Соңгы арада «Халык контроле» программасы турында еш ишетергә туры килә. Берәр проблема борчыймы, шикаяте бармы – халык әлеге сервиска мөрәҗәгать итә. «Халык контроле»нең уңайлыклары, үтәлеше турында программаның баш модераторы, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән сөйләштек.
«Халыкны алдалап булмый»
– Сәрия Харисовна, «Халык контроле» программасы тиз популярлык казанды. Ул ничәнче елдан бирле эшли инде?
– Әлеге программа 2012 елдан Татарстан Президенты Указы белән барлыкка килде. Министрлар Кабинеты карары белән, ул төрле ведомстволар, министрлыклар, муниципалитетлар белән хезмәттәшлек итә. Порталда 63 категория бар. Һәр категориянең үз модераторы билгеләнгән. Шул ук вакытта барлык категорияләрне берләштерүгә ихтыяҗ туды. Шуны күздә тотып, ведомствоара комиссия оешты. Әлеге комиссиядә барлык модераторлар проблемаларны уртага салып сөйләшә. Ел саен программага өстәмәләр керә, ихтыяҗ булмаган категорияләр төшеп кала, яңалары барлыкка килә. Порталга гаризаларны кесә телефоннарына урнаштырылган «Халык контроле» мобиль кушымтасы, шулай ук usluqi.tatar.ru – дәүләт хезмәтләре порталы аша да юлларга була. Фактны раслый торган фото җибәрү мәҗбүри. Портал эшли башлаганнан бирле барлыгы 230 меңгә якын гариза кабул ителгән. Барлык мөрәҗәгатьләрнең 84 проценты үтәлгән.
– Әлеге программаның өстенлеге нидә?
– Халыкка республика белән идарә итә алу мөмкинлеге бирелү ошый миңа. Халык монда шәхсән үзен генә борчыган проблемалар турында язмый, гомуми пландагы социаль мәсьәләләрне күтәрә. Аның гозерен башкалар күтәреп алырга мөмкин. Бер темага башка кешеләр дә шәрехләмә калдыра ала. Әйтик, берәү ишегалдын төзекләндерүне сорап мөрәҗәгать итте, ди. Шул мөрәҗәгать астында бу йортта яшәүче башка кешеләр дә фикерләрен җиткерә. Лайклар санына карап, бәхәс барышындагы фикерләрне исәпкә алып, нәтиҗәләр чыгарабыз. Мәсьәләнең үтәлешен халык онлайн режимда күзәтеп бара ала. Аннары проблема хәл ителгәннән соң, ведомство бу фактны раслый торган фото да урнаштырырга тиеш. «Халык контроле» сервисы һәркемгә башлангыч звенодан алып проблема хәл ителгәнче эшне бәяләргә мөмкинлек бирә. Кыскасы, халыкны алдалап булмый. «Халык контролендә» барысы да үтә күренә. Өстенлеге дә – халык белән берлектә эшләү. Җәмәгатьчелек фикерләренә таянып, дәүләт программалары кабул ителә.
– Бер мәсьәләне чишү өчен шактый вакыт таләп ителәдер?
– Колл-үзәкләргә көненә уртача 260 гариза кабул ителә. Район, ведомство, министрлыклар системасына 537 хезмәткәр тоташкан. Алар һәр шикаятьне анализлап, кайсы категориягә туры килгәнен билгеләп, тиешле ведомствога юллый. Һәр категориядә гариза кабул итү буенча аерым таләпләр методикасы эшләнгән. Әгәр дә гариза тиешле шартларга җавап бирмәсә, ул кире кайтарыла, мондый мөрәҗәгатьләр якынча 32 процентны тәшкил итә. Сәбәбе: сыйфатсыз фото, бер проблемага берничә гариза килү (аларны берләштерәбез), мәсьәлә конкрет тасвирланмау һәм башкалар булырга мөмкин. Кабул ителгән гаризалар ун көн эчендә карала. Бик тиз эшләнә торганнары бар. Әйтик, канализация капкачы ачык дип язганнар икән, аны төзәтер өчен әллә ни вакыт таләп ителми. Ә менә агачлар кисүне сорап язсалар, җәй көне моны эшләп булмый, язны йә көзне көтәргә туры килә. Кайбер мәсьәләләрне чишү финанс мөмкинлекләре белән бәйле, анысын хәл итү өчен еллар таләп ителергә мөмкин. Юллар төзелеше шундыйларга керә. Юл салу миллионлаган сумнарга төшә. Шуңа да бу мәсьәләне чишәр алдыннан җитди уйларга, барысын да бизмәнгә салып үлчәргә, «Халык контроле»ннән тыш, иҗтимагый тыңлауларда яңгыраган фикерләргә, дәүләт программаларын да исәпкә алырга туры килә.
«Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы»
– Кайсы категорияләр халык арасында популяр?
– Территорияне төзекләндерүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләр бик күп килә. Программа эшли башлаганнан бирле бу категория буенча 27 меңнән артык гариза кабул ителде. Элек халыкны йортның төзеклеге борчый иде: түшәмнән су керә, фасады начар... Капиталь төзекләндерү программасы гамәлгә кергәннән бирле, бу проблема арткы планга калып бара. Хәзер кешенең төзек ишегалларын күрәсе килә. Балалар мәйданчыклары булдыру, йорт алдындагы чокыр-чакырларны тигезләүне сорап күп язалар. Хәтта, этләр белән махсус йөрү урыннары кирәк, диючеләр бар. Икенче урында – юл төзелешенә кагылышлы проблемалар. 15 меңгә якын кешене шул тема борчый.
– Торак-коммуналь хезмәтләр темасы да актуальме?
– Алай ук димәс идем. Әлеге темага 3,5 мең гариза кабул ителгән. Порталда торак-коммуналь хезмәтләр дигән аерым категория каралмаган, бу мәсьәләләр күбрәге «Ачык Казан» сервисы аша хәл ителә.
– Быел яңа категорияләр өстәлде дигән идегез?
– Әйе, цифрлы телевидениегә кагылышлы категория кертелде. Бу өлкәдә барлыгы 17 гариза кабул ителде. Сорауларга җаваплар бирәбез. 20 июньнән тагын бер категория – «Диспансеризация»не тест режимында керткән идек. Дөрес, әлегә бер генә гариза да кабул ителмәде. Бәлки кеше бу хакта белеп бетермидер яисә аңлату эшләре җитәрлек алып барыладыр. Киләчәктә аны «Сырхауханәләр һәм хастаханәләр» категориясенә кушарга кирәк булыр, дип тә уйлыйбыз. Сәламәтлек – кешенең иң кыйммәтле байлыгы. Аны вакытында кайгырту мөһим. Диспансеризациядән дә куркырга кирәкми. Россия Президенты Владимир Путин карары кысаларында, беренчел звенога зур игътибар бирелә. ФАПлар күпләп төзелде, сырхауханәләр төзекләндерелде, хәзер әнә авылларда тәгәрмәчле мобиль сырхауханәләр халыкка медицина ярдәме күрсәтә. Безнең медицина көннән-көн камилләшә, заманчалаша бара.
– Кайсы министрлыклар мөрәҗәгатьләрне тиз арада хәл итә, аларны билгелисезме?
– Әйе, ведомстволар, министрлыклар, муниципалитетлар үз категорияләре буенча кабул ителгән гозерләрнең кимендә 50 процентын үтәргә тиеш. Аларның эшчәнлекләреннән чыгып, рейтинглары билгеләнә. Бу рейтингны «Ачык Татарстан» порталында да күрергә мөмкин. Июль ае нәтиҗәләре буенча, мәсәлән, Казанның архитектура һәм шәһәрне төзекләндерү идарәсе гаризаларны 100 процентка үтәгән. Шулай ук Чүпрәле, Актаныш, Мөслим районнары барлык мәсьәләләрне дә вакытында чишкән. Министрлыкларга килгәндә, Сәламәтлек саклау министрлыгы 189 мөрәҗәгатьнең 130ын хәл иткән.
Хәбәр өчен –акчалата бүләк
– Гаризаларны аноним тапшыру мөмкинлеге дә каралганмы?
– Аеруча законсыз спиртлы эчемлекләр сату, законсыз балык тоту, коррупция категорияләрендә бу шулай. Элек балык тоту буенча заявкалар калдыру категориясендәге хәбәрләрне һәркем күрә ала иде. Шул исәптән балыкчылар да. Тикшерү киләсен белеп, алар урыннан тизрәк качалар иде. Шуңа да ябык форматта, аноним рәвештә эшләү нәтиҗәлерәк дигән фикергә килдек.
– Спиртлы эчемлекләр турында хәбәр иткән кешеләрне бүләклиләр дә түгелме соң?
– Ялган спиртлы эчемлекләр әзерләү, сату турында килгән хәбәр расланса, бу хакта әйткән кешегә 1-3 мең сум күләмендә акчалата премия каралган. Әлеге категория өчен Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы җаваплы. Баштарак әлеге категориядә елына 800ләп кенә мөрәҗәгать килсә, быел инде 1600 заявка кабул ителде. Халык белән эшләү нәтиҗәсен бирә.
– Порталда яңа категорияләр барлыкка киләчәкме, нинди үзгәрешләр көтәргә?
– Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә, авыр тормыш шартларында калган кешеләргә кагылышлы яңа категория эшли башлар дип көтелә. Ташландык балалар, ачлыктан тилмереп яшәүче караучысыз калган өлкәннәр җитәрлек. Әлеге гаиләләр турында безгә хәбәр итәргә мөмкин булачак. Бу ГЛОНАСС 112 системасы аша эшләнер дип уйлыйбыз. Фото таләп ителми торган бердәнбер категория булыр, мөгаен. Иң мөһиме – авыр хәлдә калган кешенең төгәл адресын күрсәтү кирәк булачак.
– Кулланучылар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил буларак нинди киңәшләр бирер идегез, халык нәрсәләрне белергә тиеш?
– Төрле кеше очрый. Кайберәүләр табибка талон ала алмаса да, тизрәк халык контроленә, министрлыкка шикаять юллый. Тикшерә башлагач, бу кешенең, гомумән, ул сырхауханәдә теркәлмәве ачыклана. Мәсьәләне башта урындагы җитәкчелек белән хәл итеп карарга кирәк. Элек бит «Халык контроле» порталлары булмаган, барысын да җайлап аңлатсаң, кешеләр һәрчак ярдәм итәргә әзер. Дөрес, вәкаләтле вәкиллеккә килгән кайбер кешеләргә кайчак үзем «Халык контроле»нә мөрәҗәгать итәргә кушам. Халык үзенең хокукларын белсә, күп мәсьәләләрне чишү җайлаша. «Әйдә, ярар», дип җиңел генә карарга ярамый, гаделлекне эзләргә, канун нигезендә эш итәргә кирәк. Шуңа да халык арасында аңлату эшләре алып барабыз, хокук көннәре үткәрәбез. Пенсионерлар союзы белән актив эшлибез. Әле менә яшь гаиләләр белән эш башларга уйлыйбыз. Ул ЗАГС белән берлектә башкарылачак. Алар үзләренә тиешле ташламаларын, хокукларын белсеннәр иде. Кыскасы, нәрсә булдыра алабыз, барысын да эшләргә тырышабыз.
Комментарийлар