16+

Табын кору остасы: “Хәзер яшьләр экономный”

Гадәттә, мәҗлес, туган көн яки юбилей үткәрәсе булса, хуҗабикә пошаманга төшә. Кунакларны ни белән сыйларга, табынны ниләр белән тутырырга? 

Табын кору остасы: “Хәзер яшьләр экономный”

Гадәттә, мәҗлес, туган көн яки юбилей үткәрәсе булса, хуҗабикә пошаманга төшә. Кунакларны ни белән сыйларга, табынны ниләр белән тутырырга? 

Хәер, муллык булган заманда кешеләрне әллә ниләр белән кызыктырып, шаккаттырып та булмый. Менә шул чакта хуҗабикәләргә ярдәмгә табын ясау осталары ярдәмгә килә. Теләкләреңне әйт тә, продукция өчен акчаңны гына түлә – вакытында бар да әзер булыр. Теләче районы Иске Җөри авылында яшәүче Альбина Салихова шундый осталарның берсе. 

– Авыл кызы булгач, кечкенәдән үк, хезмәт белән чыныгып үстем. Гел аш-су бүлмәсендә, әни янында бөтерелә идем, – дип сүзен башлады Альбина. – Декрет ялына чыккач, төрле тәм-том әзерләп социаль челтәрләргә куя идем. Менә шуларны күреп, Саба районыннан бер ханым килен озатырга, швед өстәле әзерләп бирә алмассызмы икән, дип мөрәҗәгать итте. Курка калдым, гомердә дә кеше өчен табын әзерләгәнем булмады. Әмма үзем дә сизмәстән: “Әйе”, – дип җавап бирдем. Күз курка, кул эшли дигәндәй. Шуннан кереп киттем. Чыбыксыз телефон тиз эшли бит, менә шулай минем яңа шөгылем пәйда булды. Кызык та, тормышка ямь дә өсти. Бөтен ясаган әйберләрем, хәстәрләгән табыннарымны Вконтактеда аккаунтыма куя идем. 

– Аена ничә заказ аласыз?
– Төрлечә була. Әйтик, гыйнвар ае – буш ай, заказлар бу вакытта юк диярлек. Ә болай атна саен, яисә атнасына икешәр заказ да булырга мөмкин. Менә хәзер Рамазан ае бара. Заказлар хәзер көн дә диярлек килеп тора. Арча, Казан тирәсе, Биектау, Саба районнарына заказлар алам. 

– Клиентлар белән уртак телне тиз табасыңмы? Төрле холыклы кешеләр була бит, берсе бу ризыкны әзерләүне таләп итә, ә син мәҗлес табынына аны туры килми, дип каршы киләсең. 
– Клиент миңа шалтыраткач та, иң элек табын әзерләүнең бәясен сорый. Менюны эшләп бетерәбез, хәзер бик җайлы бит, ватсап бар. Ризыкларын фотоларын җибәрәм ризалык алу өчен. Аралашу вакытында хәл итәбез. Кайчак шундый җайлы кешеләр була: бер сүздән аңлашабыз. Эшнең барышын сизми дә каласың. Туганлашып бетәсең. Ә кайберәүләр белән кул гына бармый, җәфаланып бетәсең. Кешенең энергетикасына да карый ине ул. 

– Зур табыннарны үзең генә әзерләү кыендыр бит?
– Табынның зурлыгын, киңлеген, килешенгән менюны исәпкә алып эшлисең. Дүрт ел эшләү дәверендә ике тапкыр 60 кешелек табын булды. Әмма мондый табын әзерләү күп вакыт, көч сорый. Барысын да үзем әзерләдем, әмма мондый очракларда булышу өчен үзем белән тагын бер кеше алып барам. Мәҗлес буласы көнне иртән үк тиешле урынга барып хәстәрләү эшләрен башлыйм. Бар ризыкны өйдән үк әзерләп киләм. Гадәттә, бер клиент белән ике көн эшлим.   

– Әйтик, туган көн, юбилейга ничә төрле ризык әзерлисең? 
– Меню мәҗлеснең нинди уңайдан булуына карап төзелә. Әйтик, бабайлар ашы булган очракта, алар итле, балыклы ризыкларга өстенлек бирә. Игьтибарны шуңа юнәлтергә кирәк. Ә әбиләр өчен әзерләнгән табынга суфле, сметанник, баллы тәм-томнар куябыз. Клиент белән һәр ризыкны ризалаштырам. Яшьләр һәм олы абый-апалар белән эшләве нык аерыла. Олыракларның таләбе бер – өстәл муллыктан, ризыктан сыгылып торсын. Мәҗлестән соң ризыкның калу-калмавы да борчымый аларны. Ә яшьләргә табын җыйнаграк, экономныйрак булсын. Ризык әзерләгәндә дә тәҗрибәмнән чыгып сүземне әйтергә тырышам. Әйтик, менә бу ризыкта менә шундый ингредиент бар, клиентларыгызга ошамармы, дип. Ризыклар бертөрле булмасын, төрләндерергә кирәк, дигән киңәшләр дә бирәм. 11-13 төрле ризык куярга тырышам. Төрле җирдә төрлечә. 

– Табын әзерләүнең бәясе ничек йөри?
– Кеше башыннан исәпләнә, шуңа юл хакы өстәлә.

– Кибеттән продукцияне кем ала? 
– Гадәттә, клиентлар үзләре ала. Кибетләрдә йөрергә мөмкинлекләре булмаса, үзем алам. Кеше санына, ризыклар ничә урынга куелачагына карап, продукция күләмен исәпләп бирәм. Продуктларны үзем алган очракта, акчаны алдан ук җибәрәләр.

– Табын әзерләүне нәрсәдән башлыйсың?
– Алдан ук савыт-сабагызны әзерләп куегыз дип килешәбез. Кешенең әйберләрен акатарып йөреп булмый бит инде, шуңа бар савыт-саба, чәнечкеләр әзерләп куелган булырга тиеш. Килгәч үк өстәлне сервировкадан башлыйм. 

– Ифтар мәҗлесенә ни әзерләргә киңәш бирер идегез?
– Анысы да әби яки бабайлар мәҗлесенә карап эшләнелә. Көн озын ураза тоткач, мин күбрәк җиңелчә ризыкларга өстенлек бирергә киңәш итәм. Суны күбрәк куярга кирәк, аны эчкәннән соң шулпа ашыйлар. Аннан соң акрынлап башка ризыкларга күчәләр. Ифтар вакытында кыяр-помидор, җиләк-җимеш күп ашала.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading