Шулай ук җәмәгать урыннарындагы Wi-Fi-челтәреннән файдаланмаска киңәш ителә, чөнки сезнең мәгълүматларыгыз караклар кулына эләгергә мөмкин.
Әгәр дә аккаунтыгызга һөҗүм итсәләр, социаль челтәрнең “техник ярдәм”енә мөрәҗәгать итегез, хәлне аңлатып бирегез. Компьютерыгызны вируска каршы программа аша тикшерегез, башка социаль челтәрләрдә парольләрне алыштырыгыз, шулай ук аккаунтның караклар кулына эләгүе турында дусларыгызга хәбәр итегез. Чөнки алдарлар сезнең исемнән башкаларга акча сорап мөрәҗәгать итүләре бар.
Соңгы арада кулланучылар инстаграммдагы аккаунтларының караклар тарафыннан җимерелүе хакында хәбәр итә. Бу уңайдан Ленар Дәүләтшин ышанычлы пароль кулланырга киңәш итә. Ул кимендә алты цифр, хәреф һәм тыныш билгеләреннән торырга тиеш.
Әгәр аккаунтыгызга һөҗүм ясалган, ә социаль челтәрнең техник хезмәте аны чын хуҗасына кире кайтару өчен ярдәм итә алмаган икән, кулланучының полициягә мөрәҗәгать итәргә хокукы бар. Россия Җинаять кодексының 138 һәм 272нче маддәләре нигезендә, ягьни әлеге гамәлләр социаль челтәрдә шәхси профильгә һөҗүм итү җинаять буларак бәяләнергә мөмкин. Бу мошенникның шәхесе ачыкланганнан соң, җинаятьчене җаваплылыкка җәлеп итү өчен нигез булачак, монысын оператив хезмәткәрләр хәл итә.
Россия Җинаять кодексының 138 һәм 272нче маддәләре нигезендә, башка берәүнең хат алышу серләре, телефон сөйләшүләре, почта, телеграф яки башка хәбәрләргә ия булуы җинаять эшен кузгату өчен этәргеч буларак бәяләнергә мөмкин.
Комментарийлар