16+

Табиб-гастроэнтеролог Алексей Парамонов: «Иң файдалысы – зәйтүн мае дип уйлыйбыз, ләкин бу алай түгел»

Табиб-гастроэнтеролог Алексей Парамонов «АиФ»ка майларның файдасы турында сөйләгән.

Табиб-гастроэнтеролог Алексей Парамонов «АиФ»ка майларның файдасы турында сөйләгән.

Өйдә майның чистартылганы да, чистартылмаганы да булырга тиеш. Чистартылмаганы – салатлар, ә чистартылганы ризыклар пешерү өчен кирәк. Кыздыру өчен беренчесен кулланырга ярамый. җылынганда, ул организм өчен зыянлы матдәләр бүлеп чыгара, файдалы үзлеген югалта.
Иң файдалысы – зәйтүн мае дип уйлыйбыз. Составына караганда алай ук түгел. Көнбагыш маенда күптөрле майлы кислоталар күбрәк. Зәйтүн маен күбрәк пиар­лаштыралар, шуның белән бәйле аның популярлыгы.
Үсемлек майларын ач карынга эчүнең нәтиҗәләре төрле булырга мөмкин. Бөтен кешегә дә һәм һәр очракта да аны буш ашказанына эчәргә кирәк түгел. Шуңа да аны ризыкка кирәкле күләмдә генә салыр­га кирәк. Продуктлар составында ул, «чис­та килеш» эчелгәнгә караганда, яхшырак үзләштерелә.
Бер кулланган майны тагын файдаланыр­га ярамый. Икенче тапкыр кыздырсаң, канцерогеннар бүлеп чыгара. Ул исә сәламәтлек өчен куркыныч.

Май – югары калорияле продукт.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading