16+

Сыр ясаучы Данияр

Бизнес белән шөгыльләнә башларга беркайчан да соң түгел дигән гыйбарәне ишеткәнегез бармы сезнең? 13 яшьлек Казан егете Данияр Гомәров, киресенчә, эшмәкәр булырга беркайчан да иртә түгел дигән шигарь астында яши. Әле мәктәптә генә укуына карамастан, ул инде үз эшен булдырган – егет, тырыша-тырыша, сырлар ясый. Сыр ясый торган аппарат сатып алу өчен, аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәтта 200 мең сум акча бүлеп биргән.

Бизнес белән шөгыльләнә башларга беркайчан да соң түгел дигән гыйбарәне ишеткәнегез бармы сезнең? 13 яшьлек Казан егете Данияр Гомәров, киресенчә, эшмәкәр булырга беркайчан да иртә түгел дигән шигарь астында яши. Әле мәктәптә генә укуына карамастан, ул инде үз эшен булдырган – егет, тырыша-тырыша, сырлар ясый. Сыр ясый торган аппарат сатып алу өчен, аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәтта 200 мең сум акча бүлеп биргән.

Бу ниндидер түрәнең малаедыр инде, диярсез хәзер. Югыйсә, Президентка кадәр ничек барып җитсен ди ул? Ә Данияр – гап-гади малай. Казанның 149нчы лицеенда белем ала. Төгәл фәннәргә бик хирыс. Президент белән аны «Эшмәкәрләр фабрикасы» проекты таныштыра. 

– Мәктәптә бергә укыган дустым, «Эшмәкәрләр фабрикасы»на балаларны да җыялар, бер-ике урын бар, барырга теләмисеңме, дип сорады. Мин ул вакытта нинди өлкәдә бизнес ясыйсымны белми дә идем әле. Анда безне эшмәкәрлек белән таныштырдылар, укыттылар. Өй эше буларак нинди дә булса проект әзерләп килергә куштылар. Шунда мин әнием белән әбиемнең өйдә сыр ясаганын исемә төшердем. Мине дә өйрәтүләрен сорадым. Шулай сыр ясый башладым. Ә дустым өендә роллылар ясап сата, – ди Данияр. 

Хәзер Данияр сырны әнисе белән икәүләшеп әзерли. Әнисе сөт җылыткан вакытта, ул йомырка белән каймак болгата, табак-савытлар юа. 
– Президент белән очрашкач, хәзер мәктәптә син «йолдыз»дыр инде? – дип кызыксынам үзеннән.
– О, аны телевизордан күрсәттеләр, дип, бер-ике көн шаулап алдылар да оныттылар. Мин моңа шат кына, артык игътибар яратмыйм. «Эшмәкәрләр фабрикасы»нда презентациябезне Президент каршында яклаячагыбызны ишеткәч, чыгыш ясар алдыннан бөтен тәнем белән куркып калтыранган идем. Ул көлдерә башлагач, минем аның алдында каушавым бетте. Үземне иркенрәк тоттым, миңа җиңелрәк булды, – ди Данияр, сыр өчен оеткы әзерләп. 

Рөстәм Миңнеханов вәгъдә иткән 200 мең сумны алмаганнар икән әле. Әнисе Римма сүзләренчә, алар акча урынына сыр ясый торган аппарат алырга сөйләшкәннәр. Шулай да, Президент кушуы буенча, инде Чаллыдагы танылган Акульчев кондитерлык фабрикасында булып кайтканнар. Аның җитәкчесе – Сергей Акульчев белән очрашканнар, эш тәртибе белән танышканнар. Түбән Камада Миннебай сыры ясаучы Чулпан Миннебаева белән дә аралашырга өлгергәннәр. Ул аларга халуми (кыздыру өчен сыр), моцарелла, косичка кебек сырлар ясау буенча мастер-класс оештырган. 
– Алар белән нинди юнәлештә үсәчәгебезне, нинди сыр ясавыбызны сөйләштек. Хәзерге вакытта без өйдә адыгей (йомшак сыр), голланд (бераз катырак һәм тозлырак), ярмасыман һәм куркума салынган сыр ясыйбыз. Аларның саклану сроклары кибетнекеннән азрак инде, шулай да өй шартларында химия, консервантлар кулланмыйча ясыйбыз. Сөтне Мамадыштагы әбиләреннән китерәләр. Сыр ясаганда, бары тик натураль продуктлар кулланабыз, – ди Римма ханым.

Данияр, эшмәкәрлектән тыш, мәктәптә яхшы билгеләргә генә укырга, айкидо, бокс белән шөгыльләнергә, кино һәм телевидение дәресләренә йөрергә дә вакыт таба әле. 
– Без 22.30 сәгатьтә генә өйгә кайтабыз. Өй эшләрен мәктәптә генә әзерли ул, – дип елмая әнисе.
Минем шаккатып карап торуыма, Данияр:
– Аның нәрсәсе бар инде! Укытучы аңлаткан буенча биремнәрне эшләп куясың. Алгебра шул ук математика инде ул. Геометрия генә бераз авыррак. Физика да IV сыйныфтагы математиканы хәтерләтә. Ә менә рус һәм инглиз телләре авыррак бирелә. Математиканы күбрәк яратам мин. Эшмәкәрлек тә бит ул математика төсле. Санарга, анализларга, исәпләргә кирәк, – дип елмая эшмәкәр Данияр.


 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы ,супееер ,мин узем сыр бик яратам

    Мөһим

    loading