Шәһри Казан

"Сөйгәне бары – сөйгәнен сагынып ямансылый...”: “Татарча диктант”тан соң уйланулар...

Абсолют хаклыкка дәгъваламыйм, әмма “Тоталь диктант”ка җитдирәк якын килүне көтәм. Белемгә юллар остазлардан башлана. Сөйләм нечкәлекләрен укучыдан ныграк тоярга тиешле әдип тә, текст өчен аның белән бердәй җаваплы редактор һәм корректор да, контроль эшләргә материал сайлаган галимнәр дә чын остаз булырга тиеш.

25 сентябрьдә районнарыбызның берсенә “Татарча диктант”ны әйтеп яздыручы сыйфатында чакырдылар. Бу эш сорау арты сорау уятмас кебек иде, текст белән танышканда ук, ялгышканлыгымны аңладым. Фикерләрем татарстанлылар өчен сайланган һәм эчтәлеге, сүзлек составы бик гади “Сыерчыклар” әсәренә генә карый, башкаларга адресланган отышлы вариантларга тукталып тормыйм.

Диктант яздыруның гомуми һәм эш барышында акланган методикасы бар. Ниндидер күрсәтмәләр хәзерләп тә, аларны бозарга ярамый. Чарадан соң кайбер рус галимнәренең язмалары белән таныштым. Алар да “Тоталь диктант”ка мәктәптә башкарылган контроль эшләргә куелган таләпләрдән чыгып якын килергә куша. Артык гади текстлар сайламаска, башкаручыларга тиешсез ташламалар ясамаска кирәк, диләр. Диктантның төп максаты, андыйлар фикеренчә – милләтнең бүгенге көндә ана теленнән белем дәрәҗәсен ачыклау. Бу бездә дә шулай булырга тиеш. “Нигезләмә”дә әлеге максат “җәмәгатьчелектә татар әдәби теленең орфографик һәм пунктацион нормаларын белү дәрәҗәсен билгеләү”, “язуда еш күзәтелә торган хаталарны билгеләү” кебек “бурычлар” эчендә чагылыш таба. 

Телебез кысылган шартларда да диктант язуга уен итеп кенә карамаска, аны күз буяу өчен генә уздырмаска, яхшы нәтиҗәләр күрсәтүнең юлларын эзләмәскә кирәк! Артык җиңел контроль эшләрнең бәяләре бервакытта да чынбарлыкны чагылдырмаячак! Бу, үз чиратында, мәктәпләрдә тел укыту өлкәсендә бернинди проблема юк, халыкның төп катламы татарча иркен аралаша, хатасыз яза, ана телендә китаплар укый икән, дигән ялган фикерләргә китерәчәк. 

Акциянең галимнәребез сайлаган максатын карыйк: “...татар теленә кызыксыну уяту, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру”. “Татарча диктант”ны мондый максат куеп уздыру да начар түгелдер, әмма...  Бердән, әлеге максат үзе үк төрле тип бурычлар рәвешендә оешкан. Икенчедән, диктант язучылар төрледән-төрле! Аларның барысын да күздә тотып формалаштырылган зур бер максатны билгеләү уңышлы булыр. Ана телебезне башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр бар, аллага шөкер, әле татарча камил язганнар да җитәрлек. Бу “акция нигезләмә”сендә дә ассызыклана. Минемчә, татарстанлылар өчен хәзерләнгән текстлар да ике катлаулылыкта булырга тиеш. Диктантны ничек башкаруыннан чыгып, анда катнашучы язма сөйләмендәге җитешсезлекләрне ачыкламаса, алга таба алардан арынырга тырышмаса, акцияне уздырудан ни файда?! “Тоталь диктант” татар телен укыту-гамәлгә кую юлындагы эшләребезгә дә юнәлеш биреп торырга тиеш!

Интернет текстларыннан, телетапшырулардан сөйләмнәре күпләргә үрнәк булуы мөһим журналистларның да телебезне камил белмәвен күрәбез. Кызганыч ки, соңгы вакытта күпчелеккә аңлаешлы “урам теле”ндә генә язарга өндәүчеләр активлашып китте.  Мондыйлар татар телен “кухня теле” итеп кенә калдырырга теләүчеләр тегермәненә су коя. Әгәр милли мәктәпне тәмамлаган имтихан тотучыларга без укыганда түбән һәм урта сыйныф укучылары да җиңел язган текстлар хәзерләсәк, сөйләм составы ярлы, җөмлә төзелеше гади әдәбият кына укытсак, аларның моңа кадәр белгәннәре дә онытылыр. Нәтиҗәдә, сөйләмебез әкренләп матурлыгын, байлыгын югалтачак, хезмәтне башкаручылар исә үз белемнәре тирән дип алданачак. 

Соңгы елларда, мәктәпләрдә ана телебезне тиешле дәрәҗәдә укыттырмас өчен, ниләр генә эшләнмәде! Предмет сәгатьләре киселде, программалар зәгыйфьләндерелде. Дәреслекләрне бөтенләй яраксызга чыгардылар, уку әсбапларын татар теленең кулланыштан төшә баруында төп гаепле итеп күрсәттеләр! Инде балаларыбызда алга таба, китаплар укып, үзара язышып, сөйләмнәрен тагын да камилләштерү, татар теленнән белемнәрен даими арттыру теләге туар микән?! Шикле. Аларга безнең буынга җиңел аңлашылган текстлар да гадәттән тыш авыр күренәчәк. Күпчелек классик әдәбиятыбызны бөтенләй укымаячак. Әкренләп соң дәрәҗәдә гади текстларны дөрес язучы да татар телен яхшы белүчеләр булып санала башлар. Тиешле югарылыкта уздырылган “Тоталь диктант” тел өлкәсендәге төрле проблемаларны калкытып күрсәтергә тиеш. Үзләренчә белем алуга хокуклары булган руслар да шулай фикер йөртә. Аларда имтихан тексты шактый катлаулы. Соңыннан контроль эшләрдәге теге яки бу хаталарның сәбәбе ачыклана, белем бирү барышында нәрсәгә игътибар итү кирәклеге күрсәтелә, эш нәтиҗәләрен чагылдырган һәм аналитик рухтагы язмалар дөнья күрә, конференцияләрдә докладлар укыла.

Инде “Диктантны тикшерүчегә кулланма”га тукталыйк. Минемчә, анда яңадан каралырга тиешле урыннар бар. “Хата булып саналмый торган очраклар”ның беренче пункты белән танышыйк: “– дөрес ишетмәгән яисә аңламаган сүзләр”. Оештыручылар аларның астына сызарга тәкъдим итә. Диктантка болай да артык гади текст сайланган. Татар мәктәбен тәмамлаучылар өчен бигрәк тә гади ул. Без мондый очракта да кешегә “хатадан качырырлык” юллар хәзерликме?  Инде алар да “Сыерчыклар”дагы ниндидер сүзләрне аңламаса... Бу –  ана телебезне белүме соң?! Кайсыдыр сөйләм берәмлеге дөрес ишетелмәгән икән, диктантны яздыручы да җөмләләрне, сүзләрне ачык һәм аңлаешлы укымаган булмыймы?! Нигә андыйларны мондый җитди эшкә тартырга?! Әйе, техник чараларны, эфир дулкыннарын гаепләргә мөмкин. Шуларга сылтап, белмәгән сүзеңнең “астына сызып”, хатадан котыласың... 

Башка ташламалар белән дә килешү авыр. Минемчә, без ялгызлык исемнәрендә дә хаталанмаска тиеш. Әгәр алар автор текстында традицион, язма сөйләмебез нормаларына туры килгән язылышта түгел икән, нигә аны тексттан алып атмаска, үзгәртмәскә? Үзенчә калдырасың икән, искәрмә ясарга мөмкин. Гасырлар дәвамында никадәр әдәбият тупланган. Ялгызак исемнәрсез, исемнәр язылышы бәхәс уятмый торган текстлар табу артык авыр түгелдер. Дөрес, һәр ноктадан канәгатьләндерерлек әсәр сайлауны җиңел эш тә димәс идем. Әгәр ул табылмый икән, уңшлырак күренгәннәрен диктант өчен адаптацияләргә кирәк. Бу – һәркемгә билгеле хакыйкать. Текстның теге яки бу әсәргә нигезләнеп эшләнелүе хакында искәртмә ясау да мөһим. Каләм ияләренә мөрәҗәгать итеп, уңышлысын алардан яздырырга да була. 

Совет чорында “ë” урынына “е” язу хатага санала иде. “Кулланма” аңа да ташлама ясый. Русларда ике нокта яңадан катгый рәвештә таләп ителә башлады. Клавиатурада әлеге хәреф булмаганда, фикереңне бүлеп, аны читтән эзләп утырмыйсың, билгеле, ә кулъязмада ике нокта куюның нинди авырлыгы бар?! 
“Юлдан-юлга дөрес күчермәү очраклары”н да гафу итәчәк тикшерүчеләр... Татар сүзен иҗекләргә бүлү беренчеләргә дә авыр түгел. Ул аңа уку башында ук өйрәтелә. Өлкәннәргә бер юлдан икенчесенә күчү кагыйдәләрен истә калдыру җиңел дә җиңел! Русларда сүзне юлдан-юлга күчерү катлаулырак. Татарстанлылар өчен мондый ташлама урынлы дип санамыйм. Контроль эш вакытында  мәгънәсе аңлаешсыз, үзгәргән яисә язылышы нормалар кысасыннан чыккан сүзләргә текстны укыр алдыннан махсус тукталырга, шәрехләргә рөхсәт ителә бит.  Әйтик, чит илдә яшәүче кайберәүләргә русчадан алынмалар аңлаешсыз булырга мөмкин. Хата ясау мөмкинлеге калдырганчы, аларга комментарий биреп узу, чыннан да, яхшырак. “... тикшерүчегә кулланма” вәгъдә иткән ташламаларны татарча укымаганнарга – бигрәк тә чит төбәкләрдә, илләрдә яшәүчеләргә ясарга кирәк.

“Хата булып саналмый торган очраклар”ның соңгысы –  “Текстны абзацларга дөрес бүлмәү”. Шушы пунктка бәйле рәвештә, “контроль диктант” яздыруның кайбер башка кагыйдәләрен  искә төшерик. Текстны беренче мәртәбә тулысынча һәм сәнгатьле укуның төп максаты: аның мәгънәви өлешләрен билгеләү. Әйтеп яздыручының кызыл юлларны искәртергә хакы юк. И.Газиның кеп-кечкенә күләмле  “Сыерчыклар” әсәре 7 кисәктән тора! Структураның авторча оешуын аңлау кыен. Икенче һәм өченче абзацлар берничек тә аерымлана алмый, бу фикер сөрешенә зыян сала, аны урынсыз җирдә өзүгә китерә. “Текст теориясе” фәнендә тема-рема бәйләнешләре дигән проблема бар. Аны аңлаучы филолог түбәндәге ике җөмләнең янәшә торырга тиешлеген бәхәскә алыр дип уйламыйм:
“Алып кайткан азыкны әти-әни боларның авызларына төя-төя дә, шыр дип кычкырып, яңадан китеп бара. 

Бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле шулай өзлексез оча, өзлексез ташый, ашата, өстәвенә шыр дип юатып китәргә дә онытмый торган бу ата белән ананың хәлдән таеп егылмавына мин шаклар катам”. 

Реклама

Бер-бер артлы килгән җөмләләрне “бу ата белән ананың” гыйбәрәсе генә дә бик нык бәйли ләбаса! Соңгы үтә кыска ике абзацны кушу да текстны мәгънәви өлешләргә бүленеш һәм яңгыраш ноктасыннан отышлыракка әйләндерер иде:
“Никадәр хезмәт әрәм китте! Никадәр ана мәхәббәте, йөрәк җылысы, акыл һәм мускул көче җилгә очты...
Дөньяда яңадан зур сугыш уты кабынса, күпме ананың мәхәббәтен, балага түккән йөрәк канын әрәм итәчәк!”

Текстта “!”ле, “...”лы җөмләләр бар. “Өчнокталар”ны “автор тыныш билгеләре” дип карарга кирәк. Аларны чамалау имтихан тотучыларга шактый авыр дип уйлыйм: “Балалары бары – баласын сагынып көрсенә...”, “Бер тапкыр, төн урталары булгандыр...” Әлбәттә, мин язучы сайлаган тойгыны укучыга җиткерерлек итеп һәм кирәк урында тиешле озынлыкта туктап укырга тырыштым. Югары пафос белән әйтелгән сөйләм берәмлекләрен аерып алу һәм тыныш белән билгеләү исә, әлбәттә, кемгә дә авыр түгел.

Тагын бер җөмләгә игътибар итик: “Кәрниздәге сыерчык оясы җирдә кирпеч арасында аунап ята.” Шунда ук миндә, ә монда текстны хәзерләүчеләр ник аныклагычлы мөнәсәбәт күрмәде икән, “кирпеч арасында”ның алдында тыныш билгесе нигә юк, дигән сорау туа. Аныклаулы мөнәсәбәткә бәйле бәхәсле тагын бер җөмлә бар. Үзем әдәбиятчы булгач, аларны кайбер телчеләргә дә күрсәттем. Алар да минемчә фикер йөртә булып чыкты.

“Сыерчыклар” – стиль ноктасыннан эшләнеп бетмәгән әсәр. Беренче абзацны галимнәр хәзерләгән вариантта карап узыйк: “Туплар гөрелтесенә кушылып яз килде. Сугыш һәм яз. Берсен берсе инкарь иткән шушы ике дошман бергә җитәкләшеп килделәр. Яз үзенең шифалы сулышы белән табигатьне тергезде. Агачлар бөреләрен ачтылар. Тургайлар һавага күтәрелде. Солдатларның талчыккан йөзләре җиңү шатлыгыннан нурланды.” 

Югарыдагы абзацта ия белән хәбәрнең санда әле  ярашуы, әле ярашмавы текстны стилистик ямьсезли. Ниндидер эшне һәр субъектның да башкарганлыгын ассызыклар өчен генә кирәк ул өченче заттагы фигыльнең күплек формасы! Югары уку йортына укырга керү имтиханнарында ия белән хәбәрне мондый очракларда күплектә яраштыруны хатага саныйлар иде. Җитмәсә, әйтик, өченче җөмләдә һәр дошманның җитәкләшеп килгәнлеге инде “ике”саны белән болай да ассызыкланган. 

Текстта парлы сүздә сызыкча төшеп калган. Алдан искәртергә мәҗбүр булдым. Шунда ук үземдә дә сорау туды, әгәр тикшерүче җибәрелгән вариантка таянмаса?

Бер-берсен, берсен-берсе сүзләрен парлап язуның дөрес икәнлеген белсә? Минем кул астында эш башкаручыларның билгесе төшәчәк! Бу җөмлә “Берсен икенчесе инкарь иткән дошманнар” рәвешендә язылса, әлбәттә, сызыкча булмас, абзацтагы күзгә бәрелеп торган, колакка ямьсез ишетелгән кабатлаулардан да күпмедер арынырбыз. Җөмләне мин: “Берсен-берсе инкарь иткән шушы ике дошман җитәкләшеп килде”,– рәвешендә язар идем. 

Текстта автор билгеле бер максат белән куйган һәм әлегәчә без күрсәтмәгән башка тыныш билгеләре дә бар: “Болар барысы – баласын сагынып көрсенә... Сөйгәне бары – сөйгәнен сагынып ямансылый”. Үз күзем белән күрмәсәм, И.Гази югарыдагы җөмләләрдә ия белән хәбәр арасына сызык куйгандыр дип башыма да китермәс идем.  Димәк, бу тыныш билгеләре дә “авторныкы”лар рәтенә карый. Минемчә, әдип алар ярдәмендә аерым сүзләргә (баласын, сөйгәнен) басым ясарга теләгән. Моны укучы тотып алмаска мөмкин, чөнки ул урында болай да буынара тукталыш сорала. Әлбәттә, диктант язучы югарыда китерелгән өзектә сызык куйсын өчен, яздыручыга мәгънәви басымнарны игътибарны юнәлттерерлек көчле ясарга кирәк.

И.Гази “ямансылый” дигән, шулай укыдым да. Контроль эшне башкаручылар, орфографик сүзлекләрдәгечә “ямансулый” дип язса да, хатага саналырга тиеш түгел дип сныйм. 

“Сыерчыклар”да уйга калдыра торган башка урыннар да җитәрлек. Кошларның “шыр дип кычкыруы” колакка ятышсыз, “Иске хатларны чыгарып укыйбыз” кебек урыннар текстның матурлыгына зыян сала, кайбер сүзләрне алмаштыру, төшереп калдыру кирәк булган, дигән фикергә этәрә. Диктант уздыру өчен җаваплы булсам, бу текстны һич кенә дә сайламас идем. Мондый эшне берничә кеше киңәшләшеп башкарырга тиеш.

Абсолют хаклыкка дәгъваламыйм, әмма “Тоталь диктант”ка җитдирәк якын килүне көтәм. Белемгә юллар остазлардан башлана. Сөйләм нечкәлекләрен укучыдан ныграк тоярга тиешле әдип тә, текст өчен аның белән бердәй җаваплы редактор һәм корректор да, контроль эшләргә материал сайлаган галимнәр дә чын остаз булырга тиеш. 

Рифә РАХМАН

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: