16+

Сыйфатлы итне ничек сайларга? (8 КИҢӘШ)

Авыл җирендә итне сату проблема булса, шәһәрдә аны сатып алу – бер бәла. Гел сатып ала торган ышанычлы кешең булса бер хәл, кибет киштәсендәге күпләгән ит кисәкләре арасыннан сыйфатлысын сайлап алуы җиңел түгел.

Сыйфатлы итне ничек сайларга? (8 КИҢӘШ)

Авыл җирендә итне сату проблема булса, шәһәрдә аны сатып алу – бер бәла. Гел сатып ала торган ышанычлы кешең булса бер хәл, кибет киштәсендәге күпләгән ит кисәкләре арасыннан сыйфатлысын сайлап алуы җиңел түгел.

Татар төбәкара ветеринария лабораториясе мал-туарлардагы авыруларны кисәтү һәм халыкны сыйфатлы, куркынычсыз ризык белән тәэмин итүгә зур игътибар бирә. Бу уңайдан лаборатория белгечләре сыйфатлы ит сайларга өйрәтте.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, продуктның сыйфатсызлыгы еш кына чи иттә очрый торган паразитлар белән бәйле икән. Алар чи бавырда, дуңгыз маенда, туң иттә ешрак очрый. Шуңа да итне бары тик ветеринария контроле уздырыла торган махсус кибетләрдән, ышанычлы базарлардан гына сатып алырга киңәш ителә.
Итне пешереп бетермичә ашарга яратучыларга паразитлар аеруча куркыныч тудыра, чөнки бу вакытта алар ризыкта үлеп бетми һәм кеше организмына күчә.
Суалчаннар кешедә тениаринхоз дигән авыру китереп чыгарырга мөмкин. Нәтиҗәдә ашкайнату системасы бозыла, иммунитет кими, аллергия барлыкка килә. Бу суалчан кешенең эчәклегендә 10-12 метрга кадәр үсәргә сәләтле. Белгечләр әйтүенчә, суалчаннарны, паразитларны кеше күз белән карап күрә алмый. Шуңа да белгечләр ит сатып алучыга 8 киңәшне истә тотарга куша:

1. Ышанычлы кешедән генә ит сатып алыгыз.
2. Итнең төсенә игътибар итегез. Сыйфатлы ит кызыл төстә була, сарык ите куе кызыл да булырга мөмкин.
3. Иттә таплар булса, шикләнергә урын бар. Кулга куеп караганда, кул коры калырга тиеш, лайлалы тышча итнең сыйфатсыз булуын күрсәтә.
4. Итне иснәп карагыз. Элек-электән, итне тикшерү өчен, аны пычак белән кисеп иснәп карый торган булганнар. Ис күңелгә ятышлы булсын.
5. Итнең маен кулланмасагыз да, ул аның сыйфаты турында күп нәрсә сөйләргә мөмкин. Май ак төстә булырга тиеш, сарык итенең мае азрак саргылтрак була, майдан әчкелтем, тәмсез ис килмәсен.
6. Сыйфатлы иткә бармак белән басып карагач, ул пружина шикелле кире үз урынына кайта.
7. Пешеп бетмәгән итне ашарга ярамый.
8. Чи ит тотканнан соң, кулны сабынлап юарга киңәш ителә.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading