16+

Сыерлы көн – сыйлы көн

Мал асрауның файдасы юк диючеләр белән килешмим. Әлбәттә, терлек асрау җиңел эш түгел, ләкин тырышып эшләсәң, файдасы да бар, – ди Тәскирә апа.

Сыерлы көн – сыйлы көн

Мал асрауның файдасы юк диючеләр белән килешмим. Әлбәттә, терлек асрау җиңел эш түгел, ләкин тырышып эшләсәң, файдасы да бар, – ди Тәскирә апа.

Апас районының Зур Күккүз авылында яшәүче Тәскирә һәм Фәнис Зәйнетдиновлар шулай ди. Әлеге уңган гаилә сигез баш сыер, шуның кадәр үк бозау, тагын ике ат асрый.

Тәскирә апа башта колхоз ашханәсендә пешекче булып эшләгән, аннары фермада сыер савып, лаеклы ялга чыккан. Фәнис абый – тимерче, фермада оператор булып та хезмәт куйган. Хәзер икесе дә лаеклы ялда, әмма аңа карап кына эшсез ятасылары килми. “Эштән бер дә арымадыгызмы?” – дип сораган булам алардан.

– Авылда яшәгәч, мал асрамыйча булмый, маллы ихатада гына ямь бар. Аннары олыгаюны үзебез әллә ни сизмибез дә бугай, – дип елмая Тәскирә апа. – Гадәтләнгәнчә, иртәнге сәгать дүрттә торабыз. Көне буе маллар янында, бакчада кайнашабыз, печән әзерлибез. Йорт, каралты-кура тирәсендә эш беткәне юк. Зарлана дип уйламагыз тагын. Сөенеп, рәхәтләнеп эшлибез. Эш безнең канга сеңгән инде. Хәзер терлек асрау без эшләгән еллардагы кебек авыр да түгел, сыерны саву аппараты сава, суга барасы юк – өйгә кергән, терлеккә печәнен үзебез әзерлибез. Трактор, чәчкечебез, кырда дүрт пайлык җиребез дә бар. Ун гектарына – арпа, унысына люцерна чәчтек. Үзебездән артканын сатабыз да. Кыр эшләрен улларыбыз башкара. Бергәләшеп эшлибез, Аллаһы Тәгалә исәнлекне бирсен. 

– Терлек тотарга абзарыбыз да зур, уңайлы. Анысын хөкүмәт биргән 200 мең сум акчага эшләттек, – дип сүзгә кушыла Фәнис абый. 

Көтүгә алар үзләре терлек башы исәбеннән чыга икән. Сигез сыер өчен сигез көн рәттән көтүгә чираты туры килә. Шунысын да әйтергә кирәк: авылда күпләп терлек асраучылар шактый. Уникешәр сыер тотучылар да бар. Шуңа да көтү чираты сезонга бер генә туры килә. Сөтне күрше авыл кешесе литрын 18 сумнан алып китә. Узган ел 20 сумнан да тапшырган булганнар. Итне дә сату мәшәкать тудырмый, ди. Бер яктан акчасы кереп торса, икенче яктан ул тиз генә чыга да. 

– Баштарак чыгымнар булмады түгел, булды. Сөт, ит саткан акчага ике трактор алдык. Хәзер инде андый зур суммада әйбер сатып алган юк әлегә. Мал асрауның файдасы юк диючеләр белән килешмим. Әлбәттә, терлек асрау җиңел эш түгел, ләкин тырышып эшләсәң, файдасы да бар, – ди Тәскирә апа.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading