16+

"Стоматологка барсаң, аларда акча кайгысы. Гинекологка барсаң, аның да синдә акча эшләп каласы килә..."

Үз гомерегезгә бер тапкыр булса да, сезгә бушлай медицина хезмәтләре тәкъдим итеп шалтыратканнары бардыр. Кемнәрдер андый очракта элемтәне өзә, кемнәрдер югалып кала, кемнәрдер ризалаша. Ризалашкан очракта, клиентны ниләр көтә соң?

"Стоматологка барсаң, аларда акча кайгысы. Гинекологка барсаң, аның да синдә акча эшләп каласы килә..."

Үз гомерегезгә бер тапкыр булса да, сезгә бушлай медицина хезмәтләре тәкъдим итеп шалтыратканнары бардыр. Кемнәрдер андый очракта элемтәне өзә, кемнәрдер югалып кала, кемнәрдер ризалаша. Ризалашкан очракта, клиентны ниләр көтә соң?

Шундый үзәкләрнең берсендә эшләгән хезмәткәрдән бу сорауны ачыкларга тырыштык. 

– Сезнең үзәк нәрсә белән шөгыльләнә?
– Ул медицина үзәге. Гинекология һәм стоматологиядән кала барлык табиблар да бар. Массажлар ясыйлар, косметология буенча барлык төр процедураларны үткәрәләр. Мин анда өлкән куратор булып эшлим. Менеджерлар абонемент сату белән шөгыльләнсә, без исә әзер клиентларны “җитәкләп” йөртәбез. Дәвалану ничек барасын, нинди анализлар бирергә кирәклеген һәм башкасын  аңлатабыз.

– Сезгә килеп анализ гына тапшырып китәргә буламы соң?
– Әйе, әлбәттә. Тикшеренү үтәргә дә, косметологка килергә дә була. Әгәр инде процедураларны дәвамлы итеп, комплекслы рәвештә алырга теләсәгез, андый очракта абонемент рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен рассрочка тәкъдим итәбез. Процентларын клиника үз өстенә ала. Әгәр клиент 36 ай буе банкка бурыч түли икән, ул 36 ай буе безгә йөри дигән сүз. Без аларны ташламыйбыз, исемебез үзгәргән очракта да.

– Оешмагызның исемен алыштырып торалар, димәк?
– Әйе, булгалый андый хәлләр. Салым түләмәс өчен ике-өч ел саен алмаштырып торалар.

– Әллә суд приставларыннан качу өчен шулай эшлисезме?
– Юк, алардан качмыйбыз. Безнең белемле юристыбыз бар, ул судларда бик яхшы эшли, барлык проблемалардан да йолып кала ала.

– Үзегезне судка биргәннәре бар, димәк?
– Бар инде, әйе. Кайвакыт клиентлар үткәрелә торган процедуралар белән килешми. Бездә комплекслы итеп эшлиләр бит. Мәсәлән, бер сеанска киләсең, анда унбишәр минут өч төрле процедура ясыйлар. Ә клиентлар һәр зонага кырык бишәр минут массаж ясауларын тели. Моның буенча да судка биргән очраклар бар. 

– Кредит алдырту өчен клиентларны гипнозламыйсыздыр бит? 
– Юк, бернинди гипноз да юк. Куллерларда су тора, без дә шул ук суны  эчәбез.

– Образлы итеп әйтүем.
– Күпмедер дәрәҗәдә психологик басым бар инде. Килгән кешегә башта “салкын җибәрәбез”, ягъни аның үзен каравы-карамавы, кайсы клиникага йөрүе безгә барыбер дигән кыяфәт чыгарабыз. Аннары төрле отышлы вариантлар тәкъдим итәбез. Каршы килүләрне “ябабыз”. Мәсәлән, сездә кыйммәт дисәләр, башка оешмаларның бәяләре белән чагыштырып күрсәтәбез.

– Кеше сау-сәламәт булса да, берәр төрле процедурага булса да аны тартып китерергә тырышасыз инде, шулаймы?
– Тулысынча сәламәт кешеләр юк. Анализ биргәндә, УЗИ үткәндә барыбер нинди дә булса тайпылыш табыла. 

– Барыбер сезнең максат кеше кайгырту түгел, ә акча алу бит инде.
- Әйе, әлбәттә! Ул бөтен җирдә дә шулай. Стоматологка барсаң, аларда да акча кайгысы. Гинекологка барсаң, аның да синдә акча эшләп каласы килә. 

– Ничә сумлык рассрочкалар бар?
– Санкцияләргә кадәр иң күбе – 200, иң әзе 70 мең сум иде. Хәзер максимум – 335 мең сум. Әмма анда дүрт ел буе йөрисең. 

– Зур суммаларга клиентларны каян табасыз?
– Маркетинг бүлеге исем-фамилия, телефон номерлары булган база сатып ала. Аны коллекторлардан, кечкенә банклардан, кибетләрдән алып була. Дисконт картагыз теркәлгән теләсә кайсы оешма сезнең турындагы мәгълүматны сатарга мөмкин.

– Сезнең клиникага ничек итеп чакыралар?
– Бүләк рәвешендә бушлай процедура бирәбез, дип. Ике сәгать эчендә клиентка консультация, диагностика, процедура үткәрәләр.

– Әмма килгән кешегә һичшиксез берәр авыру табып бирәләр инде?
– Табалар инде. Ничек тапмасыннар?!

– Аннары куркытып та алалармы?
– Бераз куркыталар инде. Безнең өч диагност бар, аның икесе бик каты сөйләшә. Арттырып та сөйләргә мөмкиннәр. Аннары кайсы клиент куркып алга таба йөрергә ризалаша, кайсысы чыгып тая.
Минем бурыч – клиентны үземә якынайту, ягъни бозны эретергә тырышу. Килгән кешене кайгыртырга, чәй, каһвә, бәдрәф тәкъдим итәргә, орыну нокталарын табарга (мәсәлән, бер районнан яки бер мәктәптә укып чыккан булырга мөмкин) тиешмен. Сер сөйләү дә бар. Бу да кешене үзеңә якынайтуның бер ысулы. Киләчәктә клиент теләсә нинди сорау, ризасызлык буенча юристка йөгермичә, миңа килсен өчен эшләнә. 

– Казанда тагын сезнең кебекләр бармы соң?
– Берничә бар, ябылганнары да күп. Ябылганнары бәлки эшли белмәгәннәрдер. Ә безнең юрист, әйтүемчә, бик акыллы, теләсә нинди очрактан чыгу юлын таба. 

– Сайтыгызда начар бәяләмә калдырсалар бетерәсезме?
– Әйе, моның өчен махсус кешеләребез бар. Әгәр начар бәяләмәләр күрсәк, скриншот ясап аларга җибәрәбез. 

– Хезмәт хакы әйбәтме соң?
– 60 меңнән бераз артыграк. Маркетинг отделы күп ала. Бер сатудан аларга 6 мең килә. Әгәр килешү өзелсә, хезмәт хакыннан шундук чигерәләр. 

– Әгәр кредит рәсмиләштергән кеше килешүне өзәргә теләсә, андый юлга барасызмы?
– Каршы килергә хокукыбыз юк. Дөрес, фикереннән кире кайтсын өчен кулдан килгәннең барын да эшлибез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading