16+

Социаль челтәрдә шәхси тормышны күрсәтергә ярыймы?

Социаль челтәр кызык нәрсә: кемдер һәр адымын күрсәтеп бара, ә кемдер шәхси тормышын яшерә. Ә чынлыкта, нишләргә? Шәхси тормышны ачып салырга ярыймы, юкмы?

Социаль челтәрдә шәхси тормышны күрсәтергә ярыймы?

Социаль челтәр кызык нәрсә: кемдер һәр адымын күрсәтеп бара, ә кемдер шәхси тормышын яшерә. Ә чынлыкта, нишләргә? Шәхси тормышны ачып салырга ярыймы, юкмы?

Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән сөйләштек.

“Шәхси тормыш” сүзеннән үк аңлашылганча, ул шәхси булып калырга тиеш. Бар булганны интернет дөньясына чыгарып селкергә кирәкмидер дигән фикердә мин.  Төрле кеше бар, төрле фикер… Һәм кемнеңдер фикерен киңәш дип кабул итеп, кеше дигән асыл зат төзәтә алмаслык хаталар кылып куярга да мөмкин.

Шәхси тормышны интернетка чыгаруның уңай якларына килгәндә, алар күп түгел. Монда син үз тормышың белән кемгәдер үрнәк булырга, киңәш бирергә мөмкинсең, яисә үзеңә пиар ясап кешенең игьтибарын җәлеп итәсең. Ә кеше кеше тормышы белән бик кызыксына, күзәтә. Беләме белмиме, “дөрес яшәргә” өйрәтә. Һәм, әлбәттә, кемгәдер әйтә алмаган сүзен язма аша җиткерә.

Кыскасы, минемчә, интернет киңлекләрендә үз тормышыңны җәеп салмыйча, әти-әни киңәше, үз акылың белән яшәргә кирәк", - диде Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.

Фото: pixabay.com 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading