16+

Студентлар – практикада

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалында Республиканың иң борынгы уку йортларының берсе — Казан дәүләт аграр университеты магистратурасының I курс студентлары җитештерү практикасын уза. Практинтлар белән филиал җитәкчесе Виталий Новичков очрашты.

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалында Республиканың иң борынгы уку йортларының берсе — Казан дәүләт аграр университеты магистратурасының I курс студентлары җитештерү практикасын уза. Практинтлар белән филиал җитәкчесе Виталий Новичков очрашты.

Ул студентларга филиалның эшчәнлеге һәм агроном һөнәренең нечкәлекләре турында сөйләде, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Филиал җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин булачак белгечләрне орлыкчылык бүлегенең эше белән таныштырды. Аерым алганда, ул орлыкларның чәчүлек һәм сорт сыйфатына ничек дөрес анализ ясарга кирәклеген сөйләде, авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларына сертификатлар бирү шартларын һәм кагыйдәләрен «Россельхозцентр» ихтыярый сертификацияләү системасында җентекләп аңлатты, студентларга җитештерү практикасын уңышлы узуларын теләде.

Филиал җитәкчесе урынбасары Любовь Занина студентларга үсемлекләрне саклау бүлегенең эше, фитосанитар мониторинг методикасы, авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрендә корткычларны һәм авыруларны ачыклау, шулай ук бүлбеләргә анализ ясау турында сөйләде.

Филиалның баш микробиологы Юлия Федорова студентларны технологик-аналитик лаборатория эше белән таныштырды, үсемлекләрне саклау өчен биологик чаралар һәм энтомофаглар җитештерү турында сөйләде. Тәҗрибә барышында студентлар кыр шартларында филиал белгечләре белән бергә авыл хуҗалыгы культураларының орлык чәчүлекләрен сынауда һәм фитосанитар мониторингында, ә технолог-аналитик лабораториядә — үсемлекләрнең биологик чараларын һәм энтомофагларны җитештерүдә катнашачак.

Агроном — авылда иң мөһим белгечлекләрнең берсе. Хуҗалык шартларында әлеге һөнәр вәкилләренә үсемлекчелек продукциясен җитештерү буенча эшләрне оештырырга һәм башкарырга туры килә. Бүген КДАУ студентларының вузда һәм җитештерү практикасын узган вакытта алынган белемнәре һәм күнекмәләре аларның киләчәк эшләрендә кирәк булачак.

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы.

Реклама хокукларында

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading