16+

«Лейкоз белән авыручы малны көтүгә чыгарырга ярамый»

Соңгы бер-ике атна эчендә редакциягә сыерлардагы лейкоз авыруы буенча мөрәҗәгать иттеләр.

«Лейкоз белән авыручы малны көтүгә чыгарырга ярамый»

Соңгы бер-ике атна эчендә редакциягә сыерлардагы лейкоз авыруы буенча мөрәҗәгать иттеләр.

Кама Тамагы, Буа, Мамадыш һәм республиканың тагын берничә районында яшәүчеләрне авыру белән бәйле сораулар борчый. Кайберләре авыру сыерларының сөтен җыймауларыннан да зарлана. «Соңгы тапкыр кан анализларын алу вакытында авылыбыздагы сыерларның күбесендә лейкоз авыруы барлыгы ачыкланды. Әлегә сөтне кабул итәләр, тик халык арасында, киләчәктә бөтенләй җыймаячаклар икән, дигән сүзләр дә таралды. Бүген безнең хәлләр болай да җиңел түгел, бу проблема да өстәлсә, терлекләрне гомумән бетерүдән башка чарабыз калмаячак. Әлеге вакытта халыктан җыелган сөткә 7-11 сум акча түлиләр. Шулай да без моңа кадәр ничек итсәк иттек, савым сыерларын бетермәскә тырыштык. Алдагы көндә нәрсә буласын әйтеп булмый», – диде безгә Кама Тамагы районыннан газета өчен исемен әйтергә теләмәгән укучыбыз.

Лейкоз – мәкерле авыру

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертер һәм терлек асраучыларны кызыксындырган башка сорауларга да җавап алыр өчен, без Татарстан Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновка мөрәҗәгать иттек.

– Алмаз Гаптраупович, мөгезле эре терлекләрдә очрый торган лейкоз авыруы турында тулырак мәгълүмат бирсәгез иде. Ул нинди авыру?
– Лейкоз – мөгезле эре терлекләр арасында бик тиз тарала торган йогышлы кан рагы авыруы. Ул ике төрлегә бүленә. Берсе – вирусны йөртүче авырулар. Бу очракта ул безнең өчен куркыныч тудырмый һәм сөтне кабул итү буенча да бернинди дә чикләүләр юк. Әлеге көндә вирус йөртүче авырулары булган сыерларның сөтләрен сөт комбинатлары кабул итә. Бу сөтләр, әлбәттә инде, югары температурада эшкәртелергә тиеш. Икенчесе – лейкоз авыруы булган терлекләр. Республикада ел саен шушы авырудан югары продукцияле сөт бирә торган 4000-5000 савым сыерын ит өчен озатабыз. Безгә ул шуның белән куркыныч.

– Авыру ничек тарала?
– Авыру бер терлектән икенчесенә бик күп төрле юллар белән күчә, шунлыктан ул бик тиз тарала. Шуңа күрә, әгәр, күмәк хуҗалыкларда без лейкозны таратмыйбыз, дигән максат куябыз икән, иң беренче чиратта, авыру малны башка терлекләрдән аерып куярга кирәк. Мондый малны көтүгә дә чыгарырга ярамый. Дөрес, сөтлебикәләрен авыл халкы гаилә әгъзасы кебек якын итә, шулай булуга карамастан, шәхси хуҗалыкта мондый сыерны бөтенләй тотарга киңәш итмәс идем. Ә болай лейкоз авырулы сыерлар биш-алты елга кадәр дә яшәргә мөмкин.

– Лейкоз авыруы кеше өчен куркынычмы?
– Авыру кешегә иярә дигән бернинди дә дәлил юк, әмма лейкоз авыруы булган сыерның сөтен кайнатмыйча кулланырга ярамый.

– Ә ите зыянлы түгелме?
– Зыянлы түгел, чөнки лейкозның вируслары 75-80 градус температурада үлә. Итне пешереп ашаган очракта, бернинди дә зыяны юк.

– Авыру сыерның бозавы да авыру булып туамы?
– Юк. Безнең тикшерүләрдән күренгәнчә, 100 сыерның бишесеннән генә авыру бозау туарга мөмкин. Бу – 5 процент кына дигән сүз. Тик авыру сыерның сөтен яңа туган бозауга эчерергә ярамый. Әгәр әнисенең сөтен баласына эчерәсең икән, бозау да вирус белән авырый башлый. Шуңа күрә бу очракта бозауга башка сыерның сөтен эчерергә кирәк.

– Лейкоз авыруын тикшерү максатыннан, мөгезле эре терлекләрдән анализлар еш алынамы?
– Күмәк һәм шәхси хуҗалыклардагы савым сыерларыннан һәм алты айдан зуррак бозаулардан елына ике тапкыр кан алына. Алар лабораторияләрдә тикшерелә. Язын сыерлар көтүгә чыгар алдыннан һәм көзен көтү туктагач өчәр ай дәвамында ветеринария хезмәте белгечләре бары тик шушы эш белән генә мәшгуль була. Шушы тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, хуҗалыклар карар кабул итәләр.

– Лейкоз авыруына каршы профилактика чаралары бармы?
– Юк. Без аларны бары тик тикшерә, ачыклаган очракта, аерып куя яки иткә генә озата алабыз.

– Узган ел Дәүләт ветеринария хезмәте 2017 елны лейкозга каршы көрәш елы дип игълан иткән иде. Уңай динамика күзәтеләме?
– Безнең республикада бу проблема бар һәм аны тиз генә, бер ел эчендә генә хәл итеп бетерә торган түгел. Безгә моны хәл итәр өчен биш-алты ел кирәк. Әйткәнемчә, авыру бик тиз тарала. Ә Татарстанның кайбер районнарындагы күмәк хуҗалыкларда шартлар, мөмкинчелекләр һәм моны эшләргә теләк булмау сәбәпле, авыру терлек сәламәте белән бергә тора.

– Аңлавымча, бу – дәвалап булмый торган авыру. Лейкозлы терлекләрне башкалардан аерып куеп кына бу проблеманы хәл итеп буламы? Сүз, әлбәттә, күмәк хуҗалыклар, фермалар турында бара.
– Бүген республикадагы савым сыерларының 30 процентында лейкоз авыруы булуы ачыкланган. Гомумән алганда, барлык терлекләр арасында бу күрсәткеч 15 процентны тәшкил итә. Әгәр бүген республикада 350 мең савым сыеры бар дип алсак, аның 30 процентын да суеп сата алмыйбыз бит, чөнки хуҗалыклар бушап калыр иде. Әлегә андый таләп тә юк. Әйткәнемчә, әгәр күмәк хуҗалыктагы сыерда лейкоз авыруы барлыгы ачыкланган икән, иң беренче чиратта, аны сәламәт терлектән аерып куярга кирәк. Таможня хезмәтенең алга таба лейкозлы сыерның сөтен кабул итмәскә дигән регламенты бар. Шушы документка таянып, без хуҗалыклардан лейкозлы сыерларны аерырга дип таләп итәбез. Шушы хезмәт нәтиҗәсендә авыру терлекләрнең санын баштагы елларда – бер-ике, узган ел 3 процентка киметә алдык. Бу, әлбәттә, зур күрсәткеч түгел, бу саннарны арттырыр өчен, без төрле юллар турында уйлыйбыз.

 

«Киләчәктә авыру сыерның сөте арзанрак булачак»

– Авыру сыерның сөтен кабул итү буенча чикләүләр бармы?
– Әлегә авыру сыерның да, сәламәт малның да сөте бер үк бәядән кабул ителә, әмма киләчәктә лейкозлы сөтнең бәясе чиста сөт бәясенә караганда түбәнрәк булачак. Без шушы юлны гына күрәбез, чөнки әлегә сөт бәяләре түбән булу сәбәпле, хуҗалыклар белән сөйләшү бик авыр. Аларга бүген лейкозлы сөтне сатмаска дип әйтеп булмый. Шуңа күрә хуҗалыклар бу проблеманы аңлап, ныклап торып шөгыльләнә башлады. Алга таба авыру сыерларны киметү буенча күрсәткечләрне тагын да яхшыртырга уйлыйбыз, чөнки бу мәсьәләдәге законнар елдан-ел катлаулана.

– Сезне дә аңлыйм, ләкин икенче яктан караганда, моңа кадәр авыру терлекнең сөтен чиста сөт бәясеннән тапшырган авыл халкы өчен бу тагын бер сынау булачак.
– Без бит әле терлекләрне бүген чыгарып сатарга кушмыйбыз. Болай да без ел саен ит өчен 5 меңгә кадәр сыерны тапшырып барабыз. Лейкоз белән шөгыльләнгән очракта, савым сыерларының баш санын киметмичә торып та дүрт-биш ел эчендә хуҗалыкны лейкоздан чистартырга мөмкин. Моның белән, әлбәттә, ныклап торып шөгыльләнергә кирәк. Хуҗалыклар бу мәсьәләдә ниндидер зур акчалар югалтыр дип уйлыйм.

– Инде хәзердән үк кайбер сөт комбинатлары халыктан килгән сөтне кабул итмичә, кире борып җибәрү очраклары бар бит. Соңгы вакытта бу турыда газета укучыларыбыздан да еш ишетергә туры килә. Моны Сез нәрсә белән бәйләп аңлатасыз?
– Республикада мондый фактлар барлыгын инкарь итеп булмый – үзебезгә дә мөрәҗәгать итүчеләр бар. Минем фикеремчә, моның берничә сәбәбе бар. Белгәнегезчә, 1 июльдән без электрон ветеринария сертификациясенә күчәбез. Моны инде районнарда керттек. Шуңа күрә хәзер лейкоз авыруының анализлары системада аермачык булып күренеп тора. Теге яки бу хуҗалыктан лейкозлы сыерның сөте килә дигән сигнал бар, димәк. Икенчедән, сөткә бәяләр төшү сәбәпле, сөт һәм сөт продуктлары сату базарында үзләренең бәяләрен югалттылар. Сорау кимеде. Шуңа күрә сөт эшкәртүче предприятиеләр, лейкозга сылтап, үзләренең ала торган күләмнәрен киметергә уйладылар. Законнарда берни дә үзгәрмәде. Ә әлеге үзгәрешләрне мин шушы ике факторга бәйләп аңлата алам.

– Сөтләрен кабул итмәгән халык нишләргә тиеш соң?
– Бүгенге көндә сөтне кабул итмиләр дип, аны урамга чыгарып түккән кеше юк әле. Әмма эшкәртү предприятиеләре мондый проблеманы күтәрә башлады инде. Безнең югары сыйфатлы сөт эшкәртә торган предприятиеләребез бар. Алар балаларга продукция җитештерәләр. Danon компаниясе кебек югары сыйфатлы йогуртлар җитештерә торган предприятиеләр дә андый сөтләрне кабул итми, әлбәттә. Ә инде лейкозлы терлектән савып алынган сөтләрне югары температурада эшкәртә торган предприятиеләргә тапшыралар.

– Сөт җыючыга да мондый сыеры булган хуҗалыктан сөт кабул иткәндә аеруча игътибарлы булырга туры килә, димәк?
– Һичшиксез, әгәр ул авыру сыерның сөтен чистасы белән кушса, барлык сөтнең анализлары да начар булачак. «Меркурий» системасында ул бик ачык күренеп тора.

– Сөт җыючының, мондый сөтне кабул итмим, дип әйтергә хокукы бармы?
– Әгәр ул халыктан җыйган сөтне югары сыйфатлы продукция җитештерә торган оешмага илтеп тапшыра икән, кешедән сөтне кабул итмәскә мөмкин. Башка очракта – юк.

 

Иң уңышлы һәм уңышсыз районнар

– Алмаз Гаптраупович, лейкоз авыруы ачыкланган терлек саны буенча иң яхшы һәм иң начар районнарны да әйтеп үтсәгез иде.
– Безнең бүгенге көндә лейкоз буенча чиста ике генә районыбыз бар. Алар – Балтач һәм Әтнә районнары. Соңгы елларда бу проблема белән ныклап торып шөгыльләнеп, күрсәткечләрен яхшырткан районнар исемлегендә – Сарман (0,9 процент), Теләче (1 процент), Тукай (1,2 процент), Ютазы (1,9 процент) Кукмара (3,7 процент) районнары. Ә менә Нурлат районындагы терлекләрнең 46 процентында лейкоз авыруы барлыгы ачыкланган. Бу – зур саннар. Буа районында – 42, Аксубай районында – 38, Лаеш районында – 30, Менделеевск районында – 28, Мөслим районында – 25 процент. Бу күрсәткечләр тагын да күбрәк иде әле. Алар ел саен киметелеп бара, әмма авыруга мөнәсәбәт төрле районда төрлечә. Проблеманың кискенлеген аңлап, ныклап торып шөгыльләнә башлаган һәм берничә ел эчендә лейкоздан бөтенләй чистарынган хуҗалыклар да бар. Һәм шул ук вакытта берни дә эшләми торган хуҗалыклар да аз түгел. Хәтта авыру терлекнең сөтен чистасы белән кушучылар да бар. Сөт җитештерүчеләр аңласын иде: алга таба лейкозлы терлеккә мөнәсәбәт үзгәрәчәк. Моңа бәйле законнар да үзгәрде, аларның эшли башлавын гына көтәбез. Дәүләтнең сөтнең сыйфатына булган мөнәсәбәте елдан-ел катгыйлана. Һәм лейкоз мәсьәләсе дә берничә ел эчендә Татарстанда бик ныклап килеп басачак.

– Бу – терлек санын кимүгә китерә торган тагын бер сәбәп булмасмы соң?
– Республикадагы мөгезле эре терлекнең 15 проценты лейкоз авыруы белән авырый. Терлек асрыйм дигән кешене ул гына куркытып калмас, дип уйлыйм. Аны асрыйсы килмәгән кеше мал санын авыру булса да, булмаса да киметә.

Төп фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading