16+

“Сыр ясарга өйрәнгәнче, чиләкләп сөт түктем”

Яшел Үзән районы Бишбатман авылында яшәүче Алексей Чигаров егерме елдан артык фермерлык эшен алып бара. Дуңгызчылыктан башланган эшкә тана, үгез симертү дә килеп кушылган. 

“Сыр ясарга өйрәнгәнче, чиләкләп сөт түктем”

Яшел Үзән районы Бишбатман авылында яшәүче Алексей Чигаров егерме елдан артык фермерлык эшен алып бара. Дуңгызчылыктан башланган эшкә тана, үгез симертү дә килеп кушылган. 

Күрше Мари Эл республикасында эшләгән егет гаилә хәле буенча авылга кайтып төпләнергә була. 
— Әтиемның умартачылыгы бар иде, тирә — якта урман. Бал кортлары үрчетү өчен менә дигән урын. Ә мин терлекчелеккә кереп китәргә булдым. Әмма 2009 елда Африка чумасы дигән афәт чыкты да бөтен чучкаларны сатып бетердем. Шул акчага өч айлык таналар алып үстерә башладым. Муеннан бурычта, әмма үз — үземә эшлим, шунысы җанга рәхәтлек бирә ,  – ди Алексей.
Маллар өчен сарайлар төзеп куя фермер. Эше җайлана башлый 

Сатуга әзерләгән малны Алексей үзе суя, бөтен эшен үзе башкара, сатып алырга заказга бирүчеләргә үзе илтеп тапшыра. 
— Волжскта техникумда укыганда Марина исемле кыз белән танышкан идем. Әмма юллар аерылды. Ә 2010 елда янә аралаша башладык. Авылга кунакка чакырдым. Ә аның күңел төшенкелегенә бирелгән мәле, ире белән аерылган иде. Мин дә буйдак. Кунакка кайткан җиреннән минем белән яшәп калды, — дип елмая Алексей төп терәге, тормыш иптәше белән таныштырып.

Җир эше куркытмый Маринаны, ышанычлы тылы булганда берни дә куркыныч түгел шул. 
— 2019 елда казылык ясый башладык, ялгышлык, сынап караулар аша җитештерү өчен идеаль рецепт эзләп таптык, - ди Алексей, - Тәме буенча үзеңә ошамый икән, димәк, сатып алучы да аннан баш тартачак.

Казылык кына түгел, бераздан сыр да ясый башлый Чигаровлар. Алексей Адыгеяда яшәп Татарстанга кайткан сыр ясау остасын эзләп таба. Аннан төрле төрдәге сырлар ясау серләренә төшенә. 

— Аңа сөт алып барам, ул миңа өйрәтә, эшләгәнен карап торам, кире өйгә кайтам, нәкь аныңча эшлим, әмма барып кына чыкмый бит. Әлбәттә, ул бит чын профи, аның белән сынашып булмый. Сыр ясарга өйрәнгәнче, чиләкләп сөт түктем. Бер ел тирәсе азапланганмындыр. Хәзерге көндә "Сулугуни", "Косичка", "Чечел", "Паутинка", "Сырный рулет" кебек сырлар, казылыкның "Краковская", "Мускатная", "Сервелат" төрләрен ясыйбыз. Казылыкны әйбәтләп, тәмле итеп ясыйм дисәң, итне яхшылап тунарга, сеңерләрен алырга кирәк, — ди Алексей. 

Сыр, казылыклардан тыш Чигаровлар ярымфабрикатлар, кәтлит, фрикаделька, тефтель, сыер мае, каймак, хәтта туңдырмага чаклы җитештерәләр. Моның барысын да цех туды кеше башкарадыр, дисезме? Юк. Бары ике кеше, Алексей һәм хәләле Марина. Барысы да автоматлагтырылган, тиешле җиһазлары бар  Соңгы вакытта заказ буенча гына эшлиләр. "Җитешеп булмый", ди алар. Социаль челтәрләр аша заказ бирүчеләр бик күп. Аларны атна саен Казанга китерәләр. «Сарафан радиосы»ннан ишетеп продукцияне сораучылар күп. Кафе, рестораннар да заказ бирә икән. Фермерчылык эшеннән тыш Алексей махсус операция зонасында катнашучы егетләребезгә ярдәм дә җыя. Үз продукциясен дә җибәрә. Менә шундый алтын куллы, чиста күңелле кеше алар. 

Яшел Үзән районы

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading