16+

«Спортта чыныгу алган кеше беркайчан да иптәшен ташламаячак, башкаларны авыр хәлдә калдырмаячак»

9 ноябрьдә Теләчедә сәламәтлекләре чикле спортчылар арасында кул көрәштерү буенча республика беренчелеге һәм чемпионаты узды. Ярышларда 12 район һәм шәһәрдән 71 спортчы көч сынашты.

«Спортта чыныгу алган кеше беркайчан да иптәшен ташламаячак, башкаларны авыр хәлдә калдырмаячак»

9 ноябрьдә Теләчедә сәламәтлекләре чикле спортчылар арасында кул көрәштерү буенча республика беренчелеге һәм чемпионаты узды. Ярышларда 12 район һәм шәһәрдән 71 спортчы көч сынашты.

Теләченең «Батыр» спорт комплексында үтте бу ярыш. Залда да чып-чын батырлар, язмыш, тормыш тарафыннан төрлечә кыерсытылган булуларына карамастан, яши һәм көрәшә белгән каһарманнар көч сынашты. Кемдер ишетми, кемдер күрми, ә кемдер инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнә ала. Сокланып кайттым үзләренә. Мин генә түгел. Бәйгедә катнашкан егетләр-кызлар өчен җан атарга Паралимпия уеннары чемпионы, күп тапкырлар дөнья чемпионы, Татарстанның легендар спортчысы Ирина Полякова да килгән әнә. Бу тормышта ничек сынмаска, нинди генә авырту-сынуларга карамастан, алга барырга кирәклеген бик яхшы белгән остаз көне буе диярлек Теләчегә җыелган спортчылар белән аралашты, көч-дәрман биреп утыр­ды. Җиңүчеләрне мактады, оттыручыларны юатты, киңәшләрен җиткерде. Мондый шәхеснең Теләчегә килүен мәйдан хуҗалары өчен дә зур мәртәбә дип санарга кирәктер.

Хәер, Теләчедә республика ярыш­ларын гына түгел, илкүләм, дөнья масштабындагы бәйгеләрне дә рәхәтләнеп уздыралар хәзер. Көрәш, билбаулы көрәш кебек
дөнья беренчелекләре нәтиҗәсендә кечкенә генә районны бөтен планета белә дисәк тә, ялгыш булмас­тыр, шәт. Үз эшләрен белгән остазлар һәм җитәкчеләр эшли биредә. Әле күптән түгел генә район Башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның көрәш буенча Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына узган бәйгедә ике көн дәвамында якташларына көч биреп торуы турында язган идек. Бу хакта үзеннән дә сорамый кала алмадым.

– Тормышның кайсы гына өлкәсен алып карасаң да, анда бер кеше үзе генә берни эшли алмаячак. Дөресрәге, нәтиҗә булмаячак. Теләченең көрәшчеләр, спортны яратучылар төбәге икәнен беләсездер. Бу өлкәдәге югары нәтиҗәләр дә хакимият белән гади спортчылар, тренерларның бердәм эшчәнлеге хисабына ирешелде. Үзем зур мәйданнарда көрәшмәсәм дә, күпмедер дәрәҗәдә сөлге тоткан, көндәшләрнең билен сынаган кеше. Студент вакытта, армиядә классик көрәш белән шөгыльләнеп алырга туры килде. Ягъни спортны, көрәшне яратам. Ә инде югары нәтиҗәләргә бары бергә эшләгәндә генә ирешеп булачак. Шунысы шатландыра: Теләче көрәшчеләре тормышта да югалып калмый бит. Менә безнең хакимияттә дә күпме көрәшче, күпме спортчы бар. Көрәшә белеп яшисең икән, димәк, син тормышта да, эштә дә гел җиңүгә омтылачаксың. Аннан килеп, спортта чыныгу алган кеше беркайчан да иптәшен ташламаячак, башкаларны авыр хәлдә калдырмаячак, – диде безгә Нәҗип Нәкыйпович.

Җитәкченең Теләчедә тагын да зуррак ярышларны уздыру өчен районда кунакханә төзү хыялы бар. Бүгенге көндә шушы эшкә алынырга әзер эшмәкәр яки оешма эзли икән.
Эшмәкәр дигәннән, Теләчедә кул көрәше (профессиональ телдәгечә әйтсәк, армрестлинг) өчен көчен, акчасын кызганмаган шәхес булуы да сокландыра. Хәким Хадиуллинны бу якларда ит җитештерүче һәм сатучы буларак беләләр. Заманында, әле 90нчы еллар уртасы да җитмәгән бер вакытта үзе дә армспорт өлкәсендәге фанат Айрат Кыямов аңа шушы спорт төрен үстерүдә ярдәм итүен сорый. Килешәләр. Шунда ук Алан мәктәбендә тәүге ярыш та оештыралар. «Акрынлап башка районнарга, республикага чыга башладык, җиңүләр дә килде. Татарстаннан соң – Россия, Россиядән – Европа, дөнья чемпионатларына барып җиттек. Бу төрне шул дәрәҗәдә үз иттем ки, хәзер инде төрле бәйгеләргә үзем дә йөри башладым. Бу танылу өчен дә кирәкми миңа, акча эшләү турында әйтеп тә булмый, күңел эше бу. Кызганыч, республикада армспорт үскән, зур игътибар бирелә дип тә әйтеп булмый. Гәрчә Олимпия уеннары программасына керерлек төр бит ул!» – ди эшмәкәр.

Сүз уңаеннан, Айрат Кыямовның үзенә бу көнне «Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Димәк, аның эше дә тиешенчә бәяләнгән. Ә бәяләнү өчен нәтиҗәләр кирәк. Димәк, Теләчедә кул көрәштерү дә популяр спорт төрләренең берсе дип әйтергә нигез бар.

Ярышларның нәтиҗәләренә килсәк, Татарстан беренчелегендә Теләче – өченче, ә Татарстан чемпионатында беренче урыннарны яулады.

Фото: Теләче Информ

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading