16+

Суга батучыларны коткаручылар: «Кеше гомере – бәһасез. Һәр минут санаулы иде»

Чаллы шәһәренең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре елгада батып барган хатын-кызны коткарды.

Суга батучыларны коткаручылар: «Кеше гомере – бәһасез. Һәр минут санаулы иде»

Чаллы шәһәренең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре елгада батып барган хатын-кызны коткарды.

Мәләкәс елгасы аркылы күпердән егылып төшкән ханым турында мәгълүмат 6 сентябрьгә каршы төндә барлык дежур экипажларга җиткерелә. Бу хәлне күреп калучы булган һәм ул «112» номеры буенча шалтыраткан. Вакыйга урынына иң якыны Росгвардиянең Чаллы шәһәре буенча ведомстводан тыш сак бүлеге экипажы булып чыга. Урынга оператив рәвештә килеп ирешкән росгвардиячеләр – өлкән сержант Руслан Тәхаутдинов һәм прапорщик Айрат Хәйруллин (рәсемдә) батучы кешенең урынын билгеләргә тели, әмма үтә дә караңгылык коткару эшенә комачаулык тудыра. Якында урнашкан прокат станциясеннән катамаран алып торып, эзләү эшен башлыйлар. Ярдәмгә килеп җиткән икенче экипаж вәкиле – прапорщик Руслан Ирмәтов, ярдан фонарь белән яктыртып, катамарандагы иптәшләренә юл юнәлешен күрсәтеп тора.

Тиздән суда пенсионер ханымны табып алалар һәм ярга чыгаралар. 1954 елгы зыян күрүчене «Ашыгыч ярдәм» хезмәте табиблары кулына тапшыралар. Аның гомеренә бүген берни янамый.

– Оператив һәм җитез эш итәргә тырыштык, – дип сөйли  коткару операциясендә катнашкан прапорщик Айрат Хәйруллин. – Кеше гомере – бәһасез. Һәр минут санаулы иде. Безнең взвод егетләренә рәхмәт инде, бер-береңә ярдәмгә килергә әзерләр. Берсе дә  хезмәт дигәндә каушап кала торганнардан түгел, һәркайсын герой дип була. Чиксез рәхмәтлемен аларга.

Шунысы игътибарга лаек: 2017 елның көзендә бу егет инде шушы ук күпердә һәм шундый ук коткару операциясендә катнашкан булган. Ул вакытта Чаллыда яшәүче яшь кенә кызның гомерен саклап кала алганнар. Айрат Хәйруллин ул вакыйгадан соң «Коткару өчен» ведомство медале белән бүләкләнгән була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алланын рахмате яусын,озын бахетле гомерлэр итегез, Аминь !

    Мөһим

    loading