16+

Таһир абый, юбилеегыз белән!

Татар әдәбият фәне үзфикерле, киң карашлы, эрудицияле, үз эшенә олы җаваплылык белән караган галимнәргә, шөкер, бай. Алар арасында филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты Таһир Шәмсегали улы Гыйлаҗевның да үз лаеклы урыны бар.

Таһир абый, юбилеегыз белән!

Татар әдәбият фәне үзфикерле, киң карашлы, эрудицияле, үз эшенә олы җаваплылык белән караган галимнәргә, шөкер, бай. Алар арасында филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты Таһир Шәмсегали улы Гыйлаҗевның да үз лаеклы урыны бар.

Ул әдәбият фәненә туксанынчы елларда аяк баса. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1976-1980 нче елларда Минзәлә педагогия училищесында укып, башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеген алган егет, югары белем алу максаты белән, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә килә. Аның шуннан соңгы язмышы университет белән тыгыз бәйләнгән, биредә ул студент баскычыннан (1980-85) башлап, аспирант (1988-1991), ассистент, өлкән укытучы, доцент (1992) дәрәҗәсенә күтәрелә, университет даирәсе аның шәхес, галим, укытучы булып формалашуында хәлиткеч роль уйный. 31 еллык  мөгаллимлек хезмәтенең 28 елы шушы уку йорты белән бәйләнгән. 

Әдәбият белеменә фәнни куәсе булган сәләтле яшь белгеч килүен 1992 нче ел “хәбәр итә”:  шушы елда Таһир Гыйлаҗев А.Әхмәдуллин җитәкчелегендә “1920-30 нчы елларда татар әдәби тәнкыйтенең үсеш тенденцияләре” дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый.  Бу дәвер сүз сәнгатен, иҗади мирасны бәяләүнең Совет системасы алга куйган принциплары актуальлеген югалткан, әмма яңа сукмаклар салынып өлгермәгән чор буларак билгеле. Шушы шартларда Таһир Гыйлаҗевның кандидатлык диссертациясе тәнкыйди мирасны бәяләүнең яңа юлларын тәкъдим итә, “совет чоры” фикерләрен тулысынча кире какмыйча, актуаль якларны калкытып куеп, вульгар карашларны кире кага. Шуңа да бу хезмәт каршылыклы һәм катлаулы елларда язылып, социаль, пролетар кануннар яктылыгында гына бәяләнергә күнеккән тәнкыйди язмалар хакында яңа гыйльми сүз булып кабул ителә. Холык-табигатендә, дөньяга карашында тәнкыйть, таләпчәнлек, тирәнлек сыйфаты көчле булган шәхес эшчәнлегендә башкача була да алмас иде кебек. Бу принцип аның өчен бүгенгә кадәр маяк булып тора да: ул һәр фәнни фикерен бизмәннәргә салып, үлчәп кенә җиткерә, һәр иҗатка, әсәргә, мираска, фәнни хезмәткә үтә саклык, яхшы мәгънәсендә ваклык белән якын килә. 

Кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң да Таһир Гыйлаҗев тәнкыйть өлкәсендә эзләнүләрен дәвам итә, соңга таба ул фәнни эзләнүләрен ХХ йөз башы әдәби тәнкыйтенә юнәлтә. Әнә шулай ХХ йөзнең беренче яртысы әдәби тәнкыйте хакындагы тикшеренүләр бөтенлекле, системалы төс ала. Галимнең “Татар әдәби тәнкыйте (1920-30 еллар)” (2016) монографиясе, күпсанлы мәкаләләре, “Татар әдәбияты тарихы” академик басмасы  өчен язылган монографик пландагы язмалары, татар әдәби тәнкыйте тарихыннан озак еллар дәвамында студентларга укылып килә торган лекцияләре шул хакта сөйли. 

Мондый эзләнүләр әдәбиятның үсеш-үзгәрешен киң колачлы, масштаблы итеп күрә, бәяли алуга этәргеч ясый. Студентларга ХХ йөз башыннан лекцияләр уку белән янәшәдә Таһир Гыйлаҗев шушы чор әдәби барышын өйрәнүгә керешеп китә, актив иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнгән һәр әдипнең иҗатын яңа концептуаль югарылыкта бәяләп чыга. Галимнең “Әдәби мирас: тарих һәм заман” (2005) хезмәте шушы юлдагы эзләнүләрне туплап дөнья күрә.

Һәр галимнең үзе яратып шөгыльләнгән, фәнни эшчәнлегенең “умыртка баганасы”н билгеләгән өйрәнү объекты, темасы була. Таһир Гыйләҗев өчен ул Г.Тукай иҗаты дисәм дә ялгышмам. Шагыйрь иҗатын яңа гыйльми югарылыкта өйрәнеп чыгып, ул  Тукай фәнен яңа баскычка күтәрүчеләрнең берсенә әверелә. Аның хезмәтләрендә, күпсанлы мәкаләләрендә шагыйрь поэзиясе милли әдәби традицияләр яктылыгында бәяләнә, шагыйрьнең татар әдәби фикерендә тоткан урыны игътибар үзәгенә куела. Галим Тукай иҗатын өйрәнүгә бәйле саллы фәнни язмалары белән республика, ил матбугат битләрендә, чит ил журналларында чыгыш ясый, Тукай энциклопедиясен эшләүдә актив катнаша. 

Фәнни эшчәнлек белән янәшәдә Таһир Гыйлаҗев 18 ел буена Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетында декан урынбасары, 2 ел татар әдәбияты кафедрасы мөдире вазифаларын башкара. Уку планнары төзү, уку-укыту процессын җитәкләп алып бару аңардан үтә зур җаваплылык, яхшы мәгънәсендә ваклык та таләп итә. Минем үземнең дә студент, аспирант, хезмәт юлын башлаган елларым ул җитәкчелек иткән чорга туры килде, шуңа инанып әйтә алам: Таһир абый бу вазифаны җиренә җиткереп, яратып, фанат дәрәҗәсендә бирелеп эшләде. Ул факультетның “йөрәге, импульсы” булып, биредәге һәр уңай яңалыкны чын күңелдән шатланып-сөенеп, проблемаларны ихластан әрнеп кабул итә иде. Факультетта эшләгән һәрбер укытучы-галим, олысы-кечесе өчен ул таләпчән, хөрмәтле җитәкче, биредә укыган һәрбер студент өчен яраткан, вакыты белән “яхшы гына урынга утырта белгән” Таһир абый, зур авторитет булды. Теләсә кайсы ситуациядә йөзләгән студентларны бер йомгакка туплый алу сәләте теләсә кемгә бирелми. Ул студентлар әле бүген дә яраткан укытучылары белән бәйле истәлекләрне сагынып искә төшерәләр, һәркемнең хатирәләр төпкеленнән студент елларына бәйле вакыйгалар янәшәсендә еш кына Таһир абый исеме калкып чыга. Студентлары өчен ул бүген дә – киң карашлы, чын мәгънәсендә ХХ йөз башы татар әдәбиятына, Тукай иҗатына гашыйк лектор, яхшы мәгълүматлы, үтә таләпчән, гадел укытучы-галим.

Таһир Шәмсегалиевич – минем тормышымда да гаять зур роль уйнаган шәхесләрнең берсе, беренче остазым. Аның җитәкчелегендә курс эшләре язу барышында ук фәнни эшләр белән төрле конкурсларда катнаша башладым. Таһир абый миңа шул вакытта Г.Исхакый иҗатының әдәби тәнкыйтьтә өйрәнелешенә кагылышлы диплом темасы тәкъдим итте. Ә бу вакыт әле язучы мирасының фәнни әйләнешкә керә башлаган гына еллары. Күп тәнкыйди язмалар, хәтта әдипнең байтак әдәби әсәрләре гарәп графикасында саклана, шуңа да миңа гарәп графикасындагы шактый тәнкыйди мәкаләләрне кириллицага күчерергә туры килде. Әнә шулай Таһир Шәмсегалиевич мине әкрен генә фән юлына “борды”, киңәшләрен бирде,  әдәби мирас белән эшләргә өйрәтте, “синең фәнни эшкә сәләтең бар” дип үсендереп, аспирантурага керергә тәкъдим итте. Бәлки, ул дәрәҗәдә үк булмагандыр да, әмма кешене зур максатларга өндәү, аны үсендереп җибәрә алу, эчке ышанычны уяту мөһим бит. Таһир абый миндә әнә шул ышанычны уятты, фәнни эшчәнлеккә нигез салды. Бүген дә ул – минем өчен үрнәк. 
Хезмәттәшләре һәм шәхсән үз исемемнән Таһир Шәмсегалиевичны олы гомер бәйрәме белән котлыйм, исәнлек-саулык һәм фәнни уңышлар теләп калам. 

Нурфия Йосыпова, КФУ профессоры 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading