16+

Сәрия Сабурская: "Тавыш бирүләр көннәрендә кеше хокуклары бозу булмады"

25 июньдә Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүләр башланганнан алып, республикада кеше хокуклары бозу буенча бер очрак та теркәлмәгән.

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская бүген матбугат очрашуы вакытында шулай дип белдерде. 
Билгеле булганча, Сәрия ханым җитәкләгән оешма 25 июньдә кайнар линия ачкан иде. 
- Безгә үзебезнең республикадан гына түгел, ә Мәскәү яныннан, Омск шәһәрләреннән дә шалтыратулар булды. Алар кая тавыш бирә алулары белән кызыксынды. Барлыгы 150 дән артык шалтырату кабул иттек, - диде Сәрия Сабурская журналистлар белән очрашу вакытында. 

Шалтыратучылар участокларда шәхси саклану чаралары булу - булмау белән дә кызыксынган. С. Сабурская шәхсән үзе дә муниципаль районнарга чыгып, тавыш бирүчеләргә битлек һәм перчаткалар бирүне тикшергән. 

Аның сүзләренчә, бер очракта да саклану чаралары булмау ачыкланмаган. 

Лилия Локманова 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading