16+

Сугыш блокноты серләре

Казанның Константиновка бистәсендә яшәүче Люция апа Баязитова әтисенең сугышта алып барган блокнотын тапкан. Анда әтисе белән бергә хезмәт иткән сугышчан дусларының адреслары да күрсәтелгән.

Сугыш блокноты серләре

Казанның Константиновка бистәсендә яшәүче Люция апа Баязитова әтисенең сугышта алып барган блокнотын тапкан. Анда әтисе белән бергә хезмәт иткән сугышчан дусларының адреслары да күрсәтелгән.




Хәзер Люция апа шул иптәшләренең исән калган туганнары белән күрешергә тели. Ярдәм сорап редакциябезгә мөрәҗәгать итте.
Әңгәмәдәшем тумышы белән Минзәлә районының Хуҗамәт авылыннан. Кызның әтисе дә, әнисе дә сугышта булган.

– Русчасын яхшы белгәнгә аш-су остасы булып эшләгән әнине сугышка алганнар. Иртә белән немецларның көлгәннәренә кадәр ишетелә иде, дип исә ала әни. Авыр шартларда хезмәт итәргә туры килгән аңа. Әни бик чая, көчле, чибәр хатын иде. Озын куе чәчен сугышта да кисмәгән ул. Моның өчен җәза да биргәннәр үзенә – утын кистергәннәр, – дип сөйли әнисе Хәят ханым турында Люция апа.

Әтисе Василий Остроумов Минзәлә районы Кадрәк дигән авылдан. Ул 1946 елда гына сугыштан кайткан. “Әтигә бәхет елмайган, ул хәрби бәрелешләрдә исән калган, бары бер аяк бармагын гына югалткан иде. Дөрес, контужен булган, – ди әңгәмәдәшем. Василий Остроумов – Кызыл Байрак ордены иясе.

Ветеран әти-әнисенең истәлеге Люция апа өчен мәңгелек. Ул 72 яшендә булса да, ел саен “Үлемсез полк” акциясендә катнаша. “Әти-әнинең портретларын башкалар алдында югары күтәреп бару зур горурлык”, – ди. Әти-әнисе истәлегенә кара граниттан портретларын урнаштырып, “Хәтер, мәхәббәт мәңгелек” дип яздырып элмә такта да куйдырткан.

Люция апаның әтисе бик укымышлы, акыллы кеше булган. Шәһәргә китеп карьера ясау мөмкинлеге булса да, ул авылда төпләнеп калган. Минзәлә районы Хуҗамәт авылында үз йорты белән яшәгән. Йорт искерә башлагач, Люция апа туганнары белән җыелышып туган нигезне яңартканнар. Хәзер анда энесе яши. Газ, су өйгә кергән, бәдрәфе дә эчтә. Кыскасы, заманча йорт. Иске нигезне сүткәндә, сугышта катнашкан әтиләренең блокноты, саргаеп беткән фотолар килеп чыккан. Ул истәлекләрне Люция апа белән бергәләп барладык. Сугыш блокноты. Василий ага аны сугыш тынган арада алып барган булган күрәсең. Җырлар да бар анда, шигырьләр дә. Латин хәрефләре белән язылган язманы да күрергә була. Кулъязмалар төрле. Блокнот бик пөхтә тутырылган. Ә иң кыйммәтлесе – сугышчан иптәшләренең адреслары. Таралышканда алар истәлеккә кайда яшәгәнлекләрен язып калдырган булганнар.

Люция апа шул кешеләрнең туганнарын табып алар белән күрешергә хыяллана. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына кызыклы гына очрашу булыр иде бу, ди ул. Бер кешене тапкан да. Азнакай районыннан сугышка киткән абзыйның кызы исән икән. Казанда яши. Аның белән очрашырга килә генә алмаган. Без Люция апаларга килгән көнне, алар тагын очрашу турында сөйләштеләр. Бәлки монысында очрашырлар да, бергәләп әтиләре турында истәлекләр уртаклашырлар.

Мондый адреслар анда берничә, Мәскәү, Чаллы, Апас, Казаннан да бар. Ул ветераннарның исәнме, юкмы икәнен ачыкларга, туганнары турындагы мәгълүматны эзләүдә Люция апага кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышачакбыз. Яңалыклар белән укучыларыбызны да таныштырып барырбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading