16+

Тайфун үлгәч, иң катысын бабай елагандыр үкси-үкси

Башкасына бай булмасак та, әмма этләргә бай булдык инде без. Көчек алабыз, үләләр дә китәләр, үләләр дә китәләр, нәкъ “Мунча ташында”гыча.

Тайфун үлгәч, иң катысын бабай елагандыр үкси-үкси

Башкасына бай булмасак та, әмма этләргә бай булдык инде без. Көчек алабыз, үләләр дә китәләр, үләләр дә китәләр, нәкъ “Мунча ташында”гыча.

Менә 1995 нче елда алганы да үлеп китте, сабый гына көенчә. Шундый шаян иде, әллә нәрсә генә булды инде шунда. Әллә нәрсә түгел, эт баласын бик күп ашатырга ярамый икән бик кечкенә чакта. Ә без ашаттык инде.

Аның өчен Рамил абыйсы белән Венера апасының түккән күз яшьләре инде. Җизнәләре белән инешкә алып төшеп күмеп кайттылар да, көненә ике-өч тапкыр көчек каберенә төшәләр, кабергә чәчәк куялар да елап кайталар.

Менә берсендә капка төбендә очраштык, алар кабергә чәчәк куеп кайталар, безнең Можгадан кайтып килеш. Ул җәйдә Маһиәнвәр апаның егерме яшьлек Әмире суга баткан иде, без шунда хәл белеп барып кайттык.

Андагы хәсрәт! Йа Раббым, үзең сакла. Йөрәкләр өзгәләнеп кайтты, ә монда тагын икәүнең йөрәкләре өзгәләнә. Бу сабыйларның мөлдер-мөлдер ташырга торган күз яшьләрен күтәрә алмадым. Шундый матур җан иясен югалту аларга да зур хәсрәт. "Балалар, еламагыз, зинһар, икенче эт баласы очрауга тагын алырбыз" дидем.

Берничә көн үтүгә, Рамил Алмаз абыйсы белән бергә фермадан эт баласы алып кайтты. Ләйсән апалары Тайфун дип исем дә табып бирде.
И яраттылар инде монысын да бала-чага. Рамил хат язганда да безнең семья әгъзалары белән бергә Тайфунга да сәлам юллый иде.
Башта монысы да чирләде, ул вакытта балалар инде Түбән Камага кайтып киткәннәр иде. Моны Алмаз абыйлары ун көн буе фермага ветеринарга йөртеп дәвалады, терелде бит Аллаһның рәхмәте.

Менә шул Тайфуныбыз ундүрт ел яшәп, күзе сукыраеп, колагы чукраланып, картаеп үлде. 2009 елның бик салкын кышында.
Тайфун үзе Алмаз абыйсы белән Рамил абыйсын гына чын хуҗа итеп таныды. Алар капкадан керүгә, аның сөенечтән сикерә-сикерә өрүен күрсәң!
Рамил шул Тайфун алдына су белән куеп, минем җандай күргән ике эмаль кружкамны да әрәм итте инде. Күрмичә калсаң, этнең савытын өстәлгә алып кереп куя да, кайнар түгел микән дип, бармагын тыгып карый, аннары шул бармагын авызына кабып карый әле. Менә кайда ул настаящий любуф.

Тайфун үлгәч, бөтен кеше елады, иң катысын бабай елагандыр үкси-үкси. Мин тәрәзәдән карап торам. Кичке як, шундый суык көн, инде бабай корган шалашыннан берничә көн чыкмаган Тайфун чаба-чаба бакча ягына чыгып китте. Тәрәзәгә таба карап өч тапкыр өрде, минем белән саубуллашуы булгандыр инде, күрәсең. Аннары бабай бакча ягыннан, Тайфун үлде, дип елап керде.
Менә шулай. Менә бу Тайфунга да унөч яшь тула инде.

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading