16+

«Сыннарны кул астында нәрсә бар, шулардан ясыйбыз».

Актаныш районының Апач авылында яшәүче Нәҗметдиновлар ел да бакчаларын шулай матурлый. Бакчада эшлибез дә, ял да итәбез, ди алар.

«Сыннарны кул астында нәрсә бар, шулардан ясыйбыз».

Актаныш районының Апач авылында яшәүче Нәҗметдиновлар ел да бакчаларын шулай матурлый. Бакчада эшлибез дә, ял да итәбез, ди алар.

Бакчага матур сыннар ясап кую традициясе шактый еллардан бирле килә икән инде.
– Бу эштә үзем дә, хатыным Фиразия дә, кызым белән киявем дә, улыбыз да катнаша. Сыннарны кул астында нәрсә бар, шулардан ясыйбыз. Фонтаннар да, ясалма күл дә куябыз, кызым белән хатыным бик күп төрле чәчәк тә утырта. Авылга кунакка кайтыгыз, үз күзегез белән күреп китегез. Без кунакларны бик яратабыз, җәй көне утызар кеше булабыз. Бакчада күңелле итеп ял итәбез, шашлык, коймак пешерәбез, – ди Фәндүс абый.

Бакчалары чынлап та ямьле. Әби белән бабай эскәмиядә парлашып утырып, каз бибиләрен сагалый. Әбинең кулы эшсез тормый, йон эрли. Бабай карчыгын кочаклап ук алган. Аякларына авылча галушлар да киеп куйганнар. Шунда ук тавыклар да җим эзләп йөри. Татар авылы булса да, пальмалары да “үсеп утыра”. Чиләк белән көянтә аскан килен дә бакчада.
Үзебезгә дә, урамнан узучыларга да күңелле, ди Фәндүс абый.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алтын куллы кешеләр... Бик матур, күңел тынычлана мондый әкияти бакчада. Афәрин.

    Мөһим

    loading