16+

"Су анасы"на яңа автобуста барабыз

Казан автотранспорт паркы газмотор ягулыгында эшли торган 23 “НефАЗ” автобусы белән тулыланды. 9 сентябрьдә яңа техника тантаналы рәвештә шәһәргә тапшырылды. Башкала автопаркы биш елда 403 автобуска яңартылган.

"Су анасы"на яңа автобуста барабыз

Казан автотранспорт паркы газмотор ягулыгында эшли торган 23 “НефАЗ” автобусы белән тулыланды. 9 сентябрьдә яңа техника тантаналы рәвештә шәһәргә тапшырылды. Башкала автопаркы биш елда 403 автобуска яңартылган.

Тантанада катнашучылар сүзләренчә, “КАМАЗ” дөнья стандартларына тулысынча җавап бирә торган автобуслар чыгара. Бу автобуслар заманча һәм экологик яктан чиста, шунлыктан, безнең халыкның канәгать калачагына шик юк.

Илсур Метшин “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” федераль проектын гамәлгә ашырудагы эзлекле ярдәме өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтте. 
– Илебездә беренчеләрдән булып, Казанда юлларның 83 проценты норматив таләпләр югарылыгына җиткерелде. Яңа экологик автобуслар-шәһәрнең югары күрсәткече. Быел – 53, ә киләсе елда тагын 92 яңа автобус сатып алачакбыз, –диде ул.

Газомотор техникасы “Юл хуҗалыгын үстерү буенча гомум чаралар” һәм “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” федераль проектлары ярдәмендә кайтартылган. Автобуслар бәясенең 60 проценты федераль бюджеттан субсидияләнә.

Яңа автобуслар 36нчы “Вещевой рынок" – "Осиново” һәм 45нче “Ферма-2" – "Су Анасы” маршрутларында хәрәкәтләнәчәк. Әлеге автобуслар физик мөмкинлекләре чикле кешеләр мәнфәгатьләрен кайгыртып җиһазландырылган. Мисал өчен, инвалид арбалары салонга махсус күпердән керә һәм чыга.

Казанда хәзер 776 автобус файдаланыла, шуларның 261 берәмлеге – “НефАЗ”. Башкаланың автопаркы биш елда 403 автобуска яңартылды, бу – 52 процент.

Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading