп тору өчен бу аучыларга яхшы стимул. 

Шул ук вакытта комитетка төлкеләрнең авылларга төшүе турында да хәбәрләр килеп тора. Күпчелек очракта бу рөхсәт ителмәгән чүплекләр һәм төлкеләрне җәлеп итә торган ачык контейнер мәйданчыклары булу белән бәйле дип аңлатты комитет башлыгы. Чүп мәйданчыкларын төзекләндерү, стихияле чүплекләрне бетерү буенча муниципаль хакимиятләргә чаралар үткәрү зарурлыгы турында искәртте.

Африка дуңгыз чумасы таралу куркынычы булмасын өчен республика чикләре периметры һәм дуңгызчылык комплекслары тирәсендә буфер зоналар булдырылган. Соңгы еллар дәвамында кабаннар саны актив кимегән. 

– Әмма африка дуңгыз чумасы керү куркынычы кала бирә, шул исәптән буфер зоналарында кабаннарны җәлеп итә торган кукуруз һәм көнбагыш чәчү аркасында да. Бу культуралар кышка кадәр җыелмаган очраклар да бар. Әйтик, узган елның декабрендә шундый очрак «Камский бекон» җәмгыятенең буфер зонасы чикләрендә билгеләнде, – дип, Батков Авыл хуҗалыгы министрлыгына буфер зоналары чикләрендә чәчү әйләнешен яңадан карауны сорап мөрәҗәгать итте. 

Шулай ук аучыларга кабаннарның саны буенча вазгыятьне контрольдә тотарга кушты. 
Ә менә соры көртлекләрне коткарырга кирәк. Аларның саны 152 меңнән артык. Биш ел эчендә 39 процентка арткан. Шул ук вакытта үсеш темплары бөтен җирдә дә бертөрле түгел, ә кайбер җирләрдә сизелерлек кимү күзәтелә.

– Шулай итеп, “Татарстанның аучылык-балыкчылык” җәмгыятендә көртлекнең саны 40 процентка кимеде. Шул ук вакытта аучыларга бирелгән рөхсәтләр саны 20 процентка арткан. Сез нишлисез? Мондый темплар белән берничә елдан соң сездә берни дә калмаячак! Бер көн белән генә яшәмик – киләчәккә карарга кирәк! 336 нчы федераль закондагы чикләүләргә карамастан, тиешле чаралар күреләчәк, – диде комитет башлыгы. 

Сусыз калмыйк 
Болардан тыш, комитетны Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының торышы борчый. 
– Су биологик ресурслары запаслары буенча сораулар барлыкка килә, сулыкларның саюгуы шартларында инде бүген үк кардиналь карарлар кабул итәргә кирәк. Ә монда, беренче чиратта, фәнни якын килү таләп ителә. Идел һәм Кама елгалары Россиянең берничә субъектын берләштерә һәм монда фәнни фундаменталь тикшеренүләр гамәли карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шуңа да без фәнни бергәлектән бәя бирүләрен һәм тәкъдимнәр көтәбез, – диде докладчы. 

Аеруча саклана торган табигый территорияләргә коттедж бистәләре төзелү проблемасы да ассызыклап үтелде. Федор Батков әйтүенчә, бу территорияләрдә муниципаль берәмлекләр тарафыннан коттедж бистәләре төзү өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү дәвам итә. Бу, үз чиратында, су объектларында деградация, ягъни кече елгаларның кибү, күлләрнең саегу куркынычын тудыра.

– Шуңа бәйле рәвештә, комитет тарафыннан аеруча саклана торган сулыклар өчен 73 сак зонасы булдыру буенча эш алып барыла. 71 проект әзерләнде. Игътибар итегез, әлеге проектлар министрлыклар, ведомстволар һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан килештерелгән. Сак зоналары чикләрен исәпкә алуны һәм су сакланышына якын булган яр буе территорияләрен бүлеп бирүне һәм төзүне булдырмый калуны сорыйбыз, – диде ул.

Фәнни оешмалар тарафыннан районнарда хайваннарның, үсемлекләрнең һәм гөмбәләрнең төрлелеген ачыклау эшләре дәвам итә. 2023 елда да безнең төбәктә элек очрамаган биш яңа төр ачыкланган. Хисап елында фәнни-тикшеренү эшләре нигезендә ундүрт төр Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading