16+

"Студентлар аны икенче әтиләре, дип санады..."

Татарстан журналистлар берлегендә “Әгъзамов укулары – 2022” фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге чара Казан федераль университетының журналистика факультетының элеккеге деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә уздырыла.

"Студентлар аны икенче әтиләре, дип санады..."

Татарстан журналистлар берлегендә “Әгъзамов укулары – 2022” фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге чара Казан федераль университетының журналистика факультетының элеккеге деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә уздырыла.

Катнашучылар үз чыгышларын ачык аудиториягә тәкъдим итте. Аларга 2021 ел конференция нәтиҗәләре буенча төзелгән җыентык, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Журналистика кафедрасы массакүләм мәгълүмат чаралары өчен белгечләр әзерләүне озак еллар уңышлы башкарып килә. Әлеге бүлекнең тарихы ерак 1962 елга барып тоташа. Быел журналистика юнәлеше 60 еллыгын билгеләп үтәчәк. Журналистика кафедрасын тәмамлаган студентлар, бүген барыбызга да таныш басмаларда, теле-радио компанияләрдә эшли. “Әгъзамов укулары”ның тематик диапозоны бик киң. Чыгышларда Россия, Татарстан һәм чит илләрдә журналистика үсешенә күзәтү ясалды. Флорид Әгъзамов исемендәге фәнни-гамәли конференция һәр елны бөек остазны искә алу чарасы булып та тора. Чыгыш ясаучылар Флорид абый турында истәлекләр белән дә уртаклаштылар.
- Мин Флорид абый белән студент вакыттан таныш идем. Ул һәр укучысының тормышы белән кызыксынды. Чит төбәкләрдән килгән студентлар аны икенче әтиләре, дип санады. Флорид абый коллегаларын өенә чакырырга ярата иде. Ул пешергән бәлеш тәме - онытылмаслык. Сере нәрсәдә, дип сорагач, бәлешкә итен кызганмаска кирәк, дип җавап бирде, – диде Флорид Әгъзамовның студенты һәм коллегасы, бүген Казан федераль университетының милли һәм глобаль медиа кафедра җитәкчесе Васил Гарифуллин.

Флорид Әгъзамов - журналистика өлкәсендә тирән эз калдырган шәхес. Флорид абыйга февраль аенда 86 яшь тулган булыр иде. Аның биргән киңәшләрен кулланып, аның иҗатын дәвам итүчеләр бүген күп. Флорид Әгъзамов истәлегенә мондый чаралар уздыру бик тә кирәкле гамәл. Киләчәктә остаз исеменә бәйле премияне кабат кайтару мәсьәләсе дә күтәреләчәк. Бу да мөһим адым булачак.

Илгизә Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading