Халык су тотуны беренче мәртәбә су алганда, су коенганда, чишмәдән су эчкәндә суга атап берәр нәрсә салмаган очракта була дигән ышану белән бәйли. Мәсәлән, елгада, күлдә битеңне йә кулыңны юасыңмы син, чишмәдән уч белән алып су эчәсеңме, су коенасыңмы – чәчеңне булса да йолкып сал, йә күлмәгеңнең җебен сал...
Скопировать ссылку
Халык су тотуны беренче мәртәбә су алганда, су коенганда, чишмәдән су эчкәндә суга атап берәр нәрсә салмаган очракта була дигән ышану белән бәйли. Мәсәлән, елгада, күлдә битеңне йә кулыңны юасыңмы син, чишмәдән уч белән алып су эчәсеңме, су коенасыңмы – чәчеңне булса да йолкып сал, йә күлмәгеңнең җебен сал...
Алдагы язмаларда таң суы, аны җыю, куллану хикмәтләре турында язган идек. Әле су белән бәйле башка ышанулар һәм аларга бәйле имләүләр дә хәйран халыкта. Мәсәлән, су тотуны имләү. Халкыбыз яшәгән барлык төбәкләрдә дә билгеле бу күренеш. Сүзебез нәкъ менә шул турыда булыр.
Бу имләү Балтач районы Арбор авылында язып алынган иде. “Су өстенә әйтергә ярамый. Су өстенә әйтсәң, су тота, сызлавык чыга, чабырып кычыта һәм башка шундый авыртулар килә”, – ди халык. Әгәр дә су тотса, имләмичә торып, авырту бетми. Су тотуны имләү өчен чи җеп (җегерләмәгән сүс, ягъни пачас), колмак, көл, күмер, ватмыйча алган ат тизәге (булса, ат дагалаганда төшкән кадак бик яхшы), кәгазь кирәк булачак.
Чи җепне җеп шикелле нечкә итеп сузып (өзелмәсен өчен төкерек белән сылап боргаласаң да ярый), авырту кешенең баш түгәрәк җиреннән алып үкчәсенә кадәр үлчисе. Бу вакытта: “Фәлән Фәлән улы/кызының буй озынлыгын үлчим”, − дип әйтәсе. Сөйләшергә, җеп өзелсә төйнәргә ярамый. Гомумән, җеп өзелергә тиеш түгел.
Шуннан соң сүсне урталай яки өчкә бөкләп саласы, өстенә зур булмаган (ярты дәфтәр бите кадәррәк) кәгазь куясы. Имләр өчен колмак, көл, күмер, ат тизәге, дага арасыннан өчесен аласы (кайсы бар). Өч предметны да аерым-аерым кәгазьгә төрәсе. Көлне алганда сул кулның өч бармагы белән аласы, әз дип өстисе, күп дип кире алып куясы түгел.
Әзерлек эше беткәч, имләү башлана. Һәр әйберне имләнүче кешенең башта биленнән, аннары тездән, аннан соң аяк очыннан уңнан сулга 3 тапкыр әйләндереп чыгарасы. Шул вакытта өчесендә дә болай дип кабатлыйсы:
Моңа кем кагылды?
Кагылмагыз!
Су анасы Сылубикә,
Җир анасы Җирәнбикә,
Фәләнгә кагылмагыз,
Фәләнгә тимәгез!
Шушыны ашагыз,
Шушыны эчегез!
Имләп бетергәч, өч әйберне дә сүс өстендәге кәгазьгә куеп төрәсе һәм сүс белән чорныйсы. Бу әйберләрне су кырындагы таллар арасына яки яр астына ташларга кирәк. Суга ташларга ярамый! Барганда, кайтканда кешегә эндәшмәскә кирәк”.
Халык су тотуны беренче мәртәбә су алганда, су коенганда, чишмәдән су эчкәндә суга атап берәр нәрсә салмаган очракта була дигән ышану белән бәйли. Мәсәлән, елгада, күлдә битеңне йә кулыңны юасыңмы син, чишмәдән уч белән алып су эчәсеңме, су коенасыңмы – чәчеңне булса да йолкып сал, йә күлмәгеңнең җебен сал. Шунда гына үсеп утыра торган үлән салсаң да ярый. Бу вакытта: “Җәшел җапрак шикелле җәшәреп утыр”, – дип тә өстиләр әле Түбән Кама тирәсе керәшеннәре.
Аңлавыгызча, болары профилактика чаралары, ягъни су тотмасын өчен башкарыла торган гамәлләр. Ә менә иң элек язып киткән (Арбор авылында) имләү – ул инде су тотканнан соң башкарыла торганы.
Ягы башка, име башка дигәндәй, Марий Эл республикасы Бәрәңге районында яшәүче татарлар бу очракта болай эшли.
Бер чүпрәккә күмер салалар да, телсез кеше кебек эндәшми, артка борылып карамый гына шуны су кырыена куялар. Бу вакытта болай дип әйтәләр:
“Синнән саулык, миннән җаулык,
Киртә тоттым, казык кактым,
Әрләнсен, хурлансын,
Име-томы шул булсын”.
Ә тау ягы керәшеннәрендә су тигәндә су ага торган уңайга тоз-ярма салалар. Шул якта ук икенче төрлерәк әйберләр белән дә эш итәләр – ярма, он, пешкән йомырка, икмәкне тоткан су янына калдырып кайтасы. Су тоту билгеләре иртәгәсе көнне үк бетте, дип сөйләделәр бу хәлләр үз башларыннан кичкән кешеләр.
Хәзер язлар җитеп, сулыклар, чишмәләр ачылган вакыт. Матур елга-күлләребезгә сокланып караган очракта, чишмәдән йә елгадан су алганда су тота күрмәсен! Чәч бөртегебезне булса да салып калдырырга онытмыйк, дуслар! Сәламәт булыйк!
Комментарийлар